поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.02.2014 Ир белән хатын

Җәяүле буран

Төн. Урамда оясыннан чыгарга иренеп ятучы этнең шыңшып-өреп куйган һәм җәяүле буран улаган тавыш кына ишетелә. Кайбер тәрәзәләрдән юлга төшкән тонык ут яктысында аның эзләрен шунда ук буран күмеп китүе күренә. Зиратка барып җитүгә ул, өшегән куллары белән кармаланып, капкасын ачып керде дә туп-туры әле бер атна элек кенә җирләнгән хатынының кабере өстенә капланды.

Бераз яткач, ул торып, яуган карны себереп төшерде дә тагын кабергә елышты... Салкын җирне үбә-үбә хатынына дөньяда чакта әйтмәгән сүзләрне табып, чын ирләрчә, тавыш-тынсыз гына күз яшь¬ләренә буыла-буыла елады...

Ә җәяүле буран һаман бирешми, улый да улый... Ак каеннар шәрә ботакларын аңа таба сузып, аркасыннан сыйпап юатырга телиләр сыман.

Ул бер мәлгә әллә онытылып, әллә мәрткә китеп алды. Аңына килгәндә буран тынып килә иде инде. Башын күтәреп караса, күктә үзе кебек үк ялгыз ай йөзә. Ул, аңа бер күзен кысып: “Соңга калып аңладың шул”, - дип үрти сыман. Соң шул, соң, дигәндәй, ул башын кабат кабер өстенә иде...

... Алар яшьтән йөреп, бик тә сөешеп кавыштылар. Аннан үзләрен көндәлек тормыш басты. Тормышларында да төрлесе булды инде, хәзер үкенсәң дә, үкенмәсәң дә, соң. “Ник кенә кадерен белмәдем икән? Нигә сөю сүзләрен кызгандым, нигә рәнҗеттем икән мин аны”? - дигән уйлар гына тынгылык бирми хәзер.

Ул күшеккән куллары белән туң җирне тырнап, кабернең үзәгенә үтеп керердәй хәлгә җитте. Сөйгән хатынын казып алыр да сулышы белән өреп җан кертер кебек тоелды. Ай гына моңсу елмаеп аңа башын селки иде кебек. Бераздан ул да: “Аннан кире кайтып булмый!” – дигәндәй, болыт кисәге артына кереп яшеренде.

Әйе, хатынына жәлләгән сүзләрне сөяркәсенә кызганмады ул. Язмышының ачы буласын әле белмәгән сабые тугач та, бик холыксызланды. Кайткан саен тавыш куптарды. Аның саен бала курыкты, эче катканчы елады. Әтисе котырып туеп, йоклап киткәч кенә, әнисенең күзләренә тутырып карап, “Хәлең ничек”? - дип сорый иде сыман.

Шулай эш арасында үт¬кән көн артыннан сөюсез, шык¬сыз төннәр җитә торды. Ана йөрәгендәге яра һа¬ман тирәнәйде. Ә беркөнне мәктәптән кайткан улы тупсада аңсыз яткан әнисен күреп, чынлап торып курыкты. “Тагын әти кыйнаган инде!” – дип, күршеләренә йөгерде. Шуннан әнисенең башын итәгенә куеп, күзен ачтырырга маташып карады, дәште, битеннән үбә-үбә елады. Бу аның анасын соңгы тапкыр үбүе булган икән. Табиб¬лар хастаханәдә операция вакытында аңарда яман шешнең соңгы дәрәҗәсе булуын ачык¬лаганнар. Ана кеше наркоздан айныгач бер генә сүз: “Балам!” - дип әйткән дә якты дөнья белән бөтенләйгә хушлашкан.

Икенче көнне иртән генә кайткан исерек әтисе: “Анаң кайда? Ашарга!” – дип җикеренә, кесәсеннән башлаган яртысын чыгарып эчеп бетерә дә малайга таба томыра. Шешә улы артындагы стенага бәрелеп челпәрәмә килә.

Малай нәфрәт тулы күзләре белән әтисенә бер карап ала да ялан өс килеш урамга чыгып йөгерә. Авыл читенә җиткәч кенә, туктап, юл кырыена утыра. Бу көнне аның күргәннәре, кичергәннәре бер гомергә җитәрлек булганлыктан, ул шунда йокымсырап китә.

...Авыл читендәге йортта тилереп сикерә-сикерә эт өрә. Хуҗасы, кем йөри шушы буранда, дип чыгып аны ычкындыруга малкай урамга томырыла һәм авыл читендә җәяүле буран күмеп барган малайны киеменнән тарткалап уята.

...Икенче көнне иртән Ананы күмәләр. Бала атасына күтәрелеп тә карамый, сүз кушса да, җавап бирми. Ул аңа әнисенең җанын алган Газраил булып күренә. Зираттан кайту белән Бала, әйберләрен җыеп ала да әбисе өенә күченә.

Ир бик соңга калып кына ни булганын аңлый башлый. Ул ашамый, эчми, көн дә зиратка барып елый, гафу үтенә. Тик сөйгәне генә дәшми дә, сөйләшми дә. Каеннар да бу хатынның ачы язмышы турында ишетеп, тынып калганнар. Алар да озын ботакларын сузып, ирне юатырга ашыкмыйлар хәзер. Кеше үз язмышын үзе язуын алар да белә бит. Иргә хатынының гафуын, Аллаһының кичерүен алу өчен бу дөньяда бик күп газап кичерергә туры киләчәген каеннар бик яхшы аңлыйлар.

Ата шушы көннән башлап башка хатыннарга да, шешәгә дә карамый. Эшли, түзә. Улы өйләнеп, ике баласы туа, хатыны белән бик матур гына яши, ләкин әтисен ул якын да китерми. Тик көннәрнең берсендә аның бик тә картаеп, ябыгып киткәнлеген күреп, үзе сүз куша, гафу итә. Шуны гына көткән Ата үлем түшәгенә ята һәм үзенең соңгы теләге итеп хатыны янында күмүләрен үтенә. Ләкин улы аны аерым җирли. “Мин бәхилләсәм дә, әнием бәхилләмәгән булыр иде”, - дип аңлата ул моны халыкка.

Бүген бу ике бәхетсезнең улы сөйгән хатыны, туп кебек үсеп килүче шаян балалары арасында рәхәтләнеп яшәп ята. Кеше бит дөньяга бер генә килә һәм гомере буе бер ялгышлыгы өчен газап чигеп яшәргә тиеш түгел. Тормышны чиста биткә матур итеп язарга кирәк. Үкенерлек булмасын.

Гали авылы,
Похвистнево районы.
 


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ | 08.02.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»