поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.02.2009 Икътисад

ӘҖӘТЛЕ ... КӨН КҮРМӘС

Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко ташламалы машина модельләрен игълан итте. Әлеге исемлеккә эләккән машиналарны сатып алучылар түләячәк кредитның бер өлешен дәүләт үзе каплаячак. Ә сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, чит ил машиналарының уңайлылыгын сизеп алган халык Россиядә җитештерелгән "тимер ат"ларны сайларга атлыгып тормый.

Узган елның декабрь аенда Чаллыга килгәч, Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин зур шау-шу куптарган карар чыгарды. Премьер Россиядә җитештерелгән һәм бәясе 350 мең сумнан артмаган машина сатып алучыларга кредит ташламалары ясарга вәгъдә бирде. Һәм менә, ниһаять, башкаларыннан очсызгарак төшәчәк модельләр игълан ителде. Дөрес, исемлектә бәясе 350 меңнән кыйбатрак булган машиналар да бар. "Интерфакс" агентлыгы хәбәренә караганда, ташламалы кредит "АвтоВАЗ"да җитештерелгән "классика", "Лада Самара", "унлы", "Лада Калина", "Лада Приора" алучыларга биреләчәк. Әлеге мөмкинлектән Россиядәге башка заводларда җитештерелүче ВАЗ-2104 һәм ВАЗ-2107 һәм Ульянда ясалган UAZ Patriot ияләре дә файдалана алачак. Ташламалы машиналар исемлегенә чит ил модельләре – Chevrolet Niva ("GM-АвтоВАЗ"), Fiat Albea ("Соллерс"), Ford Focus (Всеволжск), Kia Spectra (Ижау), Renault Logan (Мәскәү), Scoda Fabia белән Volkswagen Jetta (Калуга) да эләккән. Финанс министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Россия җитештерүчеләрен әнә шул рәвешле яклау өчен федераль бюджеттан 2 миллиард сум чамасы акча бирү каралган. Дәүләт машина алучылар түләячәк кредит процентларының өчтән икесен үз өстенә алырга вәгъдә бирә.

 

Кредит ташламаларына кызыгып кына, халык бу модельләрне сатып алырга ризалашырмы – монысы инде башка мәсьәлә. Чөнки берничә көн элек "Дни.Ру" басмасы ташламаларга ия булачак модельләрнең үз исемлеген булдырган иде. Аңа ВАЗ-2104-2107 ("Классика"), ГАЗ "Волга", "Лада Калина", "Лада Приора", "Лада Самара", УАЗ "Хантер", "Ока", Fiat Albea, Hyundai Accent, Kia Spectra, Renault Logan һәм Skoda Fabia эләккән. Ә махсус уздырылган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, җавап бирүчеләрнең 44,8 проценты бу машиналарның барысыннан да баш тарткан. Бары тик Skoda гына 15,6 процент тавыш җыя алган. Аңлашылганча, чит ил машиналарының сыйфатын татырга өлгергән халык Россиядә җитештерелгән "тимер ат"ларны сайларга атлыгып тормый.

 

Христенко дүшәмбе көнне тагын бер документ имзалаган. Анысында дәүләт заказы буенча техника сатып алынганда өстенлек биреләчәк модельләр урын алган. Җиңел машиналар исемлегенә Fiat Albea ("Соллерс", Алабуга, Татарстан), йөк автомобильләре арасында "КамАЗ"ның барлык модельләре белән беррәттән шул ук "Соллерс"та җитештерелүче ISUZU эләккән. Исемлектә SsangYong (Kyron һәм Rexton II) модельләре һәм Алабугада ясалучы Fiat Ducato белән Doblo да бар.

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 33 | 25.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»