поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
17.01.2014 Медицина

Бала сизмәскә дә мөмкин... (Сәламәтлек)

Йөрәк ритмы бозылуга бәйле авырулар, кызганыч, олыларда гына түгел, балаларда да еш очрый. Яшь организмда аларны ачыклау һәм дәвалау үзенчәлекләре турында ата-аналар белергә тиеш, чөнки әлеге диагнозны вакытында һәм дөрес кую аеруча мөһим.

- Йөрәктә ритмлы һәм эзлекле эшчәнлекнең төрле бозылышлары аритмия китереп чыгара, - ди Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры Радия Бәйрәмова. – Аритмия барлыкка килү ихтималы яңа туган сабыйларда, 4-5 яшь, 7-8 яшь, 12-13 яшьлек балаларда аеруча зур дип санала. Аларга электрокардиографик скрининг үткәрү киңәш ителә. Бала йөрәк авыртуыннан зарланса, кичекмәстән холтерлы монитор күзәтү (холтерное мониторирование), дарулы һәм йөкләмәле тестлар (лекарственные и нагрузочные тесты), нейрофизилогик тикшерүләр һәм генеалогик анализ үткәреп карарга кирәк.

Табибә фикеренчә, олы яшьтәге кешеләрдән аермалы буларак, балаларда йөрәк ритмы бозылуы кайчагында симптомнарсыз гына да үтә. Шуңа күрә, диагнозны вакытында кую мәсьәләсе авырлаша. Табиблар балада аритмиянең кайчан, ничә яшьтә барлыкка килүен төгәл билгели алмый. Вакытында дәваламау нәтиҗәсендә исә, миокард функцияләре инде төзәтеп булмаслык итеп бозыла. 4-6 ел эчендә аритмия бөтенләй аза, бу очракта инде хирурглар гына ярдәм итә ала. Әгәр йөрәк авыруын дәвалау соңга калмаса, 85 процент бала пычак астына кермичә генә дә савыга.

- Артык авыр физик йөкләмәләр, кинәттән куркып китү (дәрестә такта янында җавап бирү дә хәтта), нык эссе һава, артык шатлану аритмиянең барлыкка килүенә сәбәп була ала. Балада башка төрле хроник авыруларны дәвалаганда, организмдагы төрле микроблар, гөмбәләр, гистамин матдәләргә каршылык күрсәтүче препаратларның күп һәм еш кулланылуы аритмиянең куркыныч төрләре баш калкытуына этәргеч ясарга мөмкин, - ди Радия Бәйрәмова.

- Карынында бала йөрткән чакта ук хатын-кыз үзенең сәламәтлеген кайгыртсын иде. Сәламәт яшәү рәвеше, көндәлек режим, дөрес ризыклар белән туклану да шуңа керә, - дип искәртә Республика балалар клиник хастаханәсе кардиологы Марина Батанова. - Баланың сау-сәламәт булып тууы, шул исәптән, йөрәк-кан тамырлары системасының нормаль эшчәнлеге өчен дә, булачак ананың физик һәм рухи яктан тыныч булуы кирәк. Көмәнле хатын-кыз аеруча калий һәм магний витаминнарына бай ризыклар ашасын. Әлеге витаминнар кабак, ташкабак, төсле кәбестә, карабодай һәм солы боткасы, абрикос, персик һәм чикләвектә аеруча күп.

Синуслы тахикардия
дип, йөрәк тибешләренең артуын атыйбыз. Ул миокардның зарарлануы (ревмокардит, интоксикация инфекцияләре, кислород кытлыгы) нәтиҗәсендә барлыкка килә. Моңа шулай ук, организмда барган гормональ үзгәрешләр, төрле дәрәҗәдәге агуланулар, бизгәк тоту, артык көчле кичерешләр дә сәбәп була ала. Аритмиянең әлеге төре белән авырткан балалар йөрәк ягы авыртудан зарлана.

Синуслы брадикардия
дип, йөрәк тибешенең чамадан тыш кимүен атыйбыз. Ул туберкулезлы менингит, баш мие шешләре, энцефалит һәм үзәк нерв системасының башка төрле авырулары булганда килеп чыга.

Экстрасистолия
- йөрәкнең чираттан тыш тибүе. Ул балаларда төрле яшьтә башланырга мөмкин. Кайбер балалар әлеге авыртуны тоймый, зарланмый. Башкалар исә, гәүдәнең сул ягында борчу тоя: аның йөрәге көчле кага башлый, хәтта вакыт-вакыт тибүдән туктап торган кебек булырга мөмкин. Экстрасистолия диагнозы кардиологка йөрәкне тыңлаткач һәм ЭКГ тикшерүе узгач куела. 


Рамилә НОТФУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»