поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.02.2014 Тарих

Әле һаман сызлый яралар

Авылыбызның сөлек кебек ун егетен солдатка дип озаттык та, батыр әфганчыларыбыз дип каршы алдык.
Әфганстан...

Без кечкенә чакта дөньяда мондый ил барлыгын карталардан карап кына белә идек. Хәтта энциклопедиядә дә бу ил турында бик саран язылган. 647 мең кв. м мәйданы булган илнең 1982 елга әле нибары 18 мең км автомобиль юлы була. Газүткәргеч торбалар 294 км га гына сузылган, ә тимер юл бөтенләй булмый. 16 миллион халыкның күпчелеге ярымкүчмә тормыш белән яши. Төп һөнәр - терлекчелек.

1978 елның 27 апрель көнендә ошбу илнең законлы идарәсе хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерелә. Ил ике лагерьга аерыла, горурланырдай тау-кыялары гына булган кечкенә генә Әфган илендә гражданнар сугышы канат җәя.
1979 елның 27 декабрендә Әфганистанга Совет гаскәрләре кертелә.

Әфган мәхшәрен безнең илнең 520 меңгә якын сугышчысы үз җилкәсендә татый. Бик күп югалтулар алып килгән бу коточкыч сугыш 10 елдан артык дәвам итә.

Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Аннан соң чирек гасыр үтсә дә, үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләребез бүген дә төннәрен саташып уяналар, тау-кыялар арасында мәңгелеккә ятып калган дусларын сагынып, әрнеп яшь түгәләр, үсеп килүче, солдат шинеле киячәк уллары, оныклары язмышын күзаллап борчылалар.

Татарстанның иң ерак бер төбәгендә яшәп ятсак та, бу мәхшәр безне дә читләп үтмәде. Авылыбызның сөлек кебек ун егетен солдатка дип озаттык та, батыр әфганчыларыбыз дип каршы алдык. Шөкер, авылыбызга табутлар кайтмады. Ә бит адәм баласы күтәрә алмаслык баласын югалту ачысын кичергән гаиләләр күпме? Ходай сабырлык бирсен!

Бик ипле гаиләдә туып-үсеп буй җиткергән игезәкләр Илгиз һәм Илдус Мөхәммәдияров бу ут оясына авылыбыздан иң беренче эләгүчеләр. Фоат Юсупов, Илфат Симаков та утлы ноктада хезмәт иттеләр.

1982 елның 28 мартында авылыбыздан Илшат Ханнанов һәм Әнвәр Шәрәфиев Әфганстанга җибәрелде.

1983 ел. Авыл урамнарында уйнап, чирәмдә тәгәрәп, инешендә коенып, салкын чишмә суларын эчеп буй җиткергән ике егетебезне тау-кыялар иле тагы үзенә алды. Илдар Тукманов һәм Марсель Сибгатуллин иде алар. Егетләребезнең батырлыгына, кыюлыгына, осталыгына таң калырлык. Яп-яшь килеш ут эченә барып кереп, хезмәтләрен намус белән башкарып, өйгә әйләнеп кайттылар бит алар! Мин ул көннәрне бүгенгедәй хәтерлим әле, әниләрнең тыныч, сабыр булуларына әле дә сокланам. Юкса, алар бит 5-6 ай буе хәбәрләшә алмадылар (бүгенге солдатлар, Ходайга шөкер, әниләре белән көн саен сөйләшеп торалар).

1985 елның язында киткән авылдашыбыз Әмирҗан Закиров, 10 ноябрендә озаткан авылдаш егетебез Рамил Хәлимов, Ходайга шөкер, ут ноктасына җибәрелгән соңгы солдатларыбыз булдылар.

Әниләр һәм сугыш... Тагын күпме түзәрсең син, кешелек дөньясы, бу сүзләрнең янәшә булуына!? Нигә сугыш, үтереш, кан коюлар дәвам итә? Үз баласын үлемнең кара кочагына тапшырган газиз әниләр! Сездән кем, кайчан гафу сорар икән? Татарстаннан гына да 263 егетнең гомере чәчәк атканда өзелде, 207се инвалид калды, 500дән артык ир-егетнең гомере сугыштан кайткач киселде.

18-20 яшьлек егетләрнең ачыргаланып: ”Минем яшисе килә!” - дигән соңгы җан авазлары әле бүген дә тау-кыялар арасыннан кайтаваз булып яңгырыйдыр кебек. Таулар иленең гүзәллеге булган ак кызалаклар (тюльпаннар) егетләребезнең ал каннарына манчылып һаман да кызыл булып утыралардыр сыман.

Әйе, анда ак тюльпаннар күп икән. Мин моны бер хаттан укып белдем. Хатны 20 яшендә гомере өзелгән Чаллы егете Сергей язган:

“...Таулар инде кардан әрчелде, бөтен тирә-як үлән һәм кызалакларга, ягъни тюлпаннарга төренде, алар биредә бик күп һәм ак төстә, бик кечкенәләр. Мин биредә төлкеләр, куяннар күрдем. Ташбакалары зур. Халкы гаҗәеп кызык, хатын-кызлар пәрәнҗә ябынып йөри...”

Әфганстаннан исән-имин әйләнеп кайткан егетләребез, Ходайга шөкер, яшәүнең ямен күреп, тәмен тоеп яши беләләр. Тыныч хезмәттә дә уңышлар яуладылар, гаилә кордылар, тәртипле-тәүфыйклы балалар үстерделәр, инде кайберләре оныкларына куанып бабай булып яшиләр.Тормышка, җыр-моңга гашыйк Илшатыбызның гына гомере кыска булды. Тик ул бүген дә безнең йөрәкләрдә. Әнисе догалары белән, җәмәгате тугры йөрәге, кызлары уңышлары, сөенечләре, яңалыклары, борчулары белән, дуслары хәтер-хатирәләр белән еш киләләр аның каберенә.

Авылыбыз егетләренең сугыштагы батырлыклары турындагы хәбәрләре дә озак көттермәде. Әнвәр Шәрәфиев Кызыл Йолдыз ордены белән, Фоат Юсупов исә, нәкъ әтисе сыман “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнделәр.

 Илдар Тукманов, Илшат Ханнанов, Рамил Хәлилов “Отличник СА” күкрәк билгесенә ия булып кайттылар. Рамил Хәлимов исә, шуңа өстәп, 1нче һәм 2нче дәрәҗә “Отличник Погранвойск” билгесенә дә ия булды.

Ике авылдашыбыз Әнвәр белән Фоат Бөтенроссия “Боевое братство” җәмгыяте әгъзалары булып торалар. “За верность долгу и Отечеству” медале белән бүләкләнделәр.

Солдат сугышны игълан итми. Бары тик ул биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән әмерне үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ менә шунда чагыла да!

Исәнбай авылы. 


Әлфирә НИЗАМОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»