поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.03.2014 Ир белән хатын

«Ир хыянәтендә үзем гаепле»

Ут чәчеп торган, чибәр, сыгылмалы хәрәкәтле, күз карашыннан ук нур бөркелеп торган сылу гәүдәле хатынга текәлеп карап торганымны үзем дә сизмәгәнмен икән. Фитнес тренажерларында килеш кенә сөйләшеп киткәнебезне сизми дә калганбыз.

«Ә син күз алдыңа китерә аласыңмы – моннан ике ел элек кенә үлчәү уклары минем авырлыкны 116 килограмм итеп күрсәтә иде? – дип, ап-ак тешләрен балкытып елмаеп җибәрде яңа танышым. – Хәзер мин 57 килограмм авырлыкта».

– Мин – яратсам, үлеп бетеп ярата торган кеше. 21ем тулганчы туй балдагы кигән, беренче сөйгән ярыма кияүгә чыккан хатын-кыз. Ирем авылдан килгән егет иде, җир җимертеп эшли, тәмле ашарга, көйле яшәргә яратучы. Бер-бер артлы ике бала таптым, шуларны үстергәндә өйдә утырдым. Ирем Айзат яхшы гына эшли башлады, башта минем өчен дип ачкан балалар киеме ноктасын, бераздан, киңәйтеп, зуррак кием-салым кибете итте. Ә мин өйдә ашарга пешерүче, чиста кием-салым әзерләүче, ир көен көйләп, балалар кирәген кайгыртучы роленә төшеп беттем. Тәмле итеп ашарга пешерәм, өйдәгеләр шуны яратып ашавына сөенеп туя алмыйм, көзге, ниндидер салоннар турында башка да кереп чыкмый. Ә бит сиксәнне тутырмаган – миңа нибарысы 42 генә...

Әни килде шулай берчак. Айзат, киенде-ясанды да, чыгып китте. Әни сорый: «Ирең кая китте соң синең?» Эшкәдер, димен, үзем, әнинең усал күзләренә караган килеш, Айзатның телефон номерын җыям. «Дуслар белән чаңгы шуарга шәһәр читендәге комплекска барабыз», – диде Айзат. Мин моны әнигә кайтарып әйттем. Шунда әни бер тында үзенең ни уйлаганын әйтеп салмасынмы: «Син бөтенләй юләргә чыктыңмы әллә? Иреңнең көннән-көн яшәргәнен, үзеңнең дары мичкәсе кебек килбәтсез тазарганыңны сизмисеңме әллә?» Бер чиләк салкын су белән коендырдылармыни, үз әниең шундый сүзләр әйткәч, башкалар ни уйлый диген!

Кичен Айзат белән сөйләшү теге «салкын су» дозасын арттырды гына. Җайлап кына әйтә бу миңа: «Ярар, ташламам инде мин сине, әмма минем хәзер яраткан хатыннарым бар. Син бит инде ишек тишегеннән дә керә алмаслык мичкәгә әверелдең, Рәйсә!..» Мичкә?! Хатыннар?! Ташламам?! Мин ул көнге халәтемне бер үзем генә беләм. Кая караганмын икән соң моңарчы, кайчан шушы түбәнлеккә төшкәнмен? Шул көннән башлап, Айзат минем өстән ачыктан-ачык йөри башлады. Минем алда ук очрашулар билгели, «сагындым», «сине генә уйлыйм» дигәннәрне тавышын акрынайтмыйча ук ишеттерә башлады. Бик авыр иде. Ә минем исә өйне, балаларны, хәтта, оят булса да әйтим, иремне дә ташлап китәсем килмәде.

Кәрәзле телефоннар сата торган кечкенә генә кибеткә таныш хатыным аша менеджер булып урнаштым. Үз акчамны эшли башладым, диетага утырдым, иремнән бер тиен акча да алмый башладым. Ул алып кайткан ризыкка да орынмадым – балаларга пешерәм, алар яратып ашый, Айзат та берни булмаган кебек яшәвен дәвам итте. Ирем минем өйдә булу-булмауга да игътибар итми башлаган булган икән. Ике айда 5 кило югалттым, аннан ике ай буе авырлык бер граммга да кимемәде. Танышларым психологка җибәрде. Психолог белән өч-дүрт очрашу-тренингтан соң, авырлыгымны кабаттан югалта башладым. Ул вакытта инде кечкенә генә бер оешмага хисапчы ярдәмчесе булып урнашкан идем. Утыз киломны югалтканда инде хисапчы буларак эшкә кабул иттеләр, хәтта чит илгә ял итәргә юлламалык акча эшләдем. Хәтерлим – ул вакытта Айзатның бизәнү өстәле өстенә калдырган акчалары шактый тупланган иде. «Акчаң юктыр, кайдадыр эшлисең дә кебек, ач йөрмә», – дигән сүзләр белән атнасына 3-4 мең сумлык купюра калдыра бу – мин орынмыйм. Мисырга очасы көнемдә (балалар Айзатның әт
и-әнисе янына авылга кайтып киткән иде) шул акчалар өеме янына кәгазь сырладым: «Мин ике атнага Мисырга очам».

Мин шул ике атнада хатын-кызга әверелдем дә! Йогага йөрдем, ябыгуымны да дәвам иттем, үз-үземә сокланырга өйрәндем. Ялдан кайтып, фатир ишеген ачуыма, каршыма яңаклары суырылган Айзат килеп чыгуын бүгенгедәй хәтерлим. Аның беренче җөмләсе: «Гаиләне җимермик, зинһар, Рәйсә, гафу ит мине!» – булды.

Ә бит мин аңа түгел, үз-үземә үпкәле идем! Ирләрне хыянәттә гаепләү җиңел ул, ә бит шул вакытта без үз-үзебезнең көзгедәге чагылышыбызны гына күрә белмибез. Без аңлаштык, хәзер матур яшибез. Түгәрәк бәхет өчен көндәлек тырышлык кирәк икәнен дә аңладым. Иң мөһиме – соңармадым... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»