|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2014 Мәдәният
ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Берлинда чыгыш ясады (ФОТО)Агымдагы елның 17 гыйнварыннан Германия башкаласы Берлинда “Яшел атна – 2014” халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе башланды. Бу дөнья күләмендә тиңе булмаган иң күләмле күргәзмә 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Россия экспозициясе, гадәттәгечә, иң зур павильоннарның берсен били – аның мәйданы 6 мең кв.м. тәшкил итә. Анда безнең илнең авыл хуҗалыгында кулланылучы иң яңа технологияләр, инвестиция проектлары, җитештерелүче азык-төлекнең киң ассортименты тәкъдим ителә. Программада шулай ук Россия Федерациясе субъектларын тәкъдир итү, дегустацияләр, милли аш-сулар әзерләүчеләрнең һәм халык кәсепчеләренең мастер-класслары, иҗат коллективларының чыгышлары да булачак. 1
2
3
4 |
Иң күп укылган
|