|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2014 Җәмгыять
Журналист, спортчы, галим Дамир Шәрәфетдинов вафатДамир Шәрәфетдиновны татар көрәшенең энциклопедиячесе дип атарга була иде. Кызганыч, узган атна ахырында танылган журналист, спортчы, галим арабыздан китеп барды. Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов 1940 елның 12 сентябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Балачак еллары Татарстанның Буа районы Татар Буасы авылында уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1959-1963 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем ала. Хезмәт эшчәнлеген «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталары редакцияләрендә хәбәрче, аннары спорт бүлеге мөдире булып эшләүдән башлый. 1973 елда Ленинградта Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлап кайткач, 1974-1990 еллар арасында ул КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор һәм партия архивы мөдире вазифаларын башкара. Туксанынчы еллар башында «Татарстан» журналының баш мөхәррире булып эшләп ала, Татарстанның яңа тарихына бәйле документларны саклау һәм өйрәнү Үзәге директоры (1991-1992), «Казан» милли мәдәни үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары кебек җитәкче урыннарда эшли. 1993-2005 елларда ул — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы хезмәтендә. Бер үк вакытта 1994 елдан — Баш архив идарәсе һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан бүлеге басмасы «Гасырлар авазы — Эхо веков» фәнни-документаль журналының баш редакторы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе.
|
Иң күп укылган
|