поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
10.01.2014 Җәмгыять

Эшкә тотыну авыр булдымы? (Сораштыру)

Елның беренче эш атнасы башланды. Ул 2014 елдагы иң кыска эш атнасы да булып санала. Атна ахырына кадәр ике генә көн – 9 һәм 10 гыйнвар көннәрендә генә эшләп аласы бар. Атна кыска булуга карамастан, эшкә керешеп китү күпләр өчен шактый авыр. Бу озак ял итүгә генә түгел, табигатьтә кыш фасылы булуга да бәйле икән.

Белгечләр кыш көне эшләү төрле психик тайпылышларга сәбәп булырга мөмкин дип белдерә. Чөнки бу чорда күпләр кояш чыкканчы эшкә китә һәм баегач кына эшен тәмамлап кайтырга чыга. Кояш яктылыгы җитмәү депрессия һәм апатиягә сәбәп була, дип хәбәр итә Бөекбританиянең рухи сәламәтлекне тикшерү үзәге. Белгечләр кышның иң авыр көне дип гыйнвар аеның өченче дүшәмбесен саный. Быел ул 20 гыйнварга туры килә. Бу көнне начар һава торышы, узган елдан калган бурычлар искә төшү, Яңа елны бәйрәм итүнең авыр нәтиҗәсе үзен башка көннәргә караганда ныграк сиздереп, эшләргә теләкне киметә икән. Ә сезгә яллардан соң эшкә тотыну авыр булдымы?

Рафил НОГМАНОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:


– Арыдык ял итеп. 7-8 көн ял – ул шактый күп. Шуңа күрә эшкә керешеп китү чыннан да кыенрак. 3-4 көн генә булса, ялга ияләшеп өлгереп булмас иде. Аннары, һава торы­шының йогынтысы да бардыр чыннан да. Кояшлы аяз көн булса, эшкә җыр­лап чыгар идең. Әмма кыен дип утырып булмый, эшкә тотынырга кирәк. Беренче көнне алдагы елга планнарны караштырдым. Ялларда да 1-2 мәртәбә эшкә кереп чыгарга, Эчке эшләр министрлыгында узган киңәшмәдә катнашырга туры килде. Полиция хезмәткәрләренең күбесе бу көннәрдә ял итмәде, Премьер-министр, кайбер башка түрәләр дә эшләде бит. Ял көннәрен Казанда үткәрдем. Бер­ни­чә мәртәбә Боровое Матюшинода чаңгыда шудым. Яллар үзем теләгәнчә узды.

Айсылу ЛЕРОН, “Татар радиосы” алып баручысы:


– Яңа елга бик нык әзерләндек быел. 31 декабрь көнне гаиләбез бе­лән яңа фатирга күчендек. Әти-әниләрне, мулла чакыртып аш үткәрдек. Бер ел элек Яңа ел төнендә, киләсе елны үз фатирыбызда каршы алсак иде, дип теләгән идек, телә­гебез чынга ашты. Ял көн­нәрендә кызыбыз Фә­ридәнең күңелен күрдек. Аны төрле Яңа ел чараларына йөрттек, “Әкият” курчак театрына да алып бардык. Әле эштә дә балалар өчен бәйрәм оештырырга җыеналар. Анда алып барачакбыз. Минем өчен яллар тәмамланмады. Яңа елга кадәр эшләдем дә, ел башыннан декрет ялына чыктым. Икенче балабызны көтәбез.

Илгиз ЗӘЙНИЕВ, драматург:


– Эштән туктаган юк. Бәйрәмне елдагыча әти-әниләр, абый-апалар, хатыным, балабыз белән авылда каршыладык. Шау-шусыз тыныч кына үт­кәрдек. Әти-әниләрне кү­реп килүебез әйбәт булды. 2се көнне үк Казанга килдек, эшкә – студентларны укытырга чыктым. Шуңа күрә бу ялларда иркенләп иҗат итәргә җай булмады.

Алия ҺИДИЯТОВА, туризм менеджеры:


– Эшкә тотыну авыр булмады. Чөнки ялларны актив рәвештә үткәрдем. Яңа елны гаиләм белән каршы алганнан соң, дусларым белән Казан чи­тендәге шифаха­нә­ләр­нең берсенә китеп, чаңгыда, тимер аякта шуып ял иттек. Кышның артык җылы, карның юка булуы кәефне төшерде, әлбәттә. Ял көннәрендә дә кояшны күреп булмады. Минем өчен яллар артык озакка сузылмады, җитте дә – бетте. Чөнки 6 гыйнвардан ук эшли башладым. Әмма сигез көн ял артык күп, минемчә. Халыкның күп­челеге бу көннәрдә нәрсә эшләргә белмәде. Танышларым арасында да ялларны йоклап яки телевизор каршыннан китмичә уздыручылар күп булды, әмма сәяхәткә чыгучылары бармак белән генә санарлык иде. Актив ял итү яисә сәяхәткә бару безнең халык өчен әле дә ят гадәт. Чит илгә бару күпләрнең хәленнән килми. Әмма күрше төбәк­ләргә генә барып кайтсалар да була бит. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»