поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.01.2014 Медицина

Табиблар нигә күтәрелә?

Быел Министрлар Кабинетында журналистлар катнашында узган Хөкүмәт сәгатен сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин башлап җибәрде. Ми­нистрның бүтән фикер­ләре тыныч кына, ул-бу тудырмыйча “йотылса” да, медицина хезмәткәр­ләренең эш хаклары турындагысы шактый шау-шу куптарды.

Гадел Юныс улы респуб­лика табибларының уртача хезмәт хакы 33 мең сум булуын әйткән иде. Бу сумманы матбугат чараларында язып чыккач, телевидениедән сөй­ләгәч: “Әлеге саннар каян алынган, тузга язмаган хәбәрләр бу. 33 мең диспансеризация тикшерүе үткәрү­челәргә эләгәдер, тик барлык табиблар да ул эш белән шөгыльләнми”, – дип ризасызлык белдереп, министр­ның сүзләрен инкарь итеп, редакциягә шалтыратучылар да булды. Ә берничә көннән соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән ел йомгаклары коллегиясе утырышында министрның уртача хезмәт хакы суммасы бер дистәгә кимегән иде. Ә бу атнада Казандагы “Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе хезмәткәрләре станция баш табибы Айдар Фатыйхов утырган бина янына җыелды. Анда да сүз, күбесенчә, аз һәм тоткарланган хезмәт хакы турында барды.

Әлеге акцияне оештыру­чыларның берсе, “ашыгыч ярдәм” табибы, профсоюз комитеты рәисе Эмиль Галиев әйтүенчә, сәбәп акчада гына да түгел. Аның “ВТ” газетасына­ биргән әңгә­мәсеннән аңлашылганча, әлеге чараны пикет дип тә, күтәрелеш дип тә кабул итәргә кирәкми. “Чираттагы профсоюз җые­лышы иде ул. Җитәкчелек белән еллар буе җыелып килгән борчыган мәсьәләләр хакында сөй­ләшү, аңлашыр­га теләү, җан авазын ишет­терү ниятеннән җыелдык”, – ди профсоюз лидеры. Чарага Казан шә­һәре сәламәтлек сак­лау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Малова да килгән иде.
Казанда халыкка районнардагы 8 подстанция бел­гечләре ашыгыч ярдәм күр­сәтә. Эмиль Галиев – Сафиуллин урамында урнашкан 6 нчы филиалдан. Белгечләргә халык тарафыннан да, җитәк­челектән дә таләпләр арта, тик түләү мәсьәләсе генә канәгатьләндерми. 12 ел эш стажы булган Эмиль Борис улының кулына аена 25-26 мең сум хезмәт хакы керә. Тик ул да соңга калып.

Элек айның бишесендә бирелсә, аннары унысына күчә. Быел гыйн­варның 20се килеп җиткән, ә декабрь ае өчен түләү һаман да күренми. Тоткарлык ел башында, Яңа ел каникулыннан соң гына күзәтелсә, тешләрен кысып булса да дәшмәсләр иде. Еллар буе шул хәл кабатлангач, түзәр әмәлләре калмаган. Эмиль Галиев әйтүенчә, теләк-тәкъ­димнәр белән җитәкчелеккә керсәң, аңлау таба алмый­сың. “Эшлисең килми икән – кит, бүтәннәр килер”, – дип сүзгә нокта куела. Бик күпләр шулай эшли дә. Мәскәүгә, башка шә­һәрләргә барып урнаша­лар. Башкалада тәҗ­рибәле бел­гечләрдән беркайчан баш тартмыйлар, хезмәт хаклары да югарырак. Киткән бел­гечләрне тәҗри­бәсез яшь­ләр алмаштыра. Ә инфаркт, инсульт кичергән кеше­ләрнең гомерен саклап калуда “ашыгыч ярдәм” бел­гечләре осталыгыннан да күп нәрсә тора. Эмиль Борис улы әйтүенчә, сменада эшләргә табиблар җит­мәгәнлектән, бик җитди авырулар янына фельдшерлар бригадасы гына чыгып киткән чаклар да була.

Ә бит түрәләр катнашындагы һәрбер җыелышта яхшы кадрлар җәлеп итү өчен матди кызыксындыру чаралары булдырырга, социаль ярдәм күрсәтергә кирәк, ди­гән сүз­ләрне ишетәбез. Соң­гы араларда читтән кадрлар китерү турында да сөйлиләр. Кадер булмаганлыктан, үзе­без­не­келәр таралып беткәч, читтән килү­че­ләр генә нишли алыр икән? Аларга безнең менталитетны аңлар өчен генә дә күпме вакыт кирәк. Мәсьә­ләнең икенче ягы да бар: читтән килүчеләр миллионнарны алып, социаль яр­дәмне тоеп яшәгәннән соң, өч яки биш еллык ки­лешүләр тәмам­лан­гач, китеп бару ягын кайгыртмаслармы? Әлеге сорауга район баш табиблары да бер төрле генә җавап бирә алмый.

Акча мәсьәләсенә кире кайтып, шуны әйтәбез: Уни­версиадада катнашкан бел­гечләр буларак, узган елның декабрь азагында РКБ, 7 нче хастаханә табибларына шактый күләмдә премияләр бирелде. И-и ул акча өчен куануларын күрсәң, табиблар­ның гына түгел, санитар­ларның да шатлыгы зур иде шул. Ә “Ашыгыч ярдәм” станциясе белгечләре әлеге өстә­мә түләүдән дә мәхрүм калган. Табиблар үз гозер­ләрен белдереп, шәһәр сәла­мәтлек саклау идарәсе җитәк­чесе Рамил Әхмәтовка да мөрә­җәгать итте. Бу хакта Сә­ла­мәтлек саклау министрлыгы да хәбәрдар. Рамил Уел улы чәршәмбе, ягъни бүген барлык хезмәткәрләр дә тоткарланган эш хакларын алып бетерәчәк, дип вәгъдә бирде. Бу җәһәттән “Ашыгыч ярдәм” станциясе җитәкчеле­ге аң­латмасын да ишетәсе килгән иде. Баш табиб урынбасары Рифат Идрисов: “Сәламәтлек саклау министрлыгы рөх­сә­те­н­нән башка бер сүз дә әйтә алмыйм”, – диде. Министр­лыкта да дәш­мәүне кулайрак күрделәр. “Ашыгыч ярдәм” табиблары, хезмәт хакла­рының, премия акчасының кайда тоткарлануына ачык­лык кертү ния­теннән, Татарстан прокуратурасына да хат юллаган. Төеннәр һәм телләр, бәлки шуннан соң чишелер... 


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 9 | 22.01.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»