14.02.2014 Авто
Транспорт та үзгәрә, бәяләр дә
15 февральдән Казан халкына җәмәгать транспортында йөргән өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. Автобус, троллейбус, трамвай һәм метрода “сәяхәт итү” моннан соң бер үк бәягә – 20 сумга төшәчәк. Транспорт картасы белән йөрү исә бераз отышлырак – бу ысулга өстенлек бирүчеләр 2 сумны янга калдыра.
Уңай үзгәрешләр өчен түләү
Транспорт предприятиеләре ел саен диярлек чыгымнар артуына ишарәли. Билгеле, аларның зарлары урынлы – ел саен ягулык бәясе арта, техника ремонтына, аны яңартуга да шактый зур акчалар тотыла. Шул исәптән транспорт тармагында көч куйган кешеләрнең хезмәт хакларын да күтәрмичә булмый.
Йөрү бәясен арттыруга иң төп дәлил – соңгы елларда транспорт хезмәте уңай үзгәрешләр кичерде. Әле 7 еллар гына элек башкалабыз юллары “Газель“ һәм “ПАЗ”иклар белән шыгрым тулы иде бит. Бу төр транспортта йөрүнең уңайсызлыкларын һәм кыенлыкларын һәркем хәтерлидер. Аннары аларга алмашка кытай автобуслары килде, әмма алары да Россия шартлары өчен туры килмәде.
Узган елны Универсиада алдыннан транспорт челтәре янә яңартылды. Казанга 484 өр-яңа автобус кайтты. Кытай машиналарның саны исә бүген нибары 36га гына калды. Хәзер пассажирлар ташучы автотранспорт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә җайлаштырылган, ЕВРО-3 экология таләпләренә дә туры килә, яңа двигательләр белән дә җиһазландырылган.
Электр транспорты автобуслардан ким түгел
Әйткәнебезчә, февраль уртасыннан шәһәрдәге бар төр транспортта йөрү тарифлары тигезләшә. Метро һәм электр транспортындагы бәяләрнең автобуслардагыга караганда түбәнрәк булуы гадел түгел, дип билгели МУП “Метроэлектротранс” генераль директоры Әсфан Галәвов. Әгәр дә элегрәк тарифлар арзанлыгы трамвай-троллейбусларның иске, электр челтәрләре һәм трамвай юлларының тузган хәлдә булуы белән аңлатылса, хәзер инде бу тармактагы вәзгыять тә үзгәрә башлады.
Бу төр транспортның бер өлеше узган елны шулай ук яңартылды. Әйтик, 5 санлы трамвай маршруты өчен өч секцияле тизйөрешле 20 трамвай кайтты. Алар бик күп кешенең юлын җиңеләйтте. Тагын 53 трамвай һәм 102 троллейбус үз чиратын көтә.
Метро хезмәте сыйфаты да шактый үсте. Узган елны өч яңа станциянең ачылуын җәмәгатьчелек зур сөенеч белән кабул итте. Хәзер бик тиз арада “бөке”ләрдә утырмыйча шәһәрнең бер читеннән икенче читенә барып җитеп була. Метро озынаю белән 6 яңа электропоезд та сатып алынды.
Бер үк төрле сыйфаттагы хезмәт күрсәтелә икән, ул бертигез бәяләнергә тиеш дип искәртә Казан шәһәренең Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков. Шунлыктан электр транспортында йөрү бәяләрен шулай ук 20 сум (транспорт карталары белән - 18 сум) итәргә булганнар. Нәтиҗәдә, түләү ысулына карап, троллейбус һәм метрода йөрү бәясе - 3-4 сумга, ә трамвайда йөрү - 4-5 сумга кыйммәтләнәчәк.
Тагын да сыйфатлырак һәм уңайлырак
Айдар Абдулхаков алга таба шәһәрдә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү сыйфаты тагын да яхшырачак дип белдерә.
- Тукталышларда электрон таблолар урнаштыру дәвам итәчәк. Шулай ук транспортны яңарту федераль программасында актив катнашырга һәм газ ягулыгына күчәргә ниятлибез, - ди Транспорт комитеты рәисе.
Шулай ук 15 февральдән метроның эш вакытын бер сәгатькә озынайтырга булганнар. Ул төнге 12гә кадәр эшләячәк. 5 санлы трамвай маршрутлары да пассажирлар өчен уңайлы булсын дип 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк. Алга таба 1,3,8 санлы троллейбуслар да озаграк хезмәт күрсәтә башлар дип көтелә.
Күршеләр ничек түли?
Волгоград 12-15 сум
Владивосток 10-17 сум
Ярославль 16-18 сум
Екатеринбург 23 сум
Чиләбе 15-18 сум
Түбән Новгород 16-20 сум
Пермь 13 сум
Сүз уңаеннан:
Транспортта 50 тапкыр һәм чикләүләрсез йөрергә мөмкинлек биргән транспорт карталарының бәяләре артмый. Әйтик, бүген 50 тапкыр автобуста (трамвайда, троллейбуста) бару “билет”лары 750 сумга төшә, ягъни бер йөрү бәясе 15 сум булып чыга.
Ташламаларга ия булган кешеләргә транспорт хезмәте күрсәтү дә үзгәрешсез кала. Бу кешеләр элеккечә үк бердәм социаль юл йөрү билетлары сатып алып, транспорттан чикләүләрсез файдалана ала. Ташламалы категориягә караган кешеләр гомуми транспорттан файдаланучыларның 35 процентын тәшкил итә дип исәпләп чыгарылган.
1 февральдән транспорт карталарыннан файдалану тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер Казанда сатып алынган картаны Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән җәмәгать транспортында да кулланып була. Үз чиратында, Чаллыда (Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә) сатып алынган “билет” белән Казанда да йөри аласың. Түләү исә транспорт хезмәте күрсәткән шәһәр тарифлары буенча башкарыла.
Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты тиздән Чаллы җәмәгать транспортында да бәяләрне арттыру турындагы мәсьәләне хәл итәчәк. Биредә транспортчылар автобусларда йөрү бәясен 18 сумга күтәрүне сорап мөрәҗәгать иткән, шәһәр җитәкчелеге исә тарифны 17 сум итәргә тәкъдим керткән.