поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.03.2014 Спорт

“Өметләре алданган спорт фанаткасының такмаклары”

Сочида Олимпиада тәмамлану көе безнең редакциягә “Өметләре алданган спорт фанаткасының такмаклары” дигән хат килеп иреште. Без аны ничек бар – шулай сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Автор исем-фамилиясенең баш хәрефләрен генә куйган булса да, такмакларның көн кадагына туры килүе кызык.

Тарих ике мең ундүрттә
Олимпиада көттек.
Сочины күтәрер өчен,
Күпме көч, акча түктек!

Россия спортчыларына
Чын күңелдән ышандык.
Һәр алынган урын өчен,
Балалардай шатландык.

Көн уза да, төн уза,
Яңа йолдызлар туа.
Тик аларның арасында
Безнекеләр аз була.

Бөтен эшләремне ташлап,
Олимпиада карыйм.
Медаль көтеп үтә көнем,
Медаль безгә юк тагын.

Иртәгә уен дигәндә
Команданы җыйдылар.
НХЛ йолдызлары
Зур планнар кордылар.

Аренага чыгып басты
Хоккейның йолдызлары.
Бозга килеп керү белән
Югалды балкышлары.

Уңга карасам да – юк,
Сулга карасам да – юк.
Биатлонда, хоккейларда
Урысларга ход та юк.

Фигуристларыбыз гына
Өметләрне аклады.
Өч алтын, берәр көмеш
Һәм бакырны яулады.

Алай да безгә нужа,
Болай да безгә нужа.
Уңнан – кытай, сулдан – поляк,
Барысы да безне уза.

Бергер китте узынып,
Кар бураны туздырып.
Безнекеләр егылып калды,
Чаңгыларын сындырып.

Норвег кызлары бик җитез
Чаңгыда йөгерделәр.
Ә безнекеләр финишка
Мәскәү аша килделәр.

Әле ярый Аннар килеп,
Медальләр алыштылар.
Корея россияннары
Шунда да булыштылар.

Бу такмаклар килеп чыкты
Йөрәк янганга гына.
Шундый бай, батыр илебез
Артка калганга гына.

Ә шулай да без – фанатлар,
Өметләрне өзмибез.
Киләчәктә илем өчен
Яңа үрләр күзлибез.

Уразавыл.
 


Р.Х.
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»