поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.01.2014 Җәмгыять

Энергия вампирларыннан ничек сакланырга?

Дустыгыз, туганыгыз яки тормыш иптәшегез белән аралашканнан соң хәлсезләнеп, сыгылган лимон төсле бушап калганыгыз бармы? Димәк, сезнең тирәдә энергия вампирлары яши. Алар белән үзеңне ничек тотарга, вампирлардан ничек сакланырга соң?

Күптән түгел бер дустымның туган көненә бардым. Кунаклары шактый иде, арада мин белмәгән 2-3 кеше дә бар. Рузил исемлесе кич буе бар халыкны үзенә генә каратып утырды, үз тормышын сөйләде дә сөйләде. Җитәкче кеше үзе, корсагын киереп, диванга иркенләп утырган да, авызын йоммый гына бит. Вакыт-вакыт якыннарыннан зарланып та ала, авыр заманада яшәвебезне дә искә төшерергә онытмый. Моның лыгырдавыннан барыбыз да гарык булдык. Бүлдереп тә карыйбыз, юк, тиздән дилбегәне барыбер үз кулына ала. Аннары берәмләп башка бүлмәгә чыгып китә башладык, кайберәүләр “эш килеп чыкты” дигән булып өйләренә үк кайтып китте. Кичә ахырына Рузилнең тавышыннан туюдан тыш, башым авырта башлады, бер машина йөк бушаткандай хәлсезләнеп, арып, көч-хәл белән машинага чыгып утырдым. Икенче көнне дә нормага килә алмыйча, аңкы-миңке йөрдем, тамактан ризык үтмәде.

Дус кызымның хәлен белергә дип шалтыраткан идем, ул да үзен начар хис итүен әйтте. “Рузил соңгы арада бик үзгәрде, мин-минлеге көчәйде. Аның белән аралашканнан соң еш кына шулай авыруга сабышам. Рузил белән сөйләшмичә, аны тыңлап утыру гына да энергияне ала”, – дип Рузилнең энергия вампиры булуын да җиткерде ул.

Бер туганым эшендәге җитәкчесен “энергия вампиры” дип атый, очрашкан саен шуннан зарлана. “Беләсеңме, эшкә елмаеп килеп кергән хезмәткәрен каршына утыртып, эт итеп сүксә, безнең начальник күзгә күренеп үзгәрә. Май кояшы сыман балкый башлый, бит очлары алсулана, кәефе күтәрелә аның. Ә хезмәткәрләре аның яныннан боегып, башын иеп чыга, аннары ике көн үз халәтенә кайта алмыйча интегеп йөри”, – ди туганым.

Күпләр үзләре тирәсендә энергия вампирлары булуын аңлый, аларны белә һәм араны ераграк тотарга тырышып яши. Әмма вампирлар үзләренең кемлеген, яшәргә энергияне каян туплауларын беләме соң? Белгечләр әйтүенчә, аларның 98%ы үзенең энергия запасларын башкалар хисабына тулыландыруын белми. Хәер, казына башласаң, һәр кешедә вампир күрергә мөмкиндер инде, без һәрчак энергия алышып, аралашып яшибез ич. Кем беләндер сүзгә киләбез, кемгәдер тормыштан зарланабыз, димәк, шул юллар белән башкаларның көчен үзебезгә алабыз дип тә санарга мөмкин.
Вампир эмоциональ яктан тотрыклы кешенең энергиясен суыра алмый. Ягъни, ул башта кешене чыгырыннан чыгара, күңел тынычлыгын ала, шуннан соң гына максатына ирешә башлый. Көнче ир, көнаралаш гауга чыгаручы хатын, усал җитәкче... Йә, үзегезнең якын-тирәгезне барладыгызмы? Әлбәттә, энергия вампирлары белән бөтенләй аралашмаудан да яхшысы юк. Ләкин “син вампир икән” дип кенә ирне яки хатынны ташлап китү, кинәт эшне алыштыру, туганың белән араны өзү мөмкин түгел. Шуңа күрә, саклану чараларын да мыегыгызга чорнап куегыз.

Беренчедән, шартламагыз, нервларыгызны ничек кенә сынасалар да, үзегезне контрольдә тотыгыз. Тотрыклылык һәм күңел тынычлыгы гына сезнең коралыгыз була ала. Вампирны акылга утыртырга алынсагыз, ул сездән чыккан энергия белән тукланып, сөенәчәк кенә. Әгәр психологик яктан үз-үзегезгә ярдәм итү җаен белмисез икән (релаксация, медитация һ.б.), гап-гади ысулдан файдаланырга мөмкин: тел очын җиде мәртәбә тешләгез. Әйе, болай да тынычланып була икән!

Икенчедән, энергия кул, аяк яки баштан чыга. Вампир белән аралашканда ике кул бармакларын бергә кушып, “йозак” ясап утырырга киңәш ителә.

Өченче алым – аң дәрәҗәсендә уңай энергетикалы шар ясап, аны вампир өстенә ыргытырга кирәк. Әмма ул шарда сезнең бары тик яхшы фикерләрегез генә тупланган булырга тиеш. Зарланып утыручы әңгәмәдәш шул вакытта тынып калыр, дип ышандыра психологлар.

Бу язманы укыгач, үзенең вампир икәнен ачыклаучыларга нишләргә? Алар өчен дә дәвалану чаралары бар.

Энергия вампирларына, беренчедән, күктән җиргә төшәргә кирәк. Гадәттә, алар үзләрен әллә кемгә куеп, башкалардан югарырак бәяләүче кешеләр. “Мин кем?” – дип йөрүдән туктагыз.

Икенчедән, безгә төп энергия һава, су һәм азык-төлек аша килә. Яхшы һәм дөрес итеп тукланыгыз. Супермаркеттан алынган әзер азык-төлекне, ит күләмен чикләгез. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланыгыз.

Йога һәм медитацияләр – шулай ук энергия саклау һәм туплауның бер чаралары. Ул сезнең энергетикагызның дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәр һәм кеше энергиясенә мохтаҗлыкны киметер.

Сәламәт булыгыз!
Ышанасызмы?

Алия Фарамузова, (сатучы):


– Ышанам. Университетта укыганда бер төркемдәшем бар иде, аның белән аралашканнан соң хәлдән таеп, көчсезләнеп кала идем. Үзе чибәр, акыллы, җитез, гел хәрәкәттә, бөтен нәрсә белән кызыксынучан кеше. Ләкин үзенең хәлләрен генә сөйләп алса да, энергияне суырган төсле була. Аннары, икенче төркем кешеләр дә бар – тормыштан зарланучы, эш хакы җитми, яшәргә куркыныч, хөкүмәт талый, фәлән җирем авырта дип кайчан карама сукранып йөрүчеләр. Андыйлар туры мәгънәдә энергетик вампирлар булмаса да, шулар рәтенә әзме-күпме керәләр. Яшәү тәмен белмәүчеләр дип атыйм мин аларны.

Ландыш Гәрәева,(банк хезмәткәре):


– Бернинди дә вампирлар юк, моңа ышану – беркатлылык. Кеше үзенең кәефсез булуында башкаларны гаепләргә генә тора. Берәр начар әйбергә очраса: “Фәлән кеше энергиямне суырган, төгәне күз тидергән”, – дип үзен акларга сәбәп эзли. Ә инде уңыш елмайса, һәрчак үзе маладис, үзе тырышкан, үзе булдырган! Иртән иртүк торып, душ кереп чыксаң, белгәннәреңне укып алсаң, менә сиңа яхшы кәеф! Берәү дә энергияңне талый алмаячак.

Фәнил Гыйләҗәев, (журналист):


– Энергетик вампирлар бар дип саныйм. Алар, гадәттә, җитәкче урыннарда эшли. Менә әле хәзер дә бер вампир белән очрашасым бар, җыелышка ашыгам... Гомумән, акыл өйрәтергә яратучылар, кешене сүгеп, үзләренчә тормышка өйрәтеп, тәм табучыларны мин энергетик вампирлар, кешенең хәлен суырып, шуннан ләззәтләнеп яшәүчеләр дип уйлыйм. Мәктәптәге, ВУЗдагы укытучың яки эштәге җитәкчең шундыйлардан икән, алардан котылуы авыр. Син йә донор булырга ризалашасың, йә әлеге кешеләр белән очрашмаслык ысул табасың, араны өзәсең. Мисалга, мәктәп, югары уку йорты, эш урыныңны һ.б. алмаштырасың. Әгәр дә “вампир” үз гаилә әгъзаларың арасында булса, аның белән бер түбә астында яшәргә туры килсә, аннан да авыры юк.
 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»