поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.02.2014 Мәгариф

Тыныч сөйләшсәң, балаң авырмас

Соңгы арада мәгариф учреждениеләрендә “Ата-аналар университетлары” ачыла башлады. Анда төрле белгечләр бала белән ничек уртак тел табарга, тәрбия эшендә нинди хаталар җибәрмәскә өйрәтә.

Шушы “фән”не аңлаган, аның асылына төшенгән кеше тормышның иң төп “диплом”ына ия дигән сүз. Чаллыда да һәр шимбә саен әнә шундый актуаль мәсьәләләргә багышланган әңгәмәләр үткәрелә.

Людмила Сидорова, «Ата-аналар кайгыртуы» Халыкара иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге рәисе, Чаллыдагы 1нче балалар һәм яшьләр сараеның «Светлячок» мәктәпкәчә тәрбия үзәге җитәкчесе

Тупас сүзләр куллануларын яшермиләр


“Сүз – ул иң көчле корал. Куллана белеп куллану кирәк” дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү уздыруыбыз – әти-әниләр күңелен кузгатырлык бер чара булды. Без аны үзәк телевидениедәге “Пусть говорят” тапшыруы кебек оештырдык. “Студия”дә сөйләм культурасының түбәнәюе, әдәп-әхлак төшенчәләре хакында башланган сүз кыска метражлы фильмнар, социаль роликлар карау, ата-аналар белән ихлас фикер алышуга күчте. Бу чара алдыннан без мәктәп укучылары, студентлар һәм ата-аналар арасында сораштыру уздырган идек. Ата-аналарның 70 проценты сөйләшкәндә цензурасыз, тупас сүзләр куллануын яшермәде. Ә инде: “Балаларыгыз сөйләмендә мондый сүзләр булуын теләр идегезме?” - дигән сорауга барысы бертавыштан: “Юк”, - дип җавап бирде. Яшь буынның җавабы безне тагын да шаккатырды: студентларның – 88 проценты, мәктәп укучыларының 84 проценты цензурасыз сүзләр куллана икән. Шунысы да бар: алар да үз балаларының тупас сүзләр кулланып сөйләшүен теләми. сораштырылучыларның 96 процент “Әйе” дип җавап бирде. Тупаслык, дорфалык бер көн килеп үз “җимешләр”ен бирәчәк бит.

Елмаюның тылсымлы көче

Студиягә чакырылган югары квалификацияле табиб сүзнең кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе хакында сөйләде. “Коралдан чыккан пуля кеше тәнен бер өлешен генә җәрәхәтләргә мөмкин, ә менә уйламыйча әйтелгән сүз аны хәтта үтерә дә ала”, - диде ул. Тикшерү эшләренең конкрет нәтиҗәләрен дә китерде. Кешенең биокырын үлчи торган махсус җиһазлар бар икән. Мәсәлән, кеше начар сүзләр, күңелен кыра торган гыйбарәләр ишетсә, аның биокыры бозыла, җиһаз аша мондый “китеклек”ләрне йөрәк һәм тамак төбе тирәсендә күзәтергә мөмкин. Сулыш юллары һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары күбәюе дә шуның белән аңлатыла. Бигрәк тә балалар интегә ул чирләрдән. Белгечләр әйтүенчә, бала белән күркәм итеп, тыныч кына, кычкырмыйча һәм күңелен рәнҗетмичә сөйләшкәндә, ул мәктәптә яхшырак укый, үзен яхшы хис итә, азрак авырый икән. Ә инде кешенең биокырын тәртипкә китерүнең бик гади ысулы бар: ешрак елмаерга кирәк. Тикшерүләр гап-гади елмаюның могҗизага тиң көче барлыгын күрсәткән. Җиһаз аркылы карасаң, елмайганда кешенең биокырындагы “кителгән” нурлар үз хәленә кайта икән. Мәсәлән, балага күркәм елмаю белән елмаеп, бераз мактап эндәшсәң, экранда бөтенләй башка сурәт барлыкка килә.

“Үз балачагыгызны искә төшерегез”


Тәҗрибәле педагог шулай ук мөһим фактлар китерде: Америка галимнәре тарихтагы дөньякүләм мәгълүм шәхесләрнең тәрҗемәи хәлен өйрәнгән һәм аларның күбесе гадәттән тыш сәләтле түгел, ә гадәти кешеләр булуын ачыклаган. Әмма ләкин әйләнә-тирәләрендә аларның кабатланмас һәм даһи кеше икәнләрен тәкрарлап торучы кеше булган. Ул аңа һәрдаим: “Син булдырачаксың!” - дип торган. “Ә хәзер үз балачагыгызны искә төшерегез. Сезнең тормышыгызда шундый кеше булдымы?” - дип мөрәҗәгать итте педагог ата-аналарга. Уйлап карыйк әле, әгәр якыннары ышыныч белдерсә, даһи, һич югы яхшы, уңышка ирешкән кешеләр күбрәк булыр иде дә бит. Әгәр гап-гади хакыйкатьне – сүзнең көчен белсәләр, ата-аналар да тәрбия эшендәге күпме хатаны читләтеп үтәр иде. Язучы Вадим Шефнер әйткәнчә: “Сүз белән үтереп тә, коткарып та, үз артыңнан полклар ияртеп тә була...”

Сөйләшү тәмамланганнан соң да, ата-аналарыбыз таралышырга ашыкмады, аларның лекторларга, белгечләргә бирәсе сораулары, ачыклыйсы мәсьәләләре шактый иде. Димәк, яхшы әти-әни булырга теләк зур. Өйрәтергә һәм өйрәнергә генә кирәк!

Ата-анага нәрсә комачаулый?


* Сораштырулар күрсәткәнчә, ата-аналарның күбесе бала тәрбияләү эшендә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр түгел, дәүләт сәясәте, икътисады комачаулый, дип саный.

* Әти-әниләр иң зур каршылыкны матди хәлдә күрсә, 14-15 яшьлек мәктәп укучыларының 60-70 проценты аны “гаиләдә аңлашу юк” дип билгеләгән.

* Балалар да, ата-аналар да бер фикердә уртак: “Гаиләдә үзара аралашу өчен вакыт җитми”.
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»