|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2014 Җәмгыять
Кешегә ышанып ятмыйлар (ипотека турында)Яшь вакытта тизрәк кияүгә чыгарга ашыгабыз. Әти-әни сүзенә дә колак салмыйбыз. Мин дә нәкъ шундый кире беткән кыз идем. 18 яшем тулар-тулмас, әти-әнием каршы булса да, үземнән күпкә олы кешегә кияүгә чыктым. Озак та үтмәде улыбыз туды. Тик без бергә яшәп китә алмадык. Ирем бар эшемне гаепләде, бик каты көнләште. Мин баламны күтәреп кире туган йортка кайтып киттем. Тик әни мине гел битәрләп торды. “Сүзне тыңламадың. Хәзер менә бала күтәреп кайттың”, – ди. Әнинең дөрес әйткәнен аңлап, аңа авырлык китерәсем килмичә, улымны бакчага урнаштырып, эшкә чыктым. Шулвакыт бер егет белән танышып, дуслашып киттек. Илнур минем белән бер яшьтә. Уйларыбыз да, фикерләребез дә бер төрле. Үзе дә карап торышка бик тә акыллы, гаилә алып барырдай кешегә охшаган. Ялгыз яшәве кыен иде миңа. Шуңа күрә озак йөрмәдек, өйләнешеп бергә яшәргә карар кылдык. Икенче балам булып кызым туды. Илнур белән яши башлагач, әнием ипотекага фатир алып бирде.
Гөлүсә ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|