поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.02.2014 Дин

Казанда күрмәүчеләр өчен китаплар бастыру типографиясе ачылды (ФОТО)

Казандагы «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә «Зур Казан» дигән яңа басмаханә (типография) ачылды. Бу күренекле вакыйгага Татарстан Дәүләт советы депутаты, танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм күп санлы каләм ияләре килгән иде.

Имам-хатип Раил хәзрәт Әхмәтев Коръән укып башлаган җыенда башта сүз "Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде. Илдар хәзрәт сүзләренчә, әлеге басмаханәнең үзенчәлеге күрмәүчеләр өчен китаплар бастырудан гыйбарәт. "Безнең элек күрмәүчеләр өчен китап бастыруда кыенлыклар килеп чыга иде. Дөресрәге, еш кына финанс мәсьәләләре авыр булу комачаулады. Моңа кадәр бер генә эшкуар да менә сезгә күрмәүчеләргә китап бастыру өчен акчалар, дип китереп бирүче булмады. Без каян туры килсә, шуннан чыганаклар табып чыгара идек аларны. Хәтта ябылу алдында торган чакларыбыз да булды”, - дип аңлатты Илдар хәзрәт яңа басмаханәнең ачылу ихтыяҗын.
 
Хәзер исә "Ярдәм” мәчетендә дингә каршы килми торган дөньяви китаплар да нәшер ителәчәк. Илдар хәзрәт сүзләренчә, биредә күбрәк күзләре күрүчеләр эшләячәк. "Зур Казан” басмаханәсе җитәкчесе – Илгиз Фатыйхов.
 
Шагыйрь Роберт Миңнуллин исә бүген Казан һәм Татарстан халкы өчен генә түгел, Россия кешеләренә дә истәлекле көн булуын билгеләп үтте. "Беренче ачылган көненнән бирле "Ярдәм” мәчете шәфкатьлелек үзәгенә әйләнде. Минем күзәтүләремә караганда, сез матур башлап җибәрдегез хәйрия эшчәнлеген. Бу – Татарстаныбыз өчен дә, халкыбыз өчен дә зур вакыйга. Нәрсә әйтсәк тә, китап уку нык кимеде дип әйтү хакыйкатькә туры килми. Китапларны укыйлар, алар безгә бик кирәк. Күрмәүче кардәшләребез өчен мондый китаплар чыгару - башка төбәкләрдә яшәүче кардәшләребез өчен дә үрнәк алырлык. Хәзрәт белән сөйләшеп тордык, Брайльчә китаплар нәшер итүче машиналар безнең илебездә җитештерелми. Кәгазьләре дә илебездә чыгарылмый, чөнки аннан файда алып булмый. Ләкин шул көннәр дә килер, алар илдә җитештерелә башлар. Шуңа да карамастан, Брайльчә китаплар үзебезнең Казандагы "Ярдәм” мәчетендә басылып чыга. Моның өчен Илдар хәзрәт Баязитовка үземнең олуг рәхмәтләремне әйтәсем килә”,  - диде мөхтәрәм халык депутаты Роберт әфәнде.
 
”Ярдәм” мәчетенең күрмәүче мөгаллиме Фәнис хәзрәт Миңгәрәев исә бу күренекле көн өчен беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә, аннары Илдар хәзрәт Баязитовка, биредә эшләүче башка хәзрәтләргә олуг рәхмәтләрен ирештерде.
 
Әлеге басмаханә ачылу тантанасында Татарстан Диния нәзарәтенең "Хозур” басмаханәсе җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да килгән иде. Аңа сүз бирелгәч, ул Казанда типографияләрнең күп булуын, әмма гарәп һәм татар телләрендә китап бастыру белән шөгыльләнүчеләрнең юк дәрәҗәсендә икәнлеген белдерде. "Бу типографиянең безгә дә ярдәме булыр дип ышанам”, - диде Ришат әфәнде.
 
Басмаханә ачылу тантанасына килүчеләр типография әйбәт кенә эшләп китәр һәм күрмәүчеләргә дә, күрүчеләргә дә уңышлы хезмәт итәр, дип ышанып калдылар.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.02.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»