23.01.2014 Авыл
Районнарда ташландык бина һәм җирләр калмаячак
Беркем тарафыннан да кулланылмый торган бина һәм җир мәйданнарын ачыклау максатыннан республикада «Халык инвентаризациясе» дигән махсус акция игълан ителде. Ул 1 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Әлбәттә, бу акция тик торганнан гына уйлап чыгарылган чара түгел. Республикада андый ташландык урыннар бихисап. Шәһәр җирендә беркем тарафыннан да кулланылмый торган биналар әллә каян күзгә ташланып тормый анысы. Ә менә авыл җирлекләрендә исә бу - күптән инде көнүзәк проблемалар рәтендә карала.
Кагыйдә буларак, авылларда андый биналар колхозлар таркалганнан соң барлыкка килгән. Күбесе элеккеге хәлендә сакланмаган - ишелеп, җимерелеп беткән.
«Колхоз таркалгач, биналарның күбесен саттылар һәм аларның яңа хуҗалары барлыкка килде. Алар шул биналарны җимереп, үзләренә кирәк булган, файда китерерлек өлешләрен әкрен генә ташып бетерде. Шәһәрдә бер хәл, авылда бит бар нәрсә ерактан ук күренеп тора. Нәтиҗәдә, хәзер авылыбыз ташландык урынга охшап калды», дип зарланучылар шактый күп. Иң мөһиме, алар бу мәсьәләне ничек хәл итәргә белми - ташландыкны бик җыештырырлар иде дә, кеше милкенә кагылу тыела. Өстәвенә, әлеге бина хуҗаларын эзләп табуы да шактый авыр, кайчакларда исә мөмкин дә түгел.
Объект бар, хуҗасы юк
Ниһаять, әлеге проблеманың ни дәрәҗәдә мөһим булуын җитәкчеләр дә аңлый башлады булса кирәк. «Халык инвентаризациясе» дип аталган акция башта Казанда үткәрелде, шушы көннәрдә исә республика күләмендә дә игълан ителде.
Башкалада уздырылган чара нәтиҗәләренә килгәндә, акция барышында казанлылардан барлыгы 798 мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар ярдәме белән кулланылышта булмаган 302 бина һәм 272 ташландык җир ачыкланган. Соңрак исә аларның 182сенең - муниципаль, 31енең - республика, 13енең - федераль, ә калган 182сенең шәхси милеккә караганлыгы билгеле булган.
«Халык инвентаризациясе» акциясен республика күләмендә уздыру исә кулланылышта булмаган җир һәм биналар санын киметеп кенә калмаячак, ә салым алынырга тиешле мәйданнар санын арттырырга да ярдәм итәчәк. Әлеге эшчәнлек нәтиҗәле һәм файдалырак булсын өчен «Халык контроле» порталында тиздән «Халык инвентаризациясе» дигән махсус пункт барлыкка килергә тиеш. Шул рәвешле, теләге булган һәркемгә кулланылмый торган объектлар турында хәбәр итү мөмкинлеге туа.
Районнарны кызу эш көтә
Татарстан районнарының күбесендә акция игълан ителгән инде. Алабуга районында исә ташландык җир һәм йортларны ачыклау акциясен беренче мәртәбә ел азагында ук уздырган булганнар. Районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Евгений Петров сүзләренә караганда, ул чакта барлыгы 40ка якын кулланылмый торган бина һәм җирләр ачыкланган булган. Хәзер акцияне тагын бер тапкыр үткәрергә планлаштыралар.
Ә менә Яшел Үзән районында «Халык инвентаризациясе» акциясе ел буе (!) дәвам итәчәк. Хәзергә кулланылышта булмаган бары тик ике объект кына ачыкланган әле.
Сарманның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасында безгә район халкы өчен бу акциянең артык зур яңалык булмавы турында хәбәр иттеләр. Бактың исә, монда кулланылышта булмаган җирләрне ачыклау максатыннан чаралар шактый еш уздырыла икән.
- Авыл советы башлыклары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар безгә нинди кулланылмый торган җир, ташландык бина булу турында һәрвакыт мәгълүмат биреп тора. Ә республика күләмендә игълан ителгән «Халык инвентаризациясе» акциясе безнең өчен тагын да яхшырак эшләү өчен стимул чарасын үтәячәк, - дип сөйләде безгә Сарман районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәехов.
Районда бу акция рәсми рәвештә 24 гыйнвар көнне башланып китәчәк. «Сарман» газетасында халыкка акция башлану турында игълан бирәчәкләр, ташландык урыннар турында хәбәр итү өчен махсус телефон номерлары күрсәтеләчәк.
- Әйтергә кирәк, бездә нигездә халык белән авыл советы башлыклары эшли. Күп очракта ташландык урыннар турында халык аларга үзе мөрәҗәгать итә, кирәк икән җитәкчеләр махсус сораштырулар да уздыра, - дип аңлатты безгә Марат әфәнде.
Республикакүләм акция 1 мартка кадәр дәвам итәр, дип уйланыла. Шушы вакытка кадәр шәһәр һәм район башкарма комитетлары республика җитәкчелеге өчен чараның нәтиҗәләре турында тулы мәгълүмат әзерләргә бурычлы. 1 майга кадәр исә алардан акция кысаларында ачыкланган ташландык бина һәм җирләрнең алга таба ничек кулланылачагы турында хәбәр итүләре сорала.