поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.01.2014 Җәмгыять

Кайсы хакимият йогынтысын ныграк сизәсез? (Cораштыру)

Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең яртысы – 46 проценты үз тормышларына җирле хакимияткә караганда федераль хакимият ныграк йогынты ясый дип саный икән. Бары 28 проценты гына төбәк җитәкчеләре эшчәнлегенең йогынтысы көчлерәк дип белдергән.

Бу хакта “Иҗтимагый фикер” фонды уздырган сораштырудан билгеле булды. Моннан тыш, ил халкының 47 процентының “федерация” терминының мәгънәсен белмәве ачыкланган. Ә сезнең тормышыгызга кайсы хакимият ныграк йогынты ясый?

Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:


– Кемнең кулында закон, дәүләтнең байлыгы, көч куллану органнары, кемнең кулында мәгълүмат – шуның йогынтысы өстенлек ала инде. Аннан котылып булмый. Әгәр икътисад, салым сәя­сәте төбәк җитәкчелеге ку­лың­да булса, үзенең җир асты, җир өсте байлыкларына үзе хуҗа булса, җитәк­челәрне сайласа, законнарны үзе чыгарса, җирле хакимият өстенрәк булыр иде. Төбәкләр федераль законнарга каршы чыгып үзенчә эшли алмый. Федераль хаки­мият­нең дуамал законнарына каршы тору өчен җирле халык та, җирле хакимият тә көч­лерәк булырга тиеш. Рус түгел халыкларны кимсетә торган гаделсез законнар­ның кай­бер­­ләрен халык белми дә. Халыкка җиткерелеп бетми, мәгъ­лү­мат чыкмый. Мәгънә­сезрәк сораштыру бу, җитди түгел. Юк-бар җир­дән каршылык тудыручы, халык­ның игътибарын читкә юнәлтүче. Бәл­ки, аның максаты шулдыр? Мәк­тәп­ләрдә балалар арасында үткә­рел­гән сораштыруга ни­гезлә­неп, Татарстанда Россия гражданнары тәр­бия­ләнми дигән карар чыгарып, татар мәктәпләрен бе­терү турындагы 309 законны кабул иттеләр бит.

Анатолий ФОМИН, Татарстанның иҗтимагый палатасы рәисе:

– Мондый сораштыруларга тәнкыйди карыйм, алар­га ышанмыйм. Сорау­ның куелуы ук дөрес түгел. Бистә дәрә­җәсендә карасак, әлбәттә – бистә хакимияте, республикада – республика, федераль дәрәҗәдә федераль хөкүмәт йогынтысы ныграк. Алар бер-берсенә бәй­ләнгән. Кызганычка, без федерация дип аталсак та, без­дә федератив башлангыч ахырынача кулланылмый. Беренче чиратта, бу вәкаләт­ләр, финанслар бү­ле­нешендә чагыла.

Рәшит ӘХМӘТОВ, “Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире:


– Россия Федерациясе федерация түгел. Ул кәгазьдә генә шулай. Төбәкләр федераль үзәк каршында бөтен­ләй хокуксыз. Россия бик нык үзәкләштерелгән дәүләт. Илдә хакимият бүленеше юк. Төбәк­ләрдә хакимият юк, алар үзәк­тән алынган теләсә кайсы карарны үтәргә мәҗ­бүр, үзләре эшләгән акчаны да мөстәкыйль тота алмый. Татарстан – тө­бәкләр арасында лидер. Ул мөстәкыйль сәясәт булдырырга тырыша. Чөнки без – төбәк кенә түгел, без илнең 6 миллион халкы мәнфәгать­ләрен яклыйбыз. Соңгы елларда үзәкләшү кө­чәя генә бара. Хәзерге система яшәүгә сәләт­ле түгел, ул торгынлыкка омтыла. Шу­ңа күрә якындагы 10-15 елда ул авыр бер кризис нәти­җәсендә яки өс­тән үзгәр­теп корылачак.

Илдар ЯГЪФӘРОВ, режиссер:


– Федерация дип саналсак та, чынлыкта без – унитар дәү­ләт. Федератив, милли төбәк­ләр бар. Мәсәлән, Татарстан, Баш­кортстан, Яку­тия кебек. Аларның үз үзен­чә­лек­ләре бар. Федерация дигән­дә, мин әлеге төбәк­ләрдә яшәүче халыклар кысылмаган булырга тиеш дип аңлыйм. Мәс­әлән, тел өйрә­нү буенча. Соң­г­ы арада шуны тоям һәм күрәм: рус телле булмаган халык­ларның үз телләрен өйрәнү мөмкин­леген киме­тәләр. Бездән Рос­сия гражданнары тәр­бия­ләргә тырышалар. Әмма бу ха­лык­ның дәүләткә тискәре карашын көчәйтә. Шулай ук мин Татарстан хакимияте йогынтысын да сизәм. Минем­чә, ул эшкә сәләтле, аның эше күре­нә. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»