поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.02.2014 Медицина

Ак халатлы «коткаручылар»ыбыз җитми

Бәла аяк астында гына, диләрме әле? Савыт-сабаны юып кранны гына борган идем, кранның ялтыравык катламы, тырнакны ярып, тирегә үк үтеп кермәсенме? Күпме генә тырышсам да, тимер кыйпылчыкларын чыгара алмадым, икенче көнне, бармакның авыртуы басылмагач, хирургка юл тоттым.

Тиз генә әйләнеп кайтырмын дип, иртәнге сигездә барып керсәм, миңа кадәр унлап кеше чират алган иде инде. Кемнәр генә юк монда: кайсы бармагын тектерергә килгән, кемнеңдер тырнак астына каткан токмач кереп, үлекләп шешкән, берәү таякка таянган… Табиб бер кешене 30ар минут тирәсе кабул итә. Сәгать 12дә кабул итү сәгате тәмамлана. Йә Аллам, бүген эләгә алырмынмы икән инде? Уйларымны сизгәндәй, ике хатын гәпләшә башлады:

– Кичә хирургка керә алмадым. Чиратым җитмәде. Бүген менә алтыдан торып килдем. Югыйсә, бары рентген нәтиҗәләрен генә күрсәтергә дип йөрим.

– Хирургы ярый әле, син менә терапевтка чиратны күрсәң… Төне буе утырсаң да, эләгә алмыйсың…
– Соң нишләп өстәмә табиблар алмыйлар икән ? Кеше күп бит.

– Болары булганга рәхмәт диген. Ярты ел эчендэ ничәнче хирург алышына бит инде. Яшьләр озак тоткарланмыйлар. Бер-ике ай эшлиләр дә качалар.

Үзебезнең участок педиатры – 70 яшеннән узган бер карчык. Белмим инде, озак еллар эш тәҗрибәсе булган бу табибка сөенергәме, әллә даруларның исемен дә хәтерләми торган колакка катырак әбиебезгә көенергәме? Әмма аны алыштырыгыз дип күпме гаризалар язсалар да, ул бүген дә эшли, чөнки урынына эшләргә кеше юк. Мин әллә балалар табиблары гына җитмидер дип уйлаган идем, баксаң, фтизиатр, нарколог, психиатр, участок терапевтларына да кытлык икән. Медицина өлкәсендә эшләргә теләүчеләр нигә аз соң? Яшь белгечләр эшкә нигә килми?

Яшьләргә акча кирәк

Казан дәүләт медицина университетын былтыр гына 628 студент тәмамлаган. Казан медицина көллиятендә узган ел 436 белгеч диплом алып чыккан.Казан дәүләт медицина академиясендә 2013 елда 9меңгә якын медицина хезмәткәре белемен тирәнәйткән. Академиянең укыту бүлегендә хәбәр итүләренчә, квалификациясен күтәрүчеләрнең 60-70 процентын Татарстанныкылар тәшкил итә. Шул ук вакытта, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 672 урын буш тора, табиблар җитми. Димәк, яшь белгечләрнең күбесе сайлаган һөнәренә тугры калмый булып чыга. Кадрлар җитмәү проблемасы түгел монда, яшьләрнең ни өчен медицинага килмәве төп мәсьәләдер бәлки?

Танышларым арасында да, медицина университетын тәмамлап, башка өлкәдә эшләүчеләр җитәрлек. Әнә Айрат, югары белемле табиб булса да, кибеттә җитәкче булып эшли. Лилия дә: «Медицина хезмәткәре булып эшләп арыдым. Рәхмәтсез эш. 12-14 меңгә башка җирдә эшләсәм, җаным тынычрак булыр иде», – ди. Яшьләрне канәгатьләндермәгән сәбәпләрнең берсе – хезмәт хакының аз булуы. Шулай ук эшнең авырлыгы да күпләрне чыгырыннан чыгара. Белгечләр җитмәгәч, берничә кеше өчен бер кешегә эшләргә туры килә бит. Мөгаен, шуңа да күпләр шәхси клиникаларга күчүне кулайрак күрәдер.

Ул елмайта да


Танышым Мөршидә республика балалар хастаханәсендә озак еллар буе шәфкать туташы булып эшләде. Әмма көнаралаш дежур тору, хастаханәдә төн кунулар тәмам ялыктырды аны, җитмәсә, кечкенә сабые бар. Калдырырга кеше юк. Кыскасы, тырыша торгач, ул Казанда шәхси клиникаларның берсенә эшкә урнашты. Башта регистратура бүлегенә хезмәт куйды ул, дүрт ел эчендә эшендә уңышларга иреште. Хәзер операция бүлегенә күчерелде. Хезмәт хакы да элеккеге эшендәгесе белән чагыштырырлык түгел. Эш шартлары да яхшы. Шәхси клиникаларда табиблар әйбәтрәк дип әйтә алмыйм, әмма уңайлыклар чынлап та тудырылган. Су буе чират көтәсе юк. Ягымлы каршы алалар, анализлар өчен кирәкле әсбапларны үзләре бирәләр, тыныч сөйләшәләр. Шулай булмый ни, һәр клиент – ипиләре бит, елмаймый мөмкин түгел. Әнә баласының тешенә брикет куйдырырга барган күршем, дәүләт дәваханәсендә 2015 елда килерсез, диделәр, ә шәхси стоматология клиникасында, 6 мең түләгез дә иртәгә куйдырырсыз, дип калдылар, ди. Акча күп нәрсәне хәл итә шул. Югыйсә, дәүләт дәваханәләре белән хастаханәләрендә дә чиратка электрон язылуны җайга салырга, бала белән килгән кешеләргә шарлар өләшергә (юктан да күңел була бит), чират көтү залларында салмак көй куярга, телевизорлар урнаштырырга буладыр. Хәер, кайбер учреждениеләрдә бар алар. Тик ни өчендер электрон язылу терминаллары эшләми, табибка телефон аша язылган булсаң да, «тере» чират. Ярый хәзер бахиллаларны бушлай бирә башладылар.

Авылга кайтасызмы?


ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кадрлар җитмәүне төрле юллар белән хәл итәргә тырыша. Белгечләрне максатчан юнәлеш буенча әзерләү, Казан медицина университетын тәмамлаган белгечләрне бюджет урыннарына интернатураларга, ординатураларга урнаштыру, чит илләрдә стажировкалар узу дисеңме?! Шулар арасында тагын берсе – табибларны авыл җиренә җәлеп итү. 35 яше тулмаган югары белемле медицина хезмәткәрләренә, авылга эшкә кайткан өчен, бер миллион сум компенсация дә билгеләп карадылар. Федераль фондтан бүленә торган бу акчага, торакны яхшырту өчен, Татарстан бюджетыннан да 100 мең өстәлә иде. Әмма, шулай булуга карамастан, былтыр авыл җиренә бары 56 гына белгеч кайткан.

Яшьләрне авылда куркыткан сәбәпләрнең берсе – сала медицина учреждениеләрендә заманча җиһазларның җитәрлек булмавы, фәнни яктан үсәргә мөмкинлекләр тудырылмау. «Әгәр дә биш ел эшләп, аннары кире шәһәргә китә аласың, дисәләр, кайтыр идем авылга, ә гомерлеккә бер белмәгән якта каласы килми инде, миллион түгел, ике миллион бирсәләр дә, кирәкми», – ди терапевтлыкка яңа гына укып чыккан Гүзәлия.

Читтән килүчегә 500 мең


Кадрларны тулыландыру өчен, чит төбәкләрдән дә белгечләр чакырталар. Әле менә күптән түгел генә Сәламәтлек саклау коллегиясендә ТР Президенты, Татарстанга чит төбәкләрдән килгән югары квалификацияле медицина хезмәткәрләренә ярты миллион сум бүлеп биреләчәк, ул сумма торак алу өчен беренчел кертем буларак кулланыла алачак, дип белдергән иде. Узган ел Татарстанга чит төбәктән 120 белгеч килгән.

Әлфия Кирасирова – Пенза өлкәсеннән. 2012 елны ул Самара дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Белгечлеге буенча – акушер-гинеколог. Әлфия узган ел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына эш сорап мөрәҗәгать итеп караган, әмма, дәүләт учреждениеләренә бу белгечлек буенча кеше кирәкми, ә менә авыл җиренә, районнарга рәхим итегез, дигәннәр. «Гомеремнең 7 елын медицинага бирдем, икенче курстан ук үзебезнең өлкәдә шәфкать туташы булып эшли башлаган идем инде, эшемне бик яратам. Татарстанда эшне озак эзләдем. Шәхси клиникалар тәҗрибә сорый. Инде Яшел Үзән районының Норлат авылында, ниһаять, эш тә таптым. Хастаханәнең баш табибы Илсөяр ханым, коллектив әйбәт, авыл тыныч, миллион сум акча һәм торак та биреләчәк, дип вәгъдә итте. Күченәм дигәндә генә, Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы: «Кияүгә чыгарсың да миллион сумны алып юкка чыгарсың, хатын-кыз булганың өчен дә миллион сумны бирәсе килми», – дигән булып, үз шартларын тәкъдим итте, кыскасы, бөтен өмет-хыялларымны чәлпәрәмә китерде. Ничек кенә булмасын, Татарстан минем өчен һәрчак үрнәк булып тора, мин татарның башкаласын яратам һәм биредә эш эзләвемне дәвам итәргә уйлыйм. Яраткан республикамда яраткан эшемдә эшләргә телим», – ди Әлфия.

Соңгы сүз


ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «ШК» га биргән җавабында, бүген медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең 21 процентын пенсия яшендәгеләр тәшкил итә, диелгән. Яшьләрне медицинага ничек тартырга соң? Бәлки, уку йортын тәмамлагач, совет заманындагы кебек, юллама белән мәҗбүри җибәрү вариантын тәкъдим итәргәдер? Хәер, эшләргә теләге булмаган табибтан ни файда... Аннары бу Конституция буенча да кеше хокукларын чикләү булып санала шул... Иң яхшысы – яшьләрне кызыксындыру юлларын табарга кирәктер. Акчалата ярдәм, хезмәт хакларын күтәрү һәм, әлбәттә инде, торак мәсьәләсен хәл итү.

Ак халатлы «коткаручылар»ыбыз ягымлы карашлары, җылы сүзләре, якты йөзләре белән дә дәвалый ала икәнен онытмасыннар иде. Күп нәрсәне акча хәл итсә дә, сәламәтлекне сатып алып булмый, үз эшенең остасы булган, һөнәрен яраткан чын табиблар күбрәк булсын иде ул. 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»