поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.02.2014 Интернет

Интернет – ирек мәйданымы? (Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин белән әңгәмә)

Интернет бүген бөтен яшәешебезне камап алды. Аннан башка тормышны күзаллау да кыен. Электрон хезмәтләр, кино, музыка, аралашу – болар бар да бүген кечкенә генә авылларга кадәр килеп җитте. Һәм алардан бүген миллионлаган халык файдалана.

Сер түгел, Интернет бү­ген – яхшы акча эшләү урыны да. Интернет ул – тормыш. Аның да үз кагый­дәләре, нечкәлекләре һәм проблемалары бар. Әлеге җәһәттән “Российская газета” Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуни­ка­ция­ләр министры урынбасары Алексей Волин белән кызык­лы гына әңгәмә эшләгән. Федераль түрәнең кайбер фи­кер­ләрен сезгә дә җит­ке­рәбез.

– Пиратлыкка каршы закон инде ярты елдан артык гамәлдә. Ул ничек эшли? Аңа төзәтмәләр кер­тергә кирәк­миме?


– Узган елның җәендә кабул ителгән әлеге закон ике индустрияне хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр итте. Ул уңай нәтиҗәләр бирергә дә өлгер­де. Бүген контент (сайтларда урнаштырылган текст, мультимедиа) хокукына ия булу­чыларның да, аннан файда­ланучыларның да мән­фә­гать­ләре чагыша, алар бер-берләренә бернинди дәгъва белдермичә яши. Әйтик, кулланучылар үз акчасыннан ко­лак какмый башлады, ә Интернет-мәйдан хуҗалары легаль контентта акча эш­ләргә өйрәнде.

Электрон коммуни­ка­цияләр ассоциациясе мәгъ­лүматлары буенча, Интернеттан акча түләп кинофильм күчереп караган кулланучыларның саны алты миллионнан сигез миллионга арткан. Бөтендөнья челтә­рендәге легаль контент 30 процентка үскән дигән сүз бу. Тагын бер кызык әйбер бар. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү максатыннан үт­кәрелгән сораштырулар күр­­сәткәнчә, Россия буенча легаль контенттан файдаланган өчен түләү бәясе ки­мегән. Хәзер кеше аз түләп, күбрәк сатып ала башлаган. Сораштыруда биш мең Ин­тер­нет-кулланучы кат­наш­кан. Нәтиҗәдә Интернеттан алып күчерелгән яки онлайнда караган фильм өчен уртача түләү бәясе Россия буенча – 400 сумнан 380 сумга, Мәскәү буенча 580 сумнан 280 сумга төшкән.

Википедия мәгълү­мат­лары буенча, Россия кулланучылары арасында иң популяр “Игра престолов” сериалын берничек тә бушлай күчереп карап булмый. Күп­ләрне бу канәгатьләндерми, әлбәттә. Кинотеатрларда бар­­­­­ган вакытта “Горько” фильмының пират версия­ләре челтәргә үтеп керә алмаганлыктан, әлеге фильм прокат вакытында шактый акча эшли алган. Димәк, яңа закон яхшы эшли.

– Ә чит ил фильмнары белән нәрсә булыр? Алар­ның “рәсми версия”сен бары тик кинода яки телевизордан гына карый алачакбызмы?


– Чит ил контенты хокукына ия булучылар да беркая китмәячәк. Аларга да Россия базарында урын бар. Өстәвенә күбесе монда ту­рыдан-туры түгел, ә Россия­дәге партнерлары аркылы эшли.

– “Халява” яратучылар әле дә Интернеттан нәр­сәне дә булса бушка кү­чермәкче була. Аларга җә­за бирергә кирәк дип саныйсызмы?


– Кызык, алар ризыкны, авиабилетларны, газета-журналларны түләп алалар бит. Һәм бу очракларда бернинди проблемалар да тумый. Кеше бушка килгән әйбернең сыйфатлы түгелле­ген аңларга тиеш. Яхшы контент акча таләп итә. Яхшы кино, яхшы музыка кебек үк. Музыка белән соңрак шө­гыль­ләнәчәкбез, бу өлкәдә пиратларны тоту кыенрак.

– Ә Интернет-бизнес ни­чегрәк яши? Аннан ризасызлык белдерүчеләр күпме?


– Интернет-бизнес­мен­нар бик күптән дәүләт без­гә бернинди дә игътибар бирми, өлкәне тәртиптә тотучы юк дип зарлана кил­деләр. Ә дәүләт бу эш белән шөгыль­ләнергә тотынгач, аларга бу ошамый башлады. Интернет җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше булганга күрә дәүләт аңа игътибар бирми кала алмый. Моны аңларга кирәк. Челтәрдәге банк исәп-хи­саплары, шәхси мәгълү­мат­лар белән проблемалар килеп чыкмасын, вирус атакалары булмасын, балаларга куркыныч янамасын өчен кирәк бу.

– Күпләр Интернетка богаулар киертерләр дип курка. Моңа карата нәрсә әйтә аласыз?


– Интернетта бернинди дә богаулау юк. Бары тик безнең дәүләттә яши торган законнар һәм кагыйдәләр аңа да кагыла башлады. Дөрес, күпмедер вакыт Интернет үз тормышы белән яши килде, әйтерсең лә ул РФ биләмәсеннән читтә иде. Җитәр! Тәртипкә өйрәнергә кирәк. Минем бер мәртәбә дә Интернет-индустрия вә­кил­ләреннән челтәрдәге ирекне бетерәләр дип ризасызлык белдергәннәрен ишеткәнем булмады. Чынлап торып эшли торган һәм акча таба белә торган җитди партнерларыбыз зарланмый. Гадәттә бездә ирек турында үзләрен әллә кемгә куйган һәм бер тиен дә акча эшли алмаган кешеләр генә шапырынырга ярата. 



Ватаным Татарстан
№ 16 | 04.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»