21.01.2014 Җәмгыять
Ычкынумы, әллә...
Соңгы шанс. Үзенең проблемалары белән кая сугылырга да белмәүче кешенең бәргәләнүеннән дә аянычрак күренеш юктыр ул. Өстәвенә хакимият органнары да кире борып җибәрсә, моң-зарыңны ишеттерү өчен теләсә нәрсәгә әзер буласың. Соңгы арада нәкъ менә шундыйлар хакында еш ишетергә туры килә. Алар үз-үзләренә кул салуга да норма итеп карый башлады.
Россия үз-үзенә кул салу очраклары буенча дөньяда икенче урында тора: елына 30 мең кеше үз теләге белән дөньядан китә. Әлеге очракларның һәрберсен кешенең эчке кичерешләре белән аңлаталар. Белгечләр, соңгы 5 елда кешеләр проблемасына колак салучы булмаганга һәм хакимият органнарының гаделсезлегенә каршылык протесты буларак үз-үзен үтерә башлады дип чаң суга. Бүген түрәләрнең битарафлыгы, эшенә салкын каравы, җаваплылыктан качуы, шулай ук яшәү дәрәҗәсе начарлану сәбәпле барлыкка килгән бурычлар Россия халкын соңгы адымга җиткерә.
Сахалин өлкәсе хокук сакчылары Яңа елны урманда мәет табудан башлый. 52 яшьлек ир-ат, тәненә бензин сибеп, үз-үзен яндыра. Тикшерүчеләр хәбәр итүенчә, ул бизнес белән шөгыльләнгән, бурычларын түли алмагач, шундый адымга барган. Узган елның октябрендә исә Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәре полициясе үз-үзенә кул салырга маташкан кешене коткарып кала. Фатирына җылылык җибәрүне таләп итеп, ул җирле хакимият бинасына үтеп кергән. Хокук сакчылары каршында тырнак буйый торган лакны бетерү сыекчасын тәненә сибеп, үз-үзен яндырырга тырышкан.
Гаделлекне шундый ук юл белән Камчаткадагы бер пенсионер да табарга ниятли. Авыл җирлеге бинасына кереп, ул йортына су үткәрүне таләп итә. Таләпне үтәмәгән очракта үземне яндырам, дип куркытып, өстенә керосин сибә. Аны әлеге адымыннан участок инспекторы гына саклап кала. Нәтиҗәдә, җирле хакимият вәкилләре пенсионерның проблемасын хәл итәргә вәгъдә бирә.
Үз-үзенә кул салу, ни кызганыч, Татарстан халкы өчен дә проблемасын хәл итү, аның турында кирәкле кешеләргә ишеттерү өчен соңгы ысул булып формалаша. Әйтик, быел 6 гыйнварда Алабугадан Рафаэль Гапделҗанов, түрәләр һәм хокук саклау органнарының гаделсезлегенә протест буларак, республика Хөкүмәт йорты каршында кан тамырын кисә. Ә бит аның проблемасы хәл итмәслек тә түгел. Кайчандыр Алабуга районы башлыгының сәркатибе булып, соңыннан берничә ел ЮХИДИда эшләгән ханым алдалау юлы белән аның йортын үзләштергән икән. Рафаэль Самарада яхшы эш таба һәм Татарстандагы торагын сатып, шунда күченеп китәргә йөри. Тиздән аның белән элемтәгә шул ханым чыга, һәм йортын сатып алырга теләк белдереп, 20 мең сум аванс бирә. Кулында бернинди дә документы булмаган килеш ул, йозакны җимереп, Гапделҗановның өенә керә. Соңыннан ремонт та ясала, ханым анда үзен хуҗа шикелле хис итеп яшәргә кала. Күпмедер вакыттан Рафаэль йорт өчен тиешле 3 миллион сумын сорап килә һәм, ни гаҗәп, тегесе, киресенчә, ремонт өчен аның 900 мең сум бирәчәге барлыгы хакында әйтә. Бу гына да түгел, ханым ничектер йортка газ кертергә җитешкән була. Кая барырга да, кайдан гаделлек табарга да белмәгәнлектән, Казанда Ирек мәйданында кан тамырын кискән кешенең эше әле дә давам итә. Хәтта бу очрак та җирле түрәләрне битарафлыктан арындырмаган күрәсең.
Хәер, үз-үзенә кул салыр алдыннан, шундый адымга этәргән кешенең исем-фамилиясен язып калдыру да хакимият органнарын тиешле гамәл кылырга мәҗбүр итми шул бездә. 20 ел гомерен илне саклауга биргән элеккеге хәрби Сергей Аксенов инде 20 ел фатирга чират тора. Әмма 2012 ел аның бар хыялларын чәлпәрәмә китерә, чөнки Казан мэриясе түрәсе аңа, сез торакка мохтаҗ түгел, дигән эчтәлекле хат җибәрә. Аксеновның үз-үзен үтерер алдыннан язып калдырган кәгазеннән күренгәнчә, аның кем икәнлеге дә билгеле. Ул – Казан башкарма комитетында торак сәясәте идарәсен җитәкләүче Марсель Габделхаков. Мондый хәлдән соң хокук саклау органнары әлеге очрак белән кызыксынырга тиеш булгандыр, әмма түрә үзенең кәнәфиендә әле дә утыра бирә.
Узган ел чыгырыннан чыккан кешеләрнең гамәлләре белән дә истә калгандыр, мөгаен. Восстание урамында урнашкан нотариус офисына мылтык күтәреп кергән ханымны күбебез хәтерлидер. Моны ул ни өчен эшләгән, нинди сәбәпләре булган, бәлки үзендә дә гаеп бардыр, тик бу мөһим түгел. Шушы очракның гомумән килеп чыгуы үзе җәмгыятькә бер сигнал булып тора. Димәк, халык инде коммунизм заманындагы сыман киләчәккә өметләр баглап яшәми, аңа ничек булса да бүгенге көнен уздырырга кирәк. Тик гади кешене берәү дә ишетерегә теләми, аның проблемасы беркемне дә борчымый шул. Шуңа күрә дә бездә үз-үзенә кул салу очраклары ешая бара.