поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
12.02.2009 Язмыш

БАЛА ХАКЫНА ЯШӘҮ

Кем ничектер, мин мәхәббәт дигән төшенчәне аңлата алмыйм. Дөрес, һәркем аны үзенчә кичерә, тоя, аңлый һәм кабул итә. Хәзер бәян ителәчәк язмыш якыннарыма багышлана. (Кадерле кешеләремнең бәгырь ярасына кагылмас өчен вакыйганың урынын да, исемнәрен дә төгәл күрсәтмәскә тырыштым).

Барысы да шул яшьлек юләрлегеннән башлана. Сиринә күбәләк кебек бер егеттән икенчесенә «оча», ләкин үзенә тиңен таба алмый. Шәһәр кызлары белән дуслаша. Алар белән хәмер дә эчә башлый.

 

Кызның тормышы авылдашы Айдар армиядән кайткач кына кискен үзгәрә. Яшь, егәрле егеткә Сиринә кебек кыю кызлар ошый, билгеле. Бик тиз аралашып китәләр алар. Дөрес, Айдар ул чакта Сиринәнең нинди холыклы кыз икәнлеген белеп бетерми. Шулай да яшьлек мәхәббәте туй мәҗелесе белән тәмамалана.

 

Айдар белән Сиринә матур киләчәктә яңа фатирга күчү, җиңел машина алу, бер-бер артлы малай белән кыз алып кайту турында хыялланалар… Юк шул, үзләреме, әллә язмышмы, бу хыялларны тар-мар итә. Сиринәнең бала таба алмавы ачыклана. Яшь чакта типтерүләрнең «эзе» калган, күрәсең. Хатынының кара сагышка чумуын, төшенкелеккә бирелүен күреп Айдар аны дәвалау юлларын эзли. Сөйгәне хастаханәдә дә дәваланып карый, әмма файдасы булмый. Фатир да, машина да ала алмыйлар: баракта яши башлыйлар…

 

Айдар Сиринәне эшкә урнаштыра. Янәсе, эштә күңелсезләнмәс, сагышлары таралыр, элеккеге көр күңелле чагына кайтыр. Ир бу юлы да ялгыша. Сиринә ятлар белән очраша башлый. Бу гадәтен сизеп алган ир, гаиләне саклап калу теләге белән хатынын эштән китәргә өнди һәм моңа күндерә дә.

 

– Әйдә, барын да онытыйк, Айдар. Тормышыбызны яңадан башлыйк – дип юата ирен Сиринә. Айдар да моңа шат: «Әйдә, ләкин бер шарт белән: син мине көн дә тәмле ашларың белән каршы алырсың…»

 

Сиринә чыннан да үзгәрә. Тормышлары ямьләнә. Ләкин Айдарның башында бер генә уй: балалар йортыннан асрамага бала аласы иде бит. Серен хатынына да җиткерә ул.

 

– Беләсеңме, бу хакта мин үзем күптәннән уйлый идем. Сиңа әйтергә генә батырчылык итмәдем, – ди Сиринәсе сөенеп.

 

Айратка инде 4 яшь. Баланы уллыкка алуларына инде бер ел үтеп тә киткән. Өйдә бар да әйбәт. Айдар – эштә, Айрат балалар бакчасына йөри, ә Сиринә – өйдә. Кичләрен барысы бергә, гаилә мәшәкатьләре белән мавыгалар, Айратның шулай матур үсүенә шатланып туя алмыйлар.

 

Әмма бәхетле тормыш озак дәвам итми. 25 яше тулганда Сиринә яңадан элеккеге яшьлек мавыгуларына әйләнеп кайта. Иртән аны бер машина алып китә, төштән соң – икенчесе. Әлбәттә Айдар моны сизми йөри. Беркөн шулай эштән иртәрәк кайтса, Сиринә бер ир белән бәйрәм итеп утыра. Айдар тавыш чыгармый, ни дисәң дә бала бар, гаиләне таркатасы килми. Сиринәгә киләчәк юлны сайлауны үз ирегенә куя.

 

Өйдә хәзер тыныч, Айдар белә Айратның үз тормышлары, ә Сиринәнең үзенеке. Айратны күрергә дип килгәндә Сиринәгә ире бер сүз дә әйтми. Ләкин бала гына аны үз итә алмый, үгилек сиздерә.

 

Инде икәү генә яшәргә күнеккән ата белән малай янына берничә айдан Сиринә кире кайта, ләкин баракта бер атнадан артык тора алмый, чит-ятларның фатиры, машинасы ошыйрак төшә бугай. Ул янә китә. Балага әнисенең бер килеп, бер китеп йөрүен эше күплеге белән аңлата Айдар. Бала хакына барысына да күз йома. Ә Сиринә барыбер үзенә урын таба алмый. Ахыр чиктә ирен аерылышырга күндерә. Суд баланы әтисенә калдыра.

 

Айдар язмышның мондый сынавына да бирешми. Нарат бүрәнәдән өй салырга керешә. Үзен һәм баласын яратучы башка хатынга өйләнергә карар кыла…

 

Бер елдан соң баланы үз итәргә, яратырга тырышучы хатын табыла.

 

Инде өчәүләшеп яши башлауларына да ике ел тулып бара. Аларның тормышлары тыштан матур кебек күренсә дә, гаилә бәхете татымаган Айдар өчен тагын газаплы көннәр башлана. Яңа әни баланы яратмый башлый, кул күтәрә…

 

Хәер, балага кул күтәргән әни үзе дә бала таба алмый интегә…

 

Айдарга эш урыныннан ике бүлмәле фатир бирәләр. Шул көннән Роза кискен үзгәрә. Балага ягымлы булырга, иренә ярарга тырыша. Яңа фатирда яши башлауның икенче аенда ирен язылышырга күндерә. Алар Казанга барып никах укыталар. Аннан яңа фатирда кечкенә генә мәҗлес үткәрәләр. Язылышу турында таныклык алу белән Розаның холкы тагын элеккеге халәтенә кайта…

 

Бу гаиләдә һәркем үз тормышы белән яши башлый. Айдар Айратны киендерер, ашатыр, укытыр өчен икешәр сменада эшли. Роза фатирны үз кулына алу мәшәкатьләре белән йөри. Ә Айрат исә мәктәптә гел 5 ле билгеләренә генә укыса да, әни назыннан мәхрүм. Хәтта кайбер көннәрдә әтисенең туганнарында кунып та кала…

 

Роза эшкә урнашып та карый. Мәкерле планнары барып чыкмагач гаиләне калдырып, әнисе янына китә. Ләкин берничә айдар кире кайта… Кайта, һәм берничә айдан Казанга хастаханәгә китә. Айдар да ике Казан юлын ешь таптый. Шулай да, берничә айдан Роза кыз бала белән өйгә кайта. Дөресме, юкмы халык телендә бу баланы да ятимнәр йортыннан алулары хакында хәбәр тарала. Ләкин…

 

Гаилә бәхете күрмәгән Айдарны язмыш тагын сынаулар аша “уздырырга” була. Роза, кызчыкка дүрт яшь тулганда Айрат белән Айдарны калдырып әнисе янына кайтып китә. Ирне ир итмәгән ана, балаларга да ягымлы түгел икәнлеген Айдар сизенсә дә, бер ай чамасы барысына да күз йома. Ләкин күпме генә тырышса да Назлыгөлен сагына ул. Күп уйламый, бара да кызын үзенә алып кайта…

 

Гаилә дигән бу мохиттә Айратның күңеле «китек» булып тәрбияләнә. Хәер, үзләре дә киләчәктә ничек торып бетәрләр, монысы вакыт сынавы…

 


Хәлим ӘЛИМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 12.02.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»