|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2009 Мәгариф
БАШНЫ ТАШКА БӘРСӘМ ДӘ, ЧИШӘ АЛМЫЙМ... МӘКТӘП ПРОГРАММАЛАРЫННАН ЮГАРЫ МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕМәктәп укучыларын югары математика белән газаплау кирәкме? Бу сорау бердәм дәүләт имтиханнарына әлеге фәнне мәҗбүри итеп билгеләгәч, кабат калыкты. Моңа кадәр бу өлкәдә сай йөзгәннәр дә, укытучылар ярдәме белән ничек кирәк алай, бу имтиханны тапшырып чыгалар иде. Ләкин быел гуманитарийларның аны ансат кына тапшырып чыгуы бик шикле. Узган ел "плюс бер балл" системасы була торып та, укучыларның күбесе математиканы авырдан тапшырды. БДИ штатлы режимга күчкәч, билгене бер баллга күтәреп куюлар бетте. Мәктәптә математика укытылырга тиеш, ансы. Тик урта мәктәпкә академик Колмогоров керткән югары математиканың бөтен кешегә дә кирәге бармы икән? Төгәл фәнне белмәүчеләрнең сәләте башка яктан ачылырга да мөмкин бит.
Зур җитәкчеләр арасында да математика белән "дус булмаганнар" шактый. Мәсәлән, мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко югары математиканы укымаган икән.
– Мәктәптә аны катлауландырып укытуның кирәге юк. Ул иҗадилыкны юкка чыгара. Шуңа күрә аны укыту программасыннан бөтенләй алып ташларга кирәк. Бүген Мәгариф академиясе уку стандартларына яңа төзәтмәләр кертү эшенә кереште инде. Мәктәпләргә бу үзгәрешләр агымдагы елдан этаплы рәвештә керәчәк, – дип сөйләде Фурсенко укучылар сәламәтлеген саклауга багышланган коллегиядә.
Чыннан да, укучының башын әллә ниләр белән чуалтудан кемгә файда? Бүген ил мәктәпләрендә югары математика 10 нчы сыйныфтан башлап укытыла. Гуманитар юнәлештәге сыйныфларга ул атнасына – ике, ә төгәл фәннәр буенча махсуслашканнарга сигез сәгать керә. Ә имтихан исә барысына да мәҗбүри куелган. Быелдан контроль үлчәү материаллары җиңеләйтелде дисәләр дә, математика барыбер теш үтмәс чикләвек булып кала бирә.
Бездәге мөгаллимнәр һәм укучылар да математиканы җиңеләйтергә кирәк дигән фикер ягында. "Югары математиканы факультатив дәрес итеп бирергә була. Үземә югары сыйныф укучылары белән эшләргә туры килгәч, хәлләрен яхшы аңлыйм. Кемгәдер математик анализлар ясауның бер авырлыгы юк, ә кайберәүләр моны тырышса да, эшли алмаска мөмкин. Бу алар өчен бер интегү инде",– ди Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының математика факультеты деканы урынбасары Елена Лаврентьева. ТР мәгарифне үстерү институтының математиканы укыту кафедрасы мөдире, бу мәсьәләне тирәннән өйрәнгән белгеч Равил Хәмитов та Фурсенко белән фикердәш булып чыкты. "Югары уку йортларында математика юнәлеше буенча белем алучы студентлар беренче курста 10-11 сыйныфтагы мәктәп программасын кабатлый. Ни өчен аны кабат укытырга кирәк соң? Мәктәптә җиңеләйтеп бирергә кирәк аны", – ди Равил Габделхакович.
Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында белем биргән математика һәм физика фәннәре кандидаты Ким Шакиров та гуманитарийларны интектерү ягында түгел. "Иң мөһиме: кеше тормышта авырлык, күләм, мәйдан ише нәрсәләрне чутлый белсен. Утын әрдәнәсенең күләмен исәпли алса, шул җитә. Моның өчен шактый белем кирәк әле", – ди төгәл фәннәр өлкәсендә төрле ачышлар ясаган галим.
Табиблар, психологлар да математиканы мәҗбүри укытуны бер дә хупламый. "Балалар болай да сәламәтлеккә туенмый. Саулыгы югала икән, аның рухи дөньясына да зыян килә. Элек мәктәпләрдә укучыларга көн саен иртән күнегүләр ясаталар, төрле витаминнар өләшәләр иде. Хәзер болар да юк. Мәктәптә чит телләр өйрәтүгә каршы түгел мин. Моның бернинди зыяны юк, киресенчә, аларның телләре генә ачылачак. Ә менә катлаулы математика гуманитар яктан үсеш алганарның психологиясен җимерүгә китерә. Мондыйлар роботка әйләнергә мөмкин хәтта", – ди сәламәтлекне өйрәнүче психолог-культуролог Әлфия Усманова.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгына бу карар килмәгән әле. Әлбәттә, һәрбер яңгыраган фикер шундук гамәлгә ашырыла дигән сүз түгел. Ләкин бу очракта аңа каршылар юк диярлек. Бүген булмаса, әлеге яңалыкның иртәгә чынга ашуы бар. Математика җиңеләйтелсә, чыннан да, югары сыйныф укучыларын бәхет басар иде.
Дмитрий БУНТУКОВ фотосы.
Cәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|