18.02.2014 Авыл
Ит пешсә дә, бит пешми
Татарстан башкаласында күпсанлы кунаклар катнашында төрле чаралар узуына күнегеп тә барабыз инде. Россиядән генә түгел, дөньяның иң алга киткән илләреннән дә Казанга кунаклар бик теләп килә. Сәбәбе гади: Татарстан Республикасы – халык хуҗалыгының барлык тармакларында илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсе.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә башкаларга үрнәк итеп куярлык казанышларыбыз бар. 19 -21 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” 17нче Халыкара форумы һәм “Волгапродэкспо”ның 14нче махсус күргәзмәсе узу да – шуның ачык чагылышы.
Форумда катнашучылар Россия авыл хуҗалыгы тармагында продукция җитештерүче 150 компания һәм предприятие продукциясе үрнәкләре белән танышудан тыш Италия, Польша, Украина, Беларусь һәм башка илләрнең фермер хуҗалыкларында җитештерелгән күптөрле продукциясен чагыштырмача арзан бәядән сатып алу мөмкинлегенә дә ия.
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенә җыелган кунаклар Татарстан авыл хуҗалыгының әйдәп баручы предприятие һәм оешмаларында җитештерелгән продукция белән дә танышачак. Алар арасында “Агроинвест”, “Кызыл Шәрык-Агро”, ”Агрокөч Төркем”, “Просто молоко”, “Майский” теплица комбинаты, “Ак Барс” холдингы, “Агроинвест” идарә компаниясе, “Татпотребсоюз” предприятиеләрендә җитештерелгән продукция үрнәкләре дә бар.
Куандырса да, уйландыра
“Республика агросәнәгать комплексының 2013 елдагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлары турында” Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышының форум көннәрендә узуы төрле яклап файдалы. Ни өчен дигәндә, Халыкара күргәзмәдә чагылыш тапкан һәр яңалыкны бүген үк булмаса да, якын киләчәктә күп хуҗалыклар, мөмкинлекләренә карап, үзләрендә сынап карарга тырышачак. Авыл хуҗалыгында ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп калу мөмкин түгел. Бигрәк тә Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында. Бүген аз чыгымнар белән арзанрак һәм сыйфатлырак продукция җитештерә алган хуҗалыклар гына яшәп кала ала. Башкача булганда, иртәме-соңмы урыныңны бүтәннәр, ягъни эшне заманча итеп оештыра белгәннәр ала.
Ел нәтиҗәләренә килгәндә, игенчелектә дә, терлекчелектә дә телгә алып сөйләр уңышларыбыз байтак анысы. Татарстан үзе өчен иң авыр елларда да мөгезле эре терлекнең баш санын саклап кала алды. Сөт җитештерү буенча республика хуҗалыклары бүген үз тирәлегендә булган дүрт-биш республика һәм өлкә кадәр сөт җитештерә икән, моның белән чын-чынлап горурланырга була. Игенчелектә дә елына күрә яхшы гына уңыш җыеп алынды.
Тик эшлисе эшләр ирешелгәннәрдән дә күбрәк әле. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә. Дүрт ел рәттән килгән корылык республиканың хәтта иң ныклардан саналган хуҗалыкларының җелегенә төшсә дә, эшләргә теләге булганнар җаен таба. Моңа тагын җитештерелгән продукциягә тиешле бәяләр һәм алга киткән чит илләрдәгечә дәүләт ярдәме дә өстәлсә, республика хуҗалыкларының тагын да нәтиҗәлерәк эшләвенә шик юк.
Бар мөмкинлекне –язгы чәчүгә
Терлекчелек тармагы хуҗалыклар өчен ел әйләнәсе керем чыганагы булып тора. Бүген күп хуҗалыклар бар мөмкинлекне язгы кыр эшләренә әзерлеккә юнәлдерергә омтыла. Кагыйдә буларак, терлеге күп булганнар язгы кыр эшләренә дә яхшырак әзерлек белән килә. Андыйларның амбарында сыйфатлы орлыгы, минераль ашламасы да тупланган, техниканы язгы кыр эшләренә дә вакытында әзерләп куярга җай табалар. Сөтне ел әйләнәсендә мулдан җитештергән Балтач, Саба, Арча, Әтнә һәм башка кайбер район хуҗалыкларының язгы кыр эшләрен вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгуына да шик юк. Ә менә Чирмешән, Менделеевск, Бөгелмә районы хуҗалыкларында узган еллардагы кебек язгы чәчү чорында да проблемалар туып кына торыр, шәт. Терлеге барның хөрлеге бар шул инде. Нәкъ менә шуңа күрә дә, республиканың байтак кына хуҗалыклары мөгезле эре терлекнең баш санын киметмәскә тырыша.
Республика авыл хуҗалыгында еллык нәтиҗәләрнең нәкъ менә февраль азагындарак ясалуы үзенә күрә символик мәгънәгә дә ия ул. Яз ишек шакыганда, ирешелгәннәрне кабат күздән кичереп, алда торган бурычларны ачыклау зыянга булмастыр, шәт. Кызганыч, әмма бу турыда күпме генә сүз алып барылса да, авыл хуҗалыгын югары җитештерүчән техника белән тәэмин итү буенча без һаман да әле бер урында таптанабыз. Америка Кушма Штатлары яки Канада кебек илләрдә 1 мең гектар сөрү җиренә 16 трактор туры килгәндә, бездә нибары 3 трактор белән генә канәгатьләнергә туры килә. Комбайннар, тагылма җайланмалар турында әйтеп тә торасы түгел. Әмма булган кадәр техника да күптәннән үзенең эш мөмкинлекләрен узган бит – исәпкә бар, санга юк.
Дөрес, чит илдә җитештерелгәннәре дә бар. Ил җитәкчелеге үзебездә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчегә йөз белән борылса, яхшырак булыр иде дә бит. Югыйсә, кызу урак өстендә дистәләрчә миллион сумлык чит ил комбайнының ватылып ятуы инде системага әйләнеп бара. Запас частьларның артык кыйммәт булуы да хуҗалык кесәсенә нык суга. Дөрес, якын киләчәктә махсус программа нигезендә “кырыкка алтмыш” схемасы буенча дәүләт ярдәме артачагына ышандыралар. Тик анысы да корылык нәтиҗәсендә хәлсезләнеп калган хуҗалыклар өчен җиңел мәсьәлә түгел шул.