поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.02.2009 Шоу-бизнес

ҖЫРЧЫ АЛСУНЫ ЭЗӘРЛЕКЛӘГӘН ЕГЕТ СУД КАРАРЫН КӨТӘ

Җырчы Алсуны эзәрлекләгән Юрий Латенконы психиатрлар кимендә 5 елга психиатрия хастаханәсенә ябарга куша. Алсуга һәм аның иҗатына үлеп гашыйк булган бу 31 яшьлек ир-егет инде өч елга якын Алсуга өйләнергә хыяллануы турында сөйләнеп йөрде һәм бернигә карамастан барыбер аны үземнеке итәчәкмен, дип янады.

Матбугатта һәм хокук саклау органнарында маньяк дигән даны чыккан Юрийны узган елның 16 октябрендә кулга алдылар. Башта аның психик халәтен өч атна дәвамында Сербский исемендәге институт табиблары тикшерде һәм, нәтиҗәдә, параноидаль шизофрения, ягъни акыл саулыгын югалткан дигән диагноз куйды. Хәзер Юрий Латенко Мәскәү төрмәсендә суд карарын көтә. Мәҗбүри дәвалануга җибәрелмәгән очракта, җырчы кызга һәм аның гаиләсе иминлегенә, бигрәк тә әти-әнисе гомеренә янап хатлар язганы, Интернетта аларның тормышы турында ялган хәбәрләр таратканы өчен ул кимендә ике елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин иде. Беренче суд утырышы февральдә узды. Алсу мәнфәгатьләрен судта Россиянең мактаулы адвокаты Александр Островский яклый.

 

Интернет укучылар беләдер, Юрий Латенко үзен “Алсувед” дип атап, соңгы елда Интернеттагы шәхси сәхифәсендә Алсу турында бик күп “тузга язмаган” әйберләр язып торды. Мәсәлән, “Алсу кияүгә чыкмады, ә әтисе аны җанатарлары эзәрлекләвеннән сакларга теләп, ялган туй ясап, Ян Абрамовка кияүгә бирде...”, “Алсуның балалары юк...” дигән кебек сүзләр таратты, “Алсуга өйләнергә каршы килсәләр җырчының әти-әнисенең бугазларын чәйнәп өзәчәкмен”, дип янаулы хатлар юллады.

 

Юрий Латенко Киевта яши. Узган ел аны Мәскәүгә Андрей Малаховның телевизион тапшыруына чакыралар. Мәскәүгә ул әнисе белән килә, әмма тапшыруга барырга җитешми кала - милиция Алсуны тынычлыкта калдырмаучы җанатарны сак астына ала. Юрийны тоткарлауда Ян Абрамов та катнаша. Хокук саклаучылар кулына эләккәч, Юрий кесәсендәге Алсуга атап язган чираттагы янаулы хатын алып, чак кына чәйнәп йотарга өлгерми кала. Аның эчтәлеге җырчының гаиләсен янә куркыныч уйларга этәрә. Шуңа күрә дә судка кадәр үк егетне сак астында тотарга дигән карар чыгарыла. Юрийны Киевтан чакыртып алган Андрей Малахов исә Алсуның җанатарын бик жәлләве турында әйтә, аның хакта ул: “Юрий мәхәббәт корбаны булган”, - ди.

 

Юрийның әнисе дә улының Алсуга карата мәхәббәте ничек итеп җинаятькә барып җитүен аңлый алмый. “Минем улым бик тыныч хоклыклы кеше иде. 1999 елда “Зимный сон” җыры белән эстрада күгендә Алсу барлыкка килгәч, Юрий аңа чын-чынлап гашыйк булды. Әле дә аның бөтен җырларын яттан белә, гитарада уйнап җырлый”, - дип сөйли ул журналистларга.

 


---
Интертат.ру
№ --- | 16.02.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»