поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.01.2014 Җәмгыять

Татар язучылары бәдрәф иҗаты белән мавыга...

Танылган бер татар язучысы күптән түгел генә социаль челтәрләрнең берсендә үзенең сүгенеп язган такмагын элеп куйды. Такмак кереш комментарий белән бирелгән: “Татарча рэп тыңладым әле. Сүгенүле. Ну, уйладым да, бу бала-чагалар да сүгенгәндә, ник мин калышырга тиеш дип сүгенүле бер нәрсә әмәлләдем. Ничава кебек килеп чыкты. Үзебезнең братка багышланган”.

Безнең татарда: “Ат азгыны тайга иярә”, дигән сүз бар. Хәсрәт язучы моны тагын бер тапкыр исбатлап куйган. Социаль челтәрдәге “дус”лар югары бәя бирсә дә, такмак бик примитив, мондыйларны гадәттә 15-16 яшьлек үсмерләр сырлый. Андый такмакларны совет чорында гадәттә бәдрәф стеналарына язалар иде. Бәдрәф иҗатына бәяне ул вакытта шул ук диварлардан укып белеп тә була иде:

Писать на стенах туалета
Увы, научились мы давно.
Среди г...на мы все – поэты,
Среди поэтов мы – г...но.

Заманнар үзгәрде. Хәзер инде бәдрәф стеналарына язып мәшәкатьләнмиләр, моның өчен социаль челтәрләр бар, һәр сабыйның кулында “айфон” да “айпад”, зәвыксыз һәм түбән интеллектлы “иҗат” өчен мәйданнар киңәйде, кыскасы.

Танылган татар язучысының популярлык эстәп “бәдрәф иҗаты” белән мавыга башлавы бераз гаҗәпләндерә, әлбәттә, бу сабыйлык каян килә дигән сораулар туа. Такмактан соң ул үзенең “иҗаты”н аклап байтак комментарийлар язган: “Мин шулай дип уйлыйм: татарның татарлыгын саклап калучы ике көч булса, аның берсе – җыр-моң, икенчесе – сүгенү”, – дигәне дә бар.

Җыр-моңның милләтне саклау куәте турындагы фикер безнең каләм әһелләре арасында киң таралган, фикернең икенче өлеше, ягъни сүгенеп исән калу хакындагысы әле профессиональ каләм әһеле тарафыннан беренче тапкыр яңгыратыла шикелле. Сабантуйлар җитсә, безнең журналистлар бит: “Сабантуйлы халык үлмәс” кебегрәк баш астында язмалар бастыра башлый. Акыл җитенкерәмәүдән туган лозунглар ул. Сабантуйлар үткәрә-үткәрә, җырлап-биеп һәм... сүгенә-сүгенә үлеп бара халкыбыз.

Татар әдәбияты ни өчен “бәдрәф шагыйрьләре” дәрәҗәсенә төшеп бара? Әдипләрдә талант юклыктанмы? Югарыда телгә алынган әдипне мин моннан ун еллар тирәсе элек “Казан утлары” журналында “Чехов һәм Гогольләрне көнләштерерлек талантка ия” дип бәяләгән идем. Иҗатының баштагы чорында ул, чынлап та, зур өметләр уята һәм аванс белән булса да югары бәялисе килә иде үзен. Зур язучы булып үсеп китәр төсле иде. Тик өметләр акланмады. Дөрес, ул әле дә динамик сюжетлы әсәрләр әтмәлләргә тырыша, әмма әсәрләрен чүп идеяләр, примитив фикерләр белән тутыра, укучының аңын агулый. Болай да авыр хәлдәге милләтне үтерүгә үзеннән өлеш кертергә тырыша. Моның сәбәбе бер генә: базар шартларында зәвыклы әдәбият үтерелде. Кайбер әдипләр сату өчен дип иҗат итә башлады, никадәр халыкка якынайсак, шулкадәр күбрәк сатылырбыз дип уйладылар. Әдәбиятны эчке кием тирәсендә казыну, билдән түбән тирәләрне сурәтләү, интим хәлләр белән мавыгу басып китте. Шулай эшләсәк, укырлар, янәсе. Кайчандыр танылган язучы Максим Горький халык өчен иҗат итүнең ике төрле юлын ачыклаган: беренчесе – язганыңны укучы дәрәҗәсенә төшерү, икенчесе – укучыны әдәбият дәрәҗәсенә күтәрү. Туксанынчы елларда иҗатның өченче юлы барлыкка килде: укучыны түбәнгә өстерәү. Әдәби журналларны мин хәзер актарып кына чыгам, чөнки күрәм: автор түбәнгә өстери. Балалардан исә ерак яшерергә тырышам хәзерге әдәбиятны: тормышта болай да нәҗескә кытлык юк. Журнал укып, җанны пычратмасак та, керләнми тормыш юлын үтү бик кыен хәзер.

Бик күп еллар элек бер өлкән сыйныф укучысының әдәбият һәм язучылар турындагы фикерләрен укырга туры килгән иде. “Утыз яшендә эчеп асылынып үлгән шагыйрь иҗаты миңа нәрсә бирә ала?” – дигән сорау куя ул Есенин шигырьләре хакында. Мәктәп укучысы белән килешик: Есенин – бөек талант, әмма иҗаты күпчелек очракта төшенкелек, эчкечелек кебек түбән мотивлар уятудан башка бернигә дә ярамый. Акыллы укучы аңа кул селти икән, ачуланырга кирәкми. “Безнең подъездда бер татар язучысы яши, көн саен исерек”, – дип дәвам итә укучы һәм бик хаклы рәвештә бу әдипнең иҗатын да юкка чыгара. Тормышында түбән язучы укучыны югарыга күтәрә торган идеяләр бирә алмый, бөек талант булса да. Күрәбез, укучының талымлысы язучының әсәрләренә генә түгел, тормыш-яшәешенә дә югары таләпләр куя, талымсызы исә... бөтенләй укымый. Әдәбиятның бүген тиражсыз калуының төп сәбәбе бу. Югары идеяләр һәм сәнгатьчә эшләнеш тәэмин итә алмыйсың икән, сүгенә торган “бәдрәф җырчысы” буласың инде. Тик андый “сандугач” халыкка кирәкме соң? 


Булат ХАКОВ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»