поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
20.02.2014 Мәгариф

Хаталар өстендә эш

Белем алуның бөтен мөмкинлекләре ачылып, өр-яңа методикалар, техник казанышлар заманында, ни хикмәт, хаталы язу гадәти хәлгә әйләнә бара. Хәзер иң җиңел кагыйдәне үтәмәү, эндәш сүзләрдән соң өтер куймаулар урамдагы элмә такталарында да күренгәли. Чөнки интернетта аралашканда, сленглар куллану, сүзләрне кыскарту модада.

Монда инде тулы җөмләләр, дөрес орфография очратырмын димә. Ә бит татар гомер-гомергә грамоталы, укымышлы, әлифбалы булган. Телебезне хаталар белән тутырудан ничек арынырга?

«Укыту системасы да гаепле»

Фәридә Зәйнетдинова, ике бала әнисе:


– Бүгенге заман балаларының хаталы язу сәбәбе – китап укымау. Ни өчен укымыйлармы? Чөнки әлеге дә баягы интернет китапны да, аралашуны да алыштырды. Мәктәптәге БДИ системасы да хатасыз язуга басым ясамый, балалар робот төсле әзер җавапларны гына сайлап утырырга тиеш. Совет чоры мәктәбен һәм белем бирү системасын сагынам. Бала белән китап арасында киртә юк иде. Укучының фикерләвенә, шул фикерен иншаларда ачып бирә алуына күбрәк басым ясалды. Хәзер балалар шигырь ятлауның да кирәге юк дип саный.

Кызым 7нче сыйныфта укый. Аңа кызыклырак китапларны үзем сатып алам. Шулай итмәсәң, китапханәдән үзе эзләп йөри торган буын түгел ул. Сөйләшкәндә темага туры китереп, бөек шәхесләрнең канатлы сүзләрен кулланырга тырышам. Шуннан кызым да кызыксынып, интернеттан шуларны эзли башлады. Хатасыз язуга гаиләдә ныграк басым ясалса гына инде.

“Бала белән ешрак сөйләшегез”

Алинә Хәйруллина, логопед:


– Дүрт яшькә кадәр баланың теге яисә бу кимчелеген билгеләү, аны бетерү күпкә җиңелрәк. Дүрт яшьтә бала бөтен хәрефне дөрес әйтә алмаса, кайбер авазларны бутаса, төшереп калдырса, бу аның киләчәктәге язуында һәм сөйләмендә чагылырга мөмкин. Кайбер балалар дәфтәрдәге юлга, шакмакларга игътибар итми. Кайчакта әти-әниләр килә дә, үз балабызның сөйләмен аңламыйбыз, булышыгыз, диләр. Бу – бик дөрес гамәл. Әти-әниләргә мәктәпкәчә яшьтәге балалары белән ешрак сөйләшергә киңәш бирер идем. Ул яшьтә балалар бармак белән генә төртеп күрсәтә, әти-әниләр аны шундук аңлап алып, сораган әйберен алып бирә. Болай эшләргә ярамый. Балаларның күбесе инде өч яшькә җөмләләр белән сөйләшә башлый. Шуңа күрә аның ымнарын аңлап бетермәгәнгә салышып, кирәкле әйберен сүз белән, җөмлә белән аңлатсын, дип тырышырга кирәк.

Балаларның бармакларына, кулларына массаж ясау да бик уңай нәтиҗә бирә. Чөнки моториканы үстереп, баш миенә тәэсир итәбез.

Хаталы язу тумыштан килә дигән фикер белән дә килешмим. Сәләт, тырышлык, үҗәтлек булса, һәркем ныклы белем алырга мөмкин.

«Музыка кораллары да ярдәм итә»

Дания Фәхертдинова, педагог-психолог:


– Нинди генә өлкәне алсак та, нәселдәнлек дигән төшенчәне игътибарсыз калдырырга ярамый. Әйтик, кайбер балалар кагыйдә дә ятламый, ләкин хатасыз яза. Ә укуга сәләте азрак балаларга ярдәм итүе авыр түгел. Чөнки балалар бакчасында логопедлар эшли, психология фәне дә, ниһаять, җәмгыятьтә кирәкле, дип кабул ителә башлады.

Балага мәктәптә уку җиңел бирелсен, хатасыз язсын өчен, аның белән кече яшьтән үк шөгыльләнергә кирәк. Әти-әниләр еш кына бу эшне балалар бакчасы һәм мәктәпләргә генә кайтарып калдыралар. Ә бит балага әти-әнисе белән шөгыльләнү дә уңай йогынты ясый!

Менә кайбер киңәшләр:


* Сөйләм дөрес булсын өчен ишетүгә бәйле күнегүләр ясарга кирәк. Әйтик, кул чәбәкләүләр, тыпырдау, шигырьләрне бер ритмга салу. Сөйләм аңлаешлы булсын, баланың һәр авазын дөрес әйттерергә онытмагыз.
* Рәсем ясау, пластилин әвәләү бик файдалы. Образлы фикерләүне, моториканы үстерә бу.
* Кул һәм бармакларга гимнастика ясау баш миенә уңай тәэсир итә. Теләсә кайсы әкиятне алып, аны куллар белән уйнарга була. Балага болай кызыграк та, файдалырак та булачак. «Шалкан» әкиятен генә алыйк. «Шалкан зур үсте» дигәндә, бармак очларын бер-берсенә нык кына тидереп шар формасын ясыйбыз. «Аңа кояш нурларын сипте» дигәндә йодрыктагы бармакларны кинәт ачып җибәрәбез, әйтерсең бармаклар – кояш нурлары. «Шалканны тартабыз» дигәндә куллар белән чиратлаштырып бау тарткан кебек хәрәкәт ясарга кирәк, йодрыкларыбыз ачылсын һәм ябылсын. Кайсы әкиятне алсагыз да, хис-тәэсирләрегезне кызганмагыз. Бала һәр мәгълүматны йөрәге аша кабул итә бит.
* Пианино, гитара яки башка музыка коралында уйнарга өйрәтү файдалы. Бармаклары дөрес эшләгән, көйне, ритмны тоя белгән балага хатасыз язу күпкә җиңелрәк.
* Аяк табанындагы нокталар дә баш миенә йогынты ясый. Шуңа күрә гимнастика, бию түгәрәкләре дә дөрес язырга өйрәнү өчен бер адым.

Безнең белешмә:

Хатасыз язсын дисәгез...


- Кече яшьтән балага кычкырып укырга гадәтләнегез, һәр авазны ачык итеп әйтегез.
- Яраткан китаплардан һәм төрле сүзлекләрдән кечкенә генә китапханә булдыру – мактаулы гамәл. Һәр сүзлекнең ничек кулланылуы турында да аңлатырга онытмагыз.
- Мәктәп яшендәге балага хаталар өстендә эшләргә өйрәтергә кирәк. Бала иң еш хата җибәрә торган сүзләрне аерым дәфтәргә теркәп барып, кабатлап өйрәнү дә нәтиҗәсен бирми калмас.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән озаклап сөйләшергә һәм аларны сөйләштерергә тырышыгыз. Әкият сөйләгәннән соң аны бергәләп анализлагыз.  


Ләйсән НИЗАМОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 2 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»