поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.02.2014 Авыл

Сыеры ачлы-туклы, сөте барлы-юклы

Алты елның дүртесендә корылыктан зыян күрсәк тә, терлек азыгын әзерләргә өйрәнеп киләбез бугай. Һәрхәлдә, печән, сенаж, силос һәм башка төр терлек азыгын җәйге чорда күп хуҗалыклар ел ярымга җитәрлек запас белән әзерләде. Тик ни өчендер яз ишек шакырга да өлгермәде, фермаларда инде катнаш азык, фураж җитмәү үзен сиздерә башлады.

Дөрес, киләчәкне кайгыртучылар алдан күрә белә. Андый хуҗалыкларда савым күләме арта баруы да шуны раслый. Россиядәге уңды­рышлы җирнең 2,3 процентын биләп торучы республика узган ел 150 миллиард сумлык, ягъни илдәге тулаем авыл хуҗалыгы продук­ция­ләренең 5 проценттан артыгын җи­теш­терә алган икән, моңа сө­енерлек. Шул исәп­тән мөгезле эре терлекнең баш саны буенча да Татарстан Россиядә иң алдынгы урын­нарның берсен алып тора. Тик 2014 елга терлек­челәребез тагын да зуррак бурычлар куя. Аерым алганда, сөт җитештерү быел 2 миллион тоннадан артып китәргә тиеш. Моңа ирешү өчен бүгеннән җиң сызгану кирәк.

Кемдә – бүре, кемдә – шүре


Сыерның сөте – телендә дип тикмәгә генә әйтмиләр шул инде. Тәрбиягә карап малкайлар сөтне кызганмый анысы. Моның шулай булуына Әтнә, Саба, Балтач, Кайбыч, Буа һәм республиканың башка кайбер район хуҗа­лык­ларының терлекчелек комплексларында булганда күп тапкыр инандым. Алдынгы хуҗалыкларда малкайлар турында тәүлек буена кайгырталар. Хуҗалык җитәкчеләренең эше дә көн саен терлекчелек комплексларында башлана. Сыер торакларындагы тәр­тип­кә сокланмый мөмкин түгел. Азык рационына кил­гәндә, сыерның җаны ни тели, алларында шул. Ферма ти­рәсенә онытылганда бер килеп чы­гучыларның эше әллә ни алга китми шул инде.

Андый җи­тәкчеләрне аңларга да була. Хәл ителмәгән проблемалар белән терлекченең күзенә ничек күренәсең ди? Бүген Чистай районы “Вамин Чистай”, “Сарсаз” агрофирмаларында, Аксубай районы “Вамин Аксу”, “Алтэкс”, Алексеевск районы “Ясная Поляна”, “Кызыл Шә­рык-Агро”, “Нива”, Яңа Чишмә районы “Татарстан”, Нурлат районы “Нурлат сөте” хуҗа­лыкларының терлекчелек комплексларында рационны баету түгел, малларны ничек итеп язга кадәр асрап чыгу турында баш ватарга туры килә. Сыерны такы-токы гына ашатканнан соң, мул сөт тә көтеп булмый. Сөт булмагач, акча да юк шул инде.

Хәер, язга таба малларны ничек тукландырырбыз дигән сорау югарыда исемнәре чыкканнарны гына түгел, рес­публиканың байтак хуҗалык­ларын борчуга сала. Ел нә­тиҗәләре буенча узган кол­легиядә дә шул турыда сүз ­булды. Әле кайчан гына терлек азыгын күпләп әзерләдек дип үз-үзләрен юаткан, югарыга берсеннән-берсе зуррак саннар юллаган кайберәүләр бүген хафага калган. Язгы чорда малларга “кәгазь” ашатып булмас шул. Югыйсә 337 мөгезле эре терлеге булган Мамадыш районы “Шакир­җанов” крестьян-фермер ху­җалыгы кыш уртасында бер терлеккә 2,4 центнер азык белән ничек тыныч яши ала икән? Алабуга районы “Колос” хуҗалыгының да 4,9 центнер азык күрсәткече белән 478 баш малкайны язга кадәр исән-сау алып чыгуына ышануы авыр.

Данлы Актаныш районы­ның кайбер хуҗалыклары да тыштан ялтырый, эчтән калтырый бугай. 1146 баш мөгезле эре терлеге булган “Саф” хуҗалыгында бер терлеккә нибары 4,9 центнер азык калып бара. “Чиялек” һәм “Нур” хуҗалыкларында да терлек азыгы белән хәлләр шәптән түгел. Бигрәк тә 1230 баш терлеге булган “Нур” хуҗалыгына язгы чорда кыенга туры килер, мөгаен.
Терлек азыгы буенча проблемалы хуҗалыклар буенча “рекорд” Лениногорск районында – 9 хуҗалыкта терлек азыгы бетүгә таба бара. Югыйсә 743 баш мөгезле эре терлеге булган “Ленин”, “Йолдыз” (615 баш), “Спартак” (798), “Сатурн-Урал”(493), “Чул­­­пан” (455), “Маркс” (867), “Восходящая Заря” (456), “Со­юз-Агро” (402) һәм башка кай­бер хуҗалыкларда ачлы-туклы сыердан мул продукция өмет итеп булмый. Биг­рәк тә язгы чорда Лениногорск районы буенча сөт җитештерү күләме түбән тә­гәрәве бер хәл, бу бит әлеге хуҗа­лык­ларда хезмәт хакын вакытында бирү, язгы кыр эшләренә тулы әзерлек белән килү һәм башка бик күп мәсь­әләләрдә төрле авырлык­лар килеп чыгарга да мөмкин дигән сүз.

Булганының бәрәкәте бармы?


Республика хуҗалык­ларында соңгы елларда гына да 300дән артык яңа терлекчелек биналары төзелде, искеләрендә төзәтү эшләре башкарылды. Федераль һәм республика программалары нигезендә дә бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Фермалар югары җитештерүчән заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алын­ган мәгълүматларга караганда, якын араларда бу юнәлештә аеруча зур үсеш көтелә. Терлекчелек комплексларында 2013 елда 962 заманча саву җайланмалары булса, киләсе елда фермаларга тагын 450 шундый саву аппаратлары урнаштыру карала. Шулкадәр күләмдә танк-суыткычлар кайтартыла. Терлек азыгын төрле катнашмалар белән баланслап ашату өчен фермаларда булган азык әзерләү техникасына тагын шундый 450 җай­ланма өстәләчәк. Нәтиҗәдә савым сыерлар гына түгел, мөгезле эре терлекнең 50 проценттан артыгы төрле файдалы өстәмәләр белән баетылган азыклы булачак, диләр министрлыкта.

Республикада кайсы гына хуҗалыкны алсак та, терлеге барның – хөрлеге бар. Дәүләт тарафыннан ярдәм күләме әллә ни булмаса да, сөткә бәянең азмы-күпме арта баруы моңа уңай тәэсир ясамый калмыйдыр. Хәл итә­се мәсьәләләр дә бар. Коллегия утырышында Россия Дәүләт Думасы депутатла­рының иң беренче рәттә утыруын искә алыптыр, чыгыш ясаучылардан, “бездә дә, алга киткән чит илләрдәге кебек, җитеш­терүче, эшкәр­түче һәм сатучы арасындагы мөнә­сәбәтләрне гаделләш­терүче закон кабул итәсе иде”, дигән тәкъдим яңгы­рады. Җитештерүченең кереме эшкәртүче һәм сатучыныкыннан бермә-бер артык булганда гына сөт җитеш­терү табышлы була ала. Бездә әле моның киресе күзәтелә... 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 29 | 26.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»