05.03.2014 Җәмгыять
Әй, авыл баласы, вакытың каламы соң?
Авыл баласына нәрсәгә соң ул сәнгать мәктәбе, анда сыер савучылар күбрәк кирәк, дип белдерде авылдан Казанга килеп төпләнгән бер ханым. Хәер, үзенең ике баласын да бу әни сәнгать мәктәбендә укыта.
Киләчәктә алдынгы сыер савучы булырмы-юкмы – монысы әле билгесез, әмма 6 сыйныфта укучы Ләйлә Гыйбадуллина Азнакай районында иң яхшы сыер савучы буларак танылган. Биш балалы гаиләдә Ләйлә – иң олысы. Аның әтисе дә, әнисе дә Кәкре елга авылы фермасында сыер савучы булып эшли. Җәйге каникуллар вакытында әнисенә сыер саварга ярдәм иткән Ләйлә. Кызның сүзләренә караганда, ул инде 9 яшеннән бирле әнисенә сыерлар карарга булыша. Быел үзенә аерым төркем сөтлебикәләр дә тапшырганнар. Җәен 2-3 сәгать эчендә дистәләгән сыерны саварга булыша идем, ди кыз.
Авыл баласының буш вакытын шулай уздыруы хәзерге заман өчен шаккаттыргыч хәл буларак кабул ителә. Гәрчә, әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән аңлашылганча, авыл баласы гомер-гомергә “ат тезеннән биегрәк күтәрелү” белән сукага чыккан. Бүгенге техник яктан камиллеккә омтылган чорда авыл баласының да үз шөгыле бар хәзер. Күпләр бу шөгыльне һәркемне үз эченә йолып ала торган Интернетта утыру дип фаразлыйдыр. Ләкин Intertat.ru җыйган мәгълүматларга караганда, авыл балалары да буш вакытларын бик файдалы итеп уздыра ала икән.
Кемгә - сыер, кемгә – бию
Балтачның сәнгать мәктәбе филиаллары районның биш авылында эшли. Балтачның үзендә, шулай ук Норма, Чепья, Кече Лызи, Урта Көшкәт, Карадугандагы бүлекләрдә 465 бала (шул исәптән, күрше-тирә авыллардан да) җыр, бию, музыка коралларында уйнау осталыгына өйрәнә. “Сәнгать мәктәбенә баласын көз көне укырга алуны сорап әти-әниләр инде хәзер үк гаризалар яза башлады. Бюджет кысаларына яраштырып, быелгы укучылар санын кыскартасы килмәгәнгә, киләсе көздә беренче сыйныфка укучыларны бөтенләй алмаска уйлап торабыз. Алган очракта да, алар ун баладан да артмаячак”, - дип белдерде Балтач районының сәнгать мәктәбе директоры Фәридә Кәримова.
Әлеге районның Чепья авылында ике кызын да сәнгать мәктәбенә йөртүче Чулпан Мостафина: “Зур кызымны да, кечкенәсен дә биюгә йөртәм. Безнең Арбор авылында 11 сыйныфлы мәктәпне тугызъеллыкка калдырдылар, сәнгать мәктәбе бездә бөтенләй юк. Шуңа да балаларны күрше авылга хореография классына йөртәбез, аларны атнасына дүрт тапкыр китерәбез. Зур кызым сәнгать мәктәбендә биш ел шулай укып чыкты, хәзер кечкенәсен атнага ике тапкыр биюгә йөртәбез”, - дип сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, Арбор авылыннан Чепья авылына берничә бала биюгә йөри. Кызларның әтиләре һәркөнне чиратлашып, балаларны күрше авылга машина белән илтеп куя, дәресләр беткәч, барып ала. Авыл мәктәбендә быел бию түгәрәге ачылса да, сәнгатькә омтылган балалар дәрестән соң калып бии, кичләрен сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Өч ана баласы Чулпан Мостафина балалар сәләтле икән – димәк, аларны үстерергә кирәк, дип саный. Балаларны кулдан килгәнчә тәрбияләргә тырышабыз, ди авылда яшәүче ана.
Авылда мәктәп белән өй генә бар
Әти-әнисе балачакта спорт мәктәбенә йөртмәгән өчен бераз үпкә саклаучы Гөлназ Хәбирова бүгенге көндә инде студент. “Миннән берәр яхшы спортчы чыккан булыр иде, дип уйлыйм. 11 сыйныфны тәмамлар алдыннан дүрт ай гына спорт мәктәбендә шөгыльләнсәм дә, республика күләмендә уздырылган йөгереш ярышында беренче тапкыр катнашып, 4 урынны алып кайттым. Мәктәптә укыганда өй һәм мәктәп арасында таптандык, студент булып Казанга килеп студент булгач кына, мөмкинлекләр ачылды. Монда спортзалга йөрим”, - дип сөйләде хәзер башкалада белем алучы Гөлназ. Аның сүзләренә караганда, кыз танылган спортчы булудан өметен күптән өзгән, спорт аның өчен яшәү рәвеше буларак кына тормышына кереп калган.
Интернетка вакыт калмый, БДИ җилкәгә баса
Ә менә Аксубай районы Яңа Ибрай авылы кызы Гөлинә Сафина безгә үзенең буш вакыты булмавы турында әйтте. “Мин тугызынчы сыйныфта укыйм. Көнемнең буш вакытын БРИ һәм БДИга әзерлек эшләренә багышлыйм. Көн саен кичләрен бер-ике сәгать мәктәп түгәрәкләрендә шөгыльләнәбез. Вакыт калганда, волейбол, баскетбол түгәрәгенә керәм”, - дип мәктәп укучысының өйдәге буш вакытның төп өлешен бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек эшләре алуы турында сөйләде. Хәтта “вконтакте”да утырырга да вакыт калмый кайчак, дип искәртә кыз. Аның сүзләренә караганда, Гөлинә узган елны бәйләү түгәрәгенә йөргән. Хәзер исә БДИ мөһимрәк, дип искәртте ул.
Психологлар фикеренчә, мәктәп баласы кыек юлга кереп китмәсен өчен, аның нинди дә булса шөгыле булырга тиеш. Халык та “шөгыле барның – бәхете бар” дип белми әйтмәгәндер.
Шәһәр баласының гына мөмкинлекләре күпкырлы дигән фикер яшәсә дә, авыл баласы да мәктәп, өй мәшәкатьләреннән кала буш вакытында бии, җырлый, спорт белән шөгыльләнә, белем өсти икән, димәк, авыл яшьләре киләчәктә дә төрле юнәлештә укый, камилләшә алачак. Хәер, бу әле аларның олы тормыш юлына баскач кайда һәм ничек яшәүләренә дә бәйле булыр, шәт.