20.01.2014 Мәдәният
«Калеб» сайтлы булды (ВИДЕО)
Яңа буын татар сәнгате һәм милли җәүһәрләребез белән кызыксынучылар игътибарына. Яшь татар иҗатчылары – шагыйрьләр, артистлар, музыкантлар, журналистлар тарафыннан оештырылган «Калеб» проектының рәсми сайты ачылды.
Адресы – kalebtatar.ru
Проектны башлап йөрүче – «Мәдәният дөньясында» тапшыруы алып баручысы, журналист Гүзәл Сәгыйтова.
«Калеб» проектын тормышка ашыручылар арасында Сезгә исемнәре яхшы таныш булган һәм киләчәктә тагын да яхшырак таныш булачак түбәндәге иҗади көчләр бар: композитор Эльмир Низамов, драматург, режиссёр Илгиз Зәйниев, театр белгече, тәнкыйтьче Нияз Игламов, режиссёр Лилия Әхмәтова, Камал театры артистлары, театрның PR һәм маркетинг буенча директор урынбасары Айгөл Дәүләтшина, музыкантлар Динә Хәкимова, Ильяс Камал, шагыйрьләр һәм язучылар Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Рәмис Аймәт, Эльвира Һадиева, Рөстәм Галиуллин, Резеда Гобәева, Ландыш Абударова, Айдар Җамал, Эльнар Байназаров, фотографлар Энҗе Ибраһимова, Рәмис Нәҗмиев, балерина Айсылу Мирхафизхан, ТНВ журналисты Гөлчәчәк Шәйхетдинова, журналистлар һәм татар милли хәрәкәтенең активистлары Гөлназ Бәдретдин, Алия Сабирова, Тәбриз Яруллин, Yummy Music проектына нигез салучы егетләр Ильяс Гаффаров, Алмаз Сәмигуллин һ.б. , һ.б. «Калеб» логотибы авторы – рәссам Булат Гыйльванов.
«Калеб» сайты журналист, язучы Сөмбел Гаффарова һәм аның тормыш иптәше Дмитрий Дмитриев тарафыннан эшләнеп, бүгенге көндә проектның активистлары тарафыннан даими тутырылып бара. “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемне даими рәвештә Гүзәл Сәгыйтова, Сөмбел Гаффарова, Луиза Янсуар, Динә Хәкимова, Гөлчәчәк Шәйхетдинова тутырып, яңартып баралар.
Монда Сез яңа заман иҗатчыларының өр-яңа һәм инде танылып өлгергән әсәрләре белән даими танышып бара аласыз. Аларның нинди уйлар, гамьнәр белән яшәгәнен блогларындагы язмалар аша белеп торачаксыз.
Еш кына шулай була бит: телевидение, радио аша кемнеңдер җырын, шигырен ишетеп каласың да, аннары аны табып укыйсы, тыңлыйсы килә. Әмма - каян?! Белмисең... Алай җиңел генә табылмый да әле ул...
Луиза Янсуар & Эльмир Низамов белән ТВ-әңгәмә: