поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.02.2014 Җәмгыять

Гүзәл Шиһабетдинова: «Һәр хатын-кызның үзен чибәр итеп күрәсе килә»

Килешәм мин бу сүзләр белән. Кешенең чиста, эчкерсез күңеле аның эчке дөньясының матурлыгын күрсәтсә, киеме белән йөзе – тышкы дөньясын. Без хатын-кызлар өчен бу аеруча мөһим. Матур һәм дөрес итеп бизәнү исә ул үзе бер сәнгать. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы да – визажист-эксперт Гүзәл Шиһабетдинова.

– Гүзәл, син үзеңә «матур» һөнәр сайлагансың. Визажист булу күптәнге хыялың идеме?

– Мин университетның юридик факультетын тәмамладым. Ә бу өлкәдә ун елдан артык эшлим. Косметика-парфюмерия дөньясы мине күптәннән кызыксындыра иде. Махсус курсларда укыдым, хәзер дә бер урында гына таптанмыйм, яңадан-яңа курслар ачылып тора, аларны да калдырмаска исәп. Миңа калса, бер генә хатын-кыз да матурлыкка битараф түгел. Һәр туташ һәм ханымның үзен чибәр итеп күрәсе, гармонияле һәм матур яшисе килә.

– Визажист һөнәренә сорау бармы соң?

– Бар. Матурлык индустриясе һаман алга бара. Хатын-кызларның да аңардан калышасы килми. Алар гына түгел, соңгы вакытта ирләр дә моңа тартыла башлады. Кеше үз кыяфәтенә күбрәк тә игътибар итә башлады кебек. Мин моны мода дип әйтмәс идем. Кеше тышкы кыяфәтенең зур күрсәткеч булып торуын аңлады. Шуңа да игътибар итәм: соңгы бер-ике елда хәтта олы яшьтәге ханымнар да килә башлады. Элек безгә 17-35 яшьлекләр генә килсә, хәзер 50, хәтта 60 ягындагы ханымнарга да макияж салабыз.

– Сезгә күбесенчә нинди максат белән киләләр?

– Төрлечә була. Берәр чарага барыр алдыннан да, үзләрен яңа образда күрәселәре килеп тә, гадәти көндәлек макияжга да киләләр. Бизәнүдән ниндидер яңа тәэсирләр алырга, рәхәтлек кичерергә теләүчеләр дә бар, чөнки өйдә үз-үзеңә макияж ясау – бер әйбер, ә визажист бизәндерү – бөтенләй икенче нәрсә.

– Гүзәл, бәлки безгә макияж ясаганда иң еш җибәрелә торган хаталарны да әйтеп үтәрсең...

– Фәлән кешегә салкын, фәлән кешегә җылы төсләр килешә, диләр. Мин моның белән бик үк килешеп бетмим. Бит төсе җылы булып, аңа макияжны салкын төсләр белән ясыйсы килә. Ул һәр кеше өчен шәхси. Кемгә нинди төс килешкәнен әйтер өчен, аның үзен күрергә кирәк. Теләсә кайсы макияжда бит тиресенең төсе тигез булу мөһим. Бизәнергә керешкәнче, иң элек битегезне чистартыгыз. Юынгач та тоник сөртегез. Аннары гына крем сылауга күчегез.

– Аларның да төрлесе бар бит: дымландыра, тукландыра торганнары...

– Дымландыру елның бөтен фасылында һәм бөтен яшьтә дә кирәк. Җыерчыклар иң беренче чиратта дым җитмәгәннән барлыкка килә. Кремнарның да төрле фасыл өчен чыгарылганнары бар. Дымландыра, шул ук вакытта салкыннан да саклый торган компонентлары булган кремнар сатыла хәзер. Тукландыргычмы, дымландыргыч креммы – анысы бит тиресенең нинди булуына бәйле. Бит тиресе юынгач та тартылган кебек булса, аңа дым җитми дигән сүз. Кубалакланса, кытыршы булып торса – тукландыргыч крем кулланыгыз. Кышын кремны урамга чыгарга кимендә бер сәгать кала сыларга кирәк. Атнасына бер-ике тапкыр дымландыргыч битлек ясарга да иренмәгез. Күп кенә хатын-кызлар гадәти кремны сылап бетерә дә шунда ук тональ крем сөртеп куя. Бу да дөрес түгел. Крем сеңеп беткәч, 20 минуттан соң гына сыларга кирәк аны. Югыйсә, гадәти крем белән бергә тональ крем да битегезгә сеңә.

– Тональ кремнан кала, сатуда тональ җирлек (тональная основа) тә бар. Ул шул ук тональ креммы?

– Аны тональ кремга кадәр сылыйлар. Ул мәҗбүри түгел, әмма аның макияжны мөмкин кадәр озаграк тотуын билгеләп үтәсем килә.

– Кершәнне шул тональ крем урынына гына кулланырга ярамыймы?

– Юк. Аны гадәти крем өстеннән сылап куйсагыз, бит тирегезгә зыян килергә мөмкин, чөнки кершән порошогы күзәнәкара кушылмалар эченә кереп тула. Тональ крем сөртмәгән очракта, кершәнгә кадәр тональ җирлек сылагыз.

– Тушьларга килгәндә, аның да керфекне озынайта яки купшыландырып торганы бар. Аларны ничек сайларга?

– Тушьны сайлаганда үзегез өчен уңайлы булган кисточкаласын алыгыз. Анысын дөрес сайлаган очракта керфекләрегезне озынайта да, купшыландыра да аласыз. Кыска нечкә керфеклеләр, купшыландыра торган тушь кулланып, күзләрен генә буяп бетерәләр, чөнки аларның кисточкалары, гадәттә, зур була. Тушь начар булды, коела башлады, диләр, эш тушьта түгел, ә аны ничә тапкыр сылавыңда. Тушьны өч-дүрт тапкыр сылаганда ул чынлап та коела башлый.

– Гүзәл, сиңа үз эшең ошыймы?

– Бик ошый, чөнки иң беренче чиратта мин кешеләрне яратам. Миңа алар белән эшләве кызык. Сиңа килгәндә алар бер, ә инде макияждан соң икенче төрле. Шул аерманы күрү мавыктыра мине. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»