поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.02.2014 Җәмгыять

Сатып алганда тикшерәсезме? (Cораштыру)

Җитештерүчеләрне товарларның капларында ризыкның чыкан вакытын, искерәчәк көне турында мәгълүматны зур һәм аңлаешлы итеп язарга мәҗбүр итәчәкләр. Һәрхәлдә, РФ Дәүләт Думасы депутатлары “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы Законга шундый үзгәрешләр кертелсен дип тырыша.

Каплардагы мәгълүмат язулары кечкенә, кибетләр, өлкән кешеләрнең начар күрүеннән файдаланып, искергән ризыклар сата. Ләкин белгечләр җитештерү вакыты белән бергә ризык сос­тавында зыянлы матдәләр, мисал өчен, канцерогеннарның булуы да язылсын, дигән фикердә. Мәсәлән, кибет киштәләрендә куллану вакыты бүген яки иртәгә чыгарга тиешле итне тоту тыелса, кибетләрдә химияле ризыклар күбәячәк, ә алар күпме ятса да бозылмый. Составларында нәрсә булганын да белеп булмаячак. Россиядә елына 60 миллиард сумлык бозылган һәм сәламәтлеккә зыянлы ит сатып алынган. Шул чамадагы акча искергән сөт, икмәккә дә сарыф ителгән. Ә сез, сатып алыр алдыннан, барлык мәгълү­матны да тикшерәсезме?

Мөнир РАХМАЕВ, җыр­чы:

– Искергән ризыклар эләккә­ләде. Аны кире илтеп торасыңмы инде?! Әй, ярар, дип кул селтисең дә куясың. Хәзер телевизор караганда гел ризык, аның сыйфаты турында сөйлиләр. ГМО дип куркытып бетерделәр, шуңа сөт ризык­ларын алганда, җи­тештерү вакытын карап сатып алам. Еш кына гас­троль­ләрдә йөргәч, төрле сыйфаттагы ризык эләгә.

Фәридә ТӨХВӘТУЛЛИ­НА, “Си­ңа миннән сәлам” тапшыруы алып баручысы:

– Сез шалтыратасыз, ә мин кибеттә сөт белән эремчек сайлап торам. Сайлаганда һәрвакыт җитештерү вакытын да, составын да укыйм, өйрәнәм. Сөт ризык­ларын бары тик Татарстанда җи­тештерелгәнен генә алам. Консервларга килгәндә, кайда җитештерел­гәненә игътибар итәм. Борчак, кукурузны Кытайдан да, Сербиядән дә алып киләләр, ләкин мин аларга ышанмыйм. Саклау вакыты бик зур аларның, язулары да күп, кечкенә, сос­тавын һич күреп булмый. Ди­мәк, консервантлар күп кушылган. Бәягә карамыйм, үзем ышанган җитештерүче­гә өстенлек бирәм.

Розалия АРСЛАНОВА, ТР Дәүләт алкоголь һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе белгече:

– Бу – кирәкле гамәл. Исәпкә алганыгыз бардыр, җитештерү вакытын кемдер буяу белән яза, ә кайчак машина белән каеп та языла. Менә бу очракта мәгълүмат күренми яки бик авыр укыла. Искерү вакытларын зур итеп язарга кирәк, диләр, ләкин чама белән эш ителсен иде. Сос­тав турында мәгълүмат, гому­мән, төшеп калмаска яки бик вак шрифт белән язылмаска тиеш. Хәзер аллергия белән интегүчеләр күп, алар ризыктагы һәр компонентны өйрәнмичә сатып ала икән, сәламәтлек өчен кем җавап бирәчәк?! Мин сатып алганда карыйм, киштәләрдә иске ризык ятканын да төртеп күр­сәтеп, менеджерлардан алдыртам әле.

Сания ЛАТЫЙПОВА, кибетче:

– Хәзер кешеләрнең күзе ачык, алар искергән ризыкны ялгыш сатып алса, кире тапшыра. Азмы-күпме кеше­ләрне хокукларын як­ларга өйрәттеләр. Искергән ри­зык­ларны сатучы намуссызлар бар инде ул. Сүз дә юк, сатып бетерергә кирәк. Лә­кин үземне, сатып алучы буларак, табигый сыйфатлы ри­зыкларның азаюы борчый. Менә гап-гади куертылган сөтнең кабына карагыз, анда бит сөт һәм шикәр генә булырга тиеш. Юк, составында су буе кушылма язылган. Башка консервлар белән дә шул ук хәл. Без аларның ни аңлатканын да, сәла­мәт­леккә ничек тәэсир ит­кәнен дә белмибез. Сыйфатлы ризык булса, ул нык кыйммәт буладыр. 



Ватаным Татарстан
№ 27 | 22.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»