поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.12.2013 Тарих

«Бәкер» шифаханәсенә 80 ел (Тарихи ФОТОлар)

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, бүген республикабызда 1065 шәхси һәм корпоратив музей (дәүләт карамагындагылары – 128) бар. Нигездә, бу музейлар бер оешмага карый һәм шул оешманың тарихын өйрәнү, саклау, пропагандалау белән шөгыльләнә.

Бәкер китте саз буена,
шунда алачык корды...
Ханның яралы атларын
ләм сылап савыктырды...
           «Бәкер сазы» (Р.Харис)*.

Шундый күркәм мәдәният учакларының берсе – «Бәкер» шифаханәсе музее. 2008 елда «Бәкер» шифаханәсенең 75 еллыгы уңаеннан ачылган әлеге музей үзе дә тарихи бинага – курортның 1950 елларда төзелгән беренче конторасына урнашкан. Без бу музейның мөдире Гөлсия ханым Саримова белән әлеге музей, музейда шифаханә тарихын өйрәнү тәҗрибәсе, гомумән, «Бәкер»нең бай үткәне турында сөйләшергә булдык.

– Хөрмәтле Гөлсия ханым, дәвалау учреждениеләренең үз музейлары булу бик сирәк күренеш. Шифаханәдә шундый бай, эчтәлекле музей оештырып җибәрү идеясе кайчан туды? Музей оештыруда кемнәр зур роль уйнады?


– Музей ачу уе Фаяз Ибраһим улы тарафыннан 2000 елларда ук күтәрелгән иде. Тик әле ул вакытларда бүгенге музей бинасы торак йорт ролен үти иде, шуңа бу мәсьәлә, яңа торак йортны җиткереп, хезмәткәрләрне шунда күчергәч, яңадан кузгатылды. Музей өчен 3-4 фоторәсем, приказлар китабы һәм кемнәрдер тарафыннан язып калдырылган ике-өч язма гына бар иде. Җитмәсә ветераннарыбызның да күбесе мәрхүмнәр. Ничек курыкмыйча ышанып эш башлаганбыздыр... Бүген үзем дә гаҗәпләнәм. Җитәкчебез Фаяз Ибраһим улының ышанычы һәм бигрәк тә һәр тәкъдимне күтәреп ала белүе, рухи һәм матди яктан һәрчак ярдәм кулын сузуы кыска гына вакыт эчендә зур эшләр башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Чын-чынлап изге эшкә алынганбыз ахрысы, эш искитмәле күтәренке рухта һәм бик нәтиҗәле дәвам итте. 2008 елның февраль азагында беренче тапкыр музей булачак йортның ишеген ачып кергәнемә әле һаман да ышанып бетә алмыйм... Ә инде 2008 елның 5 сентябренә музей үзенең беренче кунакларын кабул итте. Бу эштә төп ярдәмчеләрем булган авылдашларыбызга, бик күп еллар дәвамында Бәкер җиреннән сихәт алучы кунакларыбызга, шифаханәнең ветераннарына, музейны бизәүдә һәм экспонатларны урнаштыруда искиткеч зур ярдәм иткән Чирмешән егетләре – бертуганнар – рәссам Фәйзелхакка, агач эшләре остасы Җәлилгә, макетлар ясаучы оста Муса Вилдановларга олы рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Мине әлеге изге эшне башкарып чыгарга ышанып чакырган һәм онытылмас ачышларга, яңалыкларга бай булган музейны оештыру, анда эшләү елларын бүләк иткән Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовка аеруча рәхмәтлемен.

– Республикабызның күп кенә музейлары төбәкнең борынгы тарихыннан яки шул районның хәзерге җитәкчесенә дан җырлаудан башланып китә. Ә Сезнең музейга керүгә, ат арбасы һәм атны җигү әсбаплары үзенә җәлеп итә. Моның сере нидә?


– Нәкъ менә ат арбасы – безнең үткәнебез, «Бәкер» шифаханәсенең беренче трамплины. Беренчедән, 1933 елдан алып 1963 елга кадәр Бәкер сазын ат һәм арба белән күтәргәннәр, икенчедән, 1956 елга кадәр «Бәкер» хезмәткәрләре үзенең кунакларын, дәваланырга килүчеләрне Шынтала һәм Бөгелмә станцияләреннән ат һәм арба белән алып килгән. Өченчедән, шифаханә оешкан көннән үз ярдәмче хуҗалыгы булган. Нәтиҗәдә, 1984 елга кадәр дәваланучыларны тукландыруга кирәкле барлык төр азык-төлек белән дә «Бәкер» үз-үзен тәэмин иткән. Биредә шул чордагы татар авыллары өчен гадәти булмаган яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары гаҗәеп күренеш саналган һәм бу эшкә 1935 елларда монда килгән «сәяси яктан ышанычсыз кешеләр» ярдәм иткән. Баштарак җиләк-җимешне бакчаларда үстерсәләр, соңрак зур күләмле парник-теплицалар да төзеп куйганнар. Ярдәмче хуҗалык эшендә дә иң төп көч, транспорт – ул ат һәм арба. Дүртенчедән, 1960 елларга кадәр «Бәкер»нең төп ягулыгы утын булган, ә утынны урманнан шифаханәгә китерү эшен, әлбәттә, ат һәм арба башкарган. Менә шуның өчен без ат һәм арбаны беренче трамплиныбыз дип саныйбыз. Гомумән, безнең төбәкнең дөньяга даны таралу да аттан башланган (Болгар ханының авыру атлары Озын күл буенда савыгуын искә төшерик. – Ред.), ат һәм арба белән Европа дәрәҗәсендәге шифаханәгә килеп җиттек. Бүген дә безнең биредә хезмәт күрсәтүче атыбыз бар. Шушы ук экспозициядә бәкерлеләрнең ләм чыгару эшендә беренче кулланган әйберләре – тастымаллар, эскәтер, фонарь, агач көрәк һәм чиләк кебек предметлар да урын алган. Гади генә фонарь дә күп тарихи вакыйгаларның шаһиты. Беренче елларда биредә 60 кеше берьюлы дәваланган, ә хезмәт күрсәтүчеләрнең саны бер дистә чамасы гына булган. Дәваланучылар күп булу сәбәпле, ләмне, казып алып, аларга җиткерер өчен, эшне иртәнге сәгать икедә башларга туры килгән. Ләмне бары тик агач көрәкләр ярдәмендә казыганнар һәм бер урыннан икенчесенә дә агач чиләкләр белән күчереп йөрткәннәр. Бер ат арбасына 20 чиләк ләм сыйган – моны биредә эшләгән өлкән буын вәкилләре әле дә хәтерли. Бәкер ләмен авыруларга тәкъдим итү алдыннан турыдан-туры утка куеп җылыту ярамый, чөнки табигый матдәнең сыйфаты бозыла, дәвалау куәте кими. Шифаханә янында шушы ләмне җылыту системасы булган: табигый ташлардан зур чан ясаганнар, аның эченә 20 чиләк ләмне тезеп куйганнар. Чанга ике яклап кайнап утырган зур казаннардан пар кергән, ике метрлы агачларны яндырып җылытыла торган шул казаннарда көне-төне су кайнаган. Чан авыр имән капкачлар белән капланган. Пар тагын да авырайткан имән капкачларны берничә мәртәбә ачып ябу зур физик көч таләп иткән. (Сугыштан соң гына күмер белән җылытыла торган пар казанлы котельная төзелә һәм ләм торбаларда җылытыла башлый.) Ләмне сазлыктан чыгару, пар белән җылыту кебек авыр эшләрне хатын-кызлар башкарган. Эш катлаулы булса да, «Бәкер» шифаханәсендә бер генә кешене дә дәваламыйча калдырмаганнар.

– Бу тирәдә күлләрнең, аеруча андагы ләмнең тәнгә сихәте безнең борынгы төрки бабаларыбызга берничә гасыр элек үк мәгълүм булган. Әмма моннан 80 ел элек шифаханә оешып китү һәм «Бәкер»нең үсеше кемнәр белән тыгыз бәйләнгән?


– Мин, музей хезмәткәре буларак, тирә-як авыллар тарихын һәм шифаханәдә хезмәт иткән, биредә лаек­лы эз калдырган һәр кешенең тормыш юлын өйрәнеп чыгарга тырыштым. Гомумән, дәвалау эшендә әлеге төбәктә яшәүче һәрбер кешенең дә өлеше зур булган. Бәкер һәм аның тирә-як авылларындагы кешеләр – алар искиткеч шәфкатьле бәндәләр. Бу җирләргә сихәт эзләп, елап-сыктап, ярымгарип килгән сәламәтләнүчеләрне үз итеп, якын күреп кабул итү, йортыңа кертү, сазлыкка алып килеп, күрсәтмәләр биреп дәвалау җирле халыкның аңына кергән.

80 ел эчендә шифаханәдә 24 өлкән табиб хезмәт куйган (1945 елга кадәр алар директорлар, ә аннан соң баш табиблар дип аталганнар). Шуларның өчесе хәрби табиб булган. Ә музей эчендәге аллеяга баш табибларның унысының гына рәсеме куелды. Чөнки нәкъ менә алар 3 елдан күбрәк хезмәт иткән һәм һәрберсе дә эш-гамәлләре белән «Бәкер» тарихында тирән эз калдырган. Иң беренчесе – «Бәкер»не шифаханә буларак дөньяга таныткан кеше –Максим Игнатьевич Игнатьев.

Төбәктә трахома, тиф, холера авырулары котырган бер дәвер – 1928 елда Максим Игнатьевич Иске Куак хастаханәсенә эшкә кайта. Беренче көннәрдән үк ул Бәкер ләме, суларының шифасы турында ишетә. Анда үзе барып, җирле халыктан ләм белән дәвалану ысулларын өйрәнеп, туплаган мәгълүматлар турында Татарстан Сәламәтлек саклау халык комиссариатына мөрәҗәгать итә. Әмма тиешле җавап килми. Шуннан табиб «Бәкер»нең беренче хезмәткәрләре – Хаҗип һәм Фатих Фәсхетдиновларны эшкә ала, аларга Иске Куак хастаханәсенә Бәкер ләмен һәм суын ташу вазифасын йөкли, үзе авыруларны дәвалый башлый. Максим Игнатьевич 1930 елда Бәкернең ләмен һәм суын Сочи каласындагы махсус лабораториягә алып бара. Аннан кайткач, яхшы дип бәяләнгән анализ һәм үзенең тикшерү нәтиҗәләре белән Казанга юнәлә. Шул ук елның 19 июнендә ТАССР Халык комиссарлар советының утырышында курорт төзү хакында указ чыгарыла һәм Максим Игнатье­вич аның беренче директоры итеп раслана. Шул карардан соң «Бәкер» курортының төзелеш планы эшләнә. Беренче су һәм ләм белән дәвалау корпусы кулак дип саналган дүрт кешенең йортларыннан җыела. Хәзер сез бу йортларның фрагментларын ачык музейда күрә аласыз. 1933 елның 25 августында шифаханә үзенең беренче авыруларын кабул иткән, ә 1934 елда курорт хезмәткәрләре дәва­ланырга килүчеләрне үзенең ярдәмче хуҗалыгын аякка бастырып каршылый. Истәлекләргә караганда, бирегә килгән һәр кешене беренче өч көн бик шәпләп, себеркеләп мунча керткәннәр, шуннан соң табиб кабул иткән, анализлар тапшырткан. Бары тик дүртенче көнне генә «Бәкер» кунаклары аның дәва чыганаклары белән очрашкан. Дәвалану вакыты 25 көн булган. Шифаханәдә 3 табиб, 4 шәфкать туташы эшләгән. Бөгелмә, Казан, Чистай, Самара, Алабуга шәһәрләреннән җәйге ял вакытларында бирегә акча эшләргә килгән белгечләр бик еш алмашынып торган. Аларны җирле халык фатирга керткән. Шунысын да әйтергә кирәк: җирле халык беренче елларда курортта бик эшләмәгән. Бу мөселманнарга чит кешенең шәрә тәненә карарга тыелу белән аңлатыла. Шунлыктан хезмәткәр ләр Иске Куак, Федотовка, Кузьминовка авылларыннан килгән. Бары тик сугыш елларында гына Бәкер авылының 14-15 яшьлек татар кызлары биредә эшләргә мәҗбүр ителгән.

1941 елның 22 июнендә сугыш башлану сәбәпле, 28 июньдә «Бәкер» шифаханәсе ябыла, дәвалау бүлеге эшчеләре дә хезмәттән азат ителә, әмма ярдәмче хуҗалыкта эш туктамый. Сакланып калган приказ кенәгәләрендәге документларга караганда, бу елның җәендә эшчеләргә маллар өчен печән, кыш ягарга утын әзерләү максат итеп куела. Август аенда почта, клуб, китапханә хезмәткәрләрен, кастеляншаларны эштән кыскарталар. Шул ук документларда 8 хезмәткәрнең Ватан азатлыгы өчен сугышка китүе билгеле. Ярдәмче хуҗалыктагы дуңгызларны, мөгезле эре терлекне сарыкларга алмаштырып, «Шушма» күмәк хуҗалыгына тапшыралар. Җитмәсә иң яхшы дүрт атны фронтка алалар. Авырлыкларга да карамастан, шифаханәнең ярдәмче хуҗалыгы 1942 елның маена 73 баш сарык, 4 баш ат, дистәдән артык тавык, чәчүлек бәрәңге саклап кала, хәтта сугышка кадәр әзерләнгән чәчәк орлыкларын да утырталар.

Шул ук елның май аенда шифаханә нигезендә 49-14 нче номерлы эвакогоспиталь оеша. Җәй айларында самолётларда иң авыр хәлдәге яралыларны – нигездә, умыртка баганасы, янбаш һәм сөяк-буын яралары белән «Бәкер»гә алып килә башлыйлар. 1942 елның 1 июненнән октябренә кадәр дәвалану вакыты 24 көн, ә авыр җәрәхәтлеләргә 48 көнгә кадәр булганлыгы билге. Шуның өстенә кышын фронт өчен бәрәңге киптереп озатканнар, шикәр ясаганнар. Бу елларда биредә фронт сызыгыннан тылга озатылган кешеләр дә хезмәт куйган. Алар арасында безнең төбәк өчен ят фамилиялеләр – Н.П.Шрейберей, З.Швейкина, М.Дейкова, О.С.Лаврова, Аборбонел, Нахимчук – эшләве, хәтта танылган татар язучысы Гадел Кутуйның хатыны А.С.Кутуеваның аз гына булса да өлкән табибә вазифасын башкаруы билгеле. Ә гади хезмәткәрләрне, нигездә, 50 яшьтән узган хатыннар һәм 14-15 яшьлек кызлар тәшкил иткән, чөнки урта буын авыл хуҗалыгы, нефть тармагыннан китә алмаган, ә ирләр сугышта булган. Мин еш кына бу дәвердә эшләгән кешеләрдән: «Иң авыры нәрсә булды?» – дип сорыйм. Алар: «Иң авыры «Бәкер» җиренә, аның дәвасына ышандыру иде», – диләр. Чөнки «Бәкер» ләме белән дәвалану өчен, үзеңне психологик яктан да, рухи яктан да бик нык әзерләргә кирәк. Бөек Ватан сугышы елларында шифаханә ике мең ярымнан артык яралы солдатка җан өрә. «Бәкер»нең суы, ләме һәм хезмәткәрләренең җылы мөгамәләсе аларга зур сихәт биргән, егетләрне бик тиз аякка бастырып, фронтка озаткан. Врач-хирург Земляницын һәм аның белән эшләүче шәфкать туташлары В.Юртаева белән Ф.Нерухның гына да сезон саен 60тан артык авыр тән җәрәхәте алган хәрбиләргә ярдәм күрсәтүләре ачыкланды.

«Бәкер»нең сугыш елларындагы тагын бер казанышы – биредә 1943 елга кадәр сөяк-буын авыруларын гына дәвалаган булсалар, 1944 елда, «Бәкер» курортында эшләгән атаклы шәхесләрнең хезмәт нәтиҗәсендә, гинекологик һәм бала таба алмау чирләреннән савыктыру программалары да өстәлә. Алар бүген дә иң уңышлылардан санала. Тагын шунысын да билгеләп китәргә кирәк: гос­питаль көндез яралыларны дәваласа, төнге сәгать икедән иртәнге сигезгә кадәр һәм кичен сихәт эзләп килгән җирле халыкка (күбрәк хатын-кызлар булган) ярдәм күрсәткән. Музейны оештырып эшли башлаган елда, әнисе «Бәкер»дә дәвалану нәтиҗәсендә туган беренче баланы эзләп табарга дип бурыч куйган идек. 1940 елларда дөньяга килгән баланы таба алмасак та, 1950 елда туучының кем икәнен белү насыйп булды.

Сугыш тәмамланганнан соң, биредә эшләүчеләр арасында фрон­товикларның саны арта, гимнастёркалы ир-егетләр күренә башлый. Райком ярдәмендә шундый егетләрдән төзелеш бригадасы оешып, киң колач белән ремонт-төзелеш эшләре җайга салына. Тиздән физик дәвалау өчен дүрт бүлмәле бина, җиләк-җимешне сакларга подвал булдырыла, кышкы корпус төзелә башлый. Сугышка киткән атларның кире кайтуы приказ кенәгәләрендә аларның кушаматлары теркәлүдән мәгълүм. Шифаханә тормышы акрынлап җайлаша. 1945 елның сезоны азагында биредә хезмәт итүчеләргә хәтта йөзәр сум премия дә бирәләр. Сугыштан соң малларның саны арттырыла, яшелчә мәйданнары киңәя. Дәваланучылар туйганчы ит һәм бәрәңге ашый башлый. Алай гына да түгел, биредә эшләүчеләрнең дә тамак ягы кайгыртыла. Бу елларда да шифаханәгә эшкә иң көчле травматолог­лар, ортопедлар, гинеколог­лар килә. Алар арасында профессор Шәрәф, профессор Камай Терегулов, гинеколог Мөршидә Монасыйпова, Лидия Константиновна Дуг кебек республикабызда танылган табиблар бар. Максим Игнатьевичның фронттан кайтып эшкә керешүе шифаханәгә яңа сулыш өрә.

Җитәрлек дәрәҗәдә азык белән тәэмин ителү сәбәпле, тирә-яктагы татар авыллары халкы да биредә эшләргә омтылган. 1948 елда шифаханә эвакогоспиталь статусыннан үзенең элеккеге дәрәҗәсенә – «санаторно-курортное грязь-бальнеологическое лечебное учреждение» исеменә кайта. Сугыштан соңгы тернәкләнеп китү эшләрен оештыру башында врач-хирург, фронтовик Фәридә Фәйзелгаян кызы Кильматова тора. Ул 1945 елда табибә буларак «Бәкер»гә җибәрелә һәм икенче сезонда баш табиб итеп тә тәгаенләнә. Соңгы елларда, шифаханәнең тарихын өйрәнгәндә без бу шәхеснең исән-сау булуын, аның Казанда яшәвен белдек. Ике дә уйлап тормыйча, 90 яшьлек Фәридә ханым янына Казан каласына юл тоттык. Ул музей фондына шул чорларга нисбәтле фоторәсемнәр, документлар, язмалар тапшырды, үзенең хатирәләре белән дә уртаклашты. Сугыштан соңгы елларда Фәридә апа үзе дә «Бәкер»дә дәвалана һәм 1950 елда кызын – Галияне алып кайта. Фәридә апаны без 2009 елда «Бәкер суы» бәйрәменә чакырдык, ул бездә 10 көн ял итеп, дәваланып китте, кызганыч, шул елның декабрендә вафат булды. Бу шәхес белән күрешеп, аралашып калу тарихтагы күп кенә ак тапларны бетерергә ярдәм итте.

ХХ гасырның икенче яртысында шифаханәне гөрләп үсә, дип әйтергә була. Татарстан Республикасында эре сәнәгать оешмалары барлыкка килә, алар каршында профсоюзлар оеша, ә алар үз хезмәткәрләрен ял итәргә шифаханәләргә җибәрә башлый. 1951 елда биредә койка-урыннарның саны 100гә, 1959 елда 150гә кадәр җитә, 50-60 нчы еллар чигендә шул ук сандагы урыннарга исәпләнгән ашханә һәм клуб, 14әр урынга исәпләгән 3 җәйге йорт төзелә, «Сихәт» чишмәсенең суы өчен беренче такта павильон ачыла, клуб каршына фонтан да ясала, ап-ак мәгърур сыннар барлыкка килә. 1966 елда хуҗалык корылмалары, су һәм ләм белән дәвалау бинасы төзелә, дәваланучыларны кабул итү мөмкинлеге 230га кадәр арттырыла, биредә ел әйләнәсендә дәвалау оештырыла. Ә 1969-1979 елларда яңа йокы корпуслары, эшчеләр өчен торак йортлар, 300 урынга исәпләнгән, бию залы булган клуб, 50 урынлы балалар бакчасы төзелә, су асты массажы, су астында умыртка баганасын тарттыру кебек яңа дәва төрләре гамәлгә керә. 80 нче еллар азагында да үсеш дәвам итә: 3 нче корпус төзелә, «Бәкер»нең данлыклы «Утлы суы» дәвалау программасына кертелә. 1991 елда ике скважинадан составында натрий, магний, кальций, сульфат ионнары булган «мацеста» тибындагы су чыгарыла һәм дәвалау процессында файдаланыла башлый. Бу эшләрне оештырган табибларның (баш табиблар – Фәридә Янгуразова, Фәүзия Камалетдинова, Фәрит Әюпов, Тамара Федотова, Фазыл Әхмәров, Виктор Одушкин, Николай Андрияшин, Фердинанд Әхмәтҗанов, Рәшит Абашев, Наил Хәйретдинов) һәм хезмәткәрләрнең тормыш юллары, кыскача биографияләре, эшчән­лекләре музей стендларында һәм экспозицияләрдә фотодокументлар, шәхси предметлар, истәлек-хатирәләр ярдәмендә җентекле яктыртылган.

– Киләсе елга «Бәкер» шифаханәсенә баш табиб Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовның килүенә 20 ел була. Бу бер кеше гомере өчен аз вакыт түгел. Шифаханә 90 нчы елларда базар икътисадына ничек ярак­лашты? Гомумән, соңгы 20 елда тарих сәхифәләренә кереп калырлык нинди зур вакыйгалар булды һәм бу чордагы казанышларны музейда ничек күрсәтәсез?


– Безнең «Бәкер» шифаханәсе 1967 елдан профсоюзларга кертелә. Шифаханәгә барлык юлламаларны да профсоюзлар тарата. Ә 90 нчы еллар башында, Советлар Союзындагы барлык шифаханәләр кебек үк, безнеке дә бик авыр хәлдә калды, чөнки профсоюзларның эш­чәнлек­ләре сүлпәнәйде. Менә шул вакытта «Бәкер»гә дә юлламаларны таратучылар булмады. Шулай итеп, 1994 елда Фаяз Ибраһим улы Ибраһимов, җайга салынган эшләрен ташлап, әлеге җимерелеп барган оешманы үз канаты астына алды һәм бик кыска арада аякка да бастырды. 1990 елларда безнең «Бәкер»не эре сәнәгать оешмаларына бирү турында сүз кузгатылды. Шифаханәне эре ширкәтләр дә, шәхси эшкуарлар да сатып алырга теләде, аеруча моның белән нефтьчеләр кызыксынды. Фаяз Ибраһим улы исә, проф­союзларны җәлеп итеп, шифаханәне саклап калды. Чөнки шифаханә профсоюзларныкы булганда гына, анда һәркем дәваланырга мөмкин. Ул юлламаларны үзебездә ясатып, бөтен Союз буенча җитештерүне дәвам иткән хуҗалыкларны эзләп тапты, алар җитештергән товарны шифаханә юлламаларына алмаштырып бирү нәтиҗәсендә, дәваланырга килүчеләрнең саны арттырылды. Соңгы 20 елдагы казанышларны күрсәтер өчен, без кунакларга шифаханә буенча экскурсияләр үткәрәбез. Ә үсеш-үзгәрешләр күзгә бәрелеп тора: кыска гына вакыт эчендә дәвалау, яшәү, админстратив-хуҗалык корпуслары, сәламәтләндерү үзәге аякка бастырылды, җылы переходлар, кечкенә зоопарк, дендробакча, заманча кунак йортлары һәм спорт мәйданчыклары, Каенсар күле, сероводородлы су бассейны, SPA салон төзелде, тау шуу комплексы, хоккей мәйданчыгы, машиналар кую өчен урыннар, терренкурлар (җәяүлеләр өчен махсус сукмак) булдырылды һәм барлык яшәү корпусларында, заманча реконструкция үткәрелеп, капиталь ремонт ясалды. Бик күп яңа дәвалау программалары кертелде. «Бәкер»нең ләме, борынгы бабаларыбыз дәваланганча, авыруларга су белән кушылып бирелә башлады, минераль сулы чишмә – «Бәкер суы» һәм зәңгәр балчык дәвалау программасына кертелде. «1», «2», «3 спальный корпус» дигән язулар урынына «Аккош», «Тургай», «Сандугач» исемнәре, ә яңасының «Карлыгач» атамасы белән барлыкка килүе баш табибыбызның ни дәрәҗәдә милли җанлы шәхес икәнлеген күрсәтә. Безнең үз музеебыз оештырылды, тарихны җентекләп өйрәнү эше башланып китте. Шифаханәнең 1930 елларда төзелгән агач биналары, концервацияләнеп, аерым түбә астына алынды, шуның нәтиҗәсендә үткән белән хәзергене чагыштырып карар өчен менә дигән мөмкинлек тудырылды. Иске агач биналарны музей объекты буларак саклау – Татарстанда гына түгел, ә Россия Федерациясендә бик сирәк күренеш. Гадәттә бина искерә икән, аны сүтеп ташлау ягын гына карыйлар... «Бәкер» шифаханәсенә нигез салучы Игнатьев Максим Игнатье­вичка, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, бу елларда «Бәкер»нең эвакогоспиталь булуын искәрткән истәлек ташлары һәм такталары куелу үткәннәргә, биредә эшләп киткән өлкән буын вәкилләренә чиксез хөрмәт булуы турында сөйли. Әгәр дә әлеге шифаханә берәр кешенең яки сәнәгать оешмасының шәхси милкенә әйләнгән булса, биредә музейлар оештыру, тарихны өйрәнү, мәдәниятне үстерү, монда эшләп киткән шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү турында хәтта сүз дә кузгату мөмкин булмас иде. Соңгы егерме елда «Бәкер» Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россия Федерациясе, хәтта дөньякүләм уникаль шифаханә булып танылды. Фаяз Ибраһим улы – «Бәкер» шифаханәсенә беренче нигез салган Максим Игнатьевның дәвамчысы, аның уй-хыялларын заманча югарылыкта тормышка ашыручы мөхтәрәм шәхесләребезнең берсе. Танылган драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин аның турында: «Фаяз Ибраһим улы – кешеләргә бик игътибарлы, мәгънәле җитәкче. Шуның нәтиҗәсе буларак, шифаханә бүген иң популяр ял итү һәм дәвалану үзәге. Киләчәк менә шундый җитәкчеләр кулында булса гына, уңышларга ирешәчәкбез!» – дип язган иде. Җитәкчебез һәм хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, «Бәкер» шифаханәсе 80 яшен 30лап алтын медаль һәм ярты дистә көмеш медаль кавалеры буларак каршылый.

– Еш кына «Бәкер» турында сөйләгәндә, аны «Җиде могҗиза иле», диләр. Монда нинди могҗизалар турында сүз бара? Бәкер җиренең сере нидә?


– Мәгълүм ки, безнең музей – дәвалау учреждениесе музее. Шунлыктан, биредәге һәрбер бина сырхауларга савыгырга ярдәм иткән кебек, безнең музей да кешеләрне дәвалау процессыннан читтә кала алмый. Бирегә килгән бер кешенең дә музейны читләтеп үткәне юк. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән, авырып китсәләр, төрле таблеткалар белән түгел, ә табигатьтә үскән үләннәр ярдәмендә дәваланырга омтылганнар, табигатьтән җан тынычлыгы тапканнар. Ә адәм баласының җаны сау-сәламәт булганда, тәне дә сәламәт. Табигать гомер буе кеше организмын чистартып, аңа яңа көч, омтылыш биреп торган. Хәзерге заман кешесе табигать ярдәмендә үз организмын чистарта аламы? Биредә табигый чыганакларны кулланып сихәт алу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. «Бәкер» җирендә без кешеләрне табигатькә якынаерга һәм аңа икенче күз белән карарга өйрәтәбез.

Дөньякүләм мәгълүм ФЕМТЕК (Всемирная федерация водолечения и климатолечения) оешмасы бар. Алар Җир шары буенча дәваланырга ярдәм итә торган тере һәм үле табигый факторларны эзлиләр һәм өйрәнәләр. Соңгы 5-6 елда аларны бары тик тере факторлар гына кызыксындыра. Бу оешма 2-3 елга бер тапкыр үз сессиясен уздыра, бирегә дөньяның иң данлыклы курорт җитәкчеләре һәм шул тармак буенча белгечләр җыела. 2009 елда безнең өлкән табибыбыз Фаяз Ибраһим улы да Япониягә чакырылды һәм анда «Бәкер»гә дөнья күләмендә беренче сертификат тапшырылды. Сертификатта «Бәкер» – дөньяның иң бай шифаханәсе» дип язылган. Әлбәттә, биредә табигый байлыклар күз алдында тотыла. 2010 елда Парижда һәм Туниста янәдән шундый ук сертификатка лаек булдык. 2011 елда Словениядә дә әлеге таныклык бирелде. Дөньяда мондый мәртәбәле сертификатны берничә мәртәбә алган шифаханә әлегә юк. Без бу оешманың протоколлары белән дә таныштык. Анда: «Бүген «Бәкер»нең дәвалау программасы буенча кулланыла торган сапропель ләменә һәм утлы суына дөньяда тиңнәр юк», – дип язылган. Борынгы риваятьләр буенча, ханның үләргә дип хөкем ителгән атлары Озын күлдә савыгуының һәм «Мәхәббәт тавы»ннан челтерәп аккан чишмә суы эчеп, кыпчак егетенең тиз арада сәламәтләнүенең сәбәбе дә менә шунда инде. «Бәкер» шифаханәсенә бирелгән мактау кәгазьләре, сертификатлар, төрле бүләкләр аерым экспозициядә урнаштырылды.

Музейга килгән кешеләргә дә «Бәкер»нең иң зур сере биредәге җиде төрле табигый байлыкта, дип аңлатам. Алар – ләм, утлы су, Сихәт чишмәсе, «Нафтуся» тибындагы Бәкер суы, зәңгәр балчык, һавасы һәм Бәкер суы (шешәләргә тутырыла торганы). Әйтергә кирәк, бу чыганакларның барысы да тере, шул сәбәпле алар тиз арада кеше организмына нәтиҗәле сихәт бирә. Табигый чыганаклар, кешене дәвалаганнан соң, төрле чистарту корылмаларына җибәрелмичә, турыдан-туры җиргә тапшырыла һәм, Җир-ана тарафыннан чистартылып, 5-6 айдан яңа сихәт көченә ия була. Ә иң әһәмиятлесе – Бәкер ягы кешеләренең көләч йөзе, самимилеге, алтын куллары һәм биредәге табигать белән кеше арасында гына булырга тиешле гармония. Бәкердә кешене табигать дәвалый. Безнең хезмәткәрләрне бу эштә 80 ел буе табигатьнең иң оста булышчылары, дип әйтергә тулы нигез бар.

– Гөлсия ханым! Редакция исеменнән Сезне һәм хезмәттәшләрегезне бәй­рәм­нәрегез белән котлыйбыз. Татар хал­кының борынгыдан килгән табигый дәвалау традицияләрен саклап калып, аны заманча ысуллар белән халкыбызга җиткергәнегез һәм дөнья күләмендә танытканыгыз өчен мең рәхмәт!


– Без әлеге төбәкнең сер пәрдәсен, тарихын ача гына башладык. Алда тагын да зуррак ачышлар һәм шатлыклар көтә безне! Ә Бәкер җире инде сигез гасыр дәвамында кешелеккә сихәт өләшә. Бу эштә ул бик күп яклары белән кабатланмас һәм бердәнбер. Шуңа да аннан дөрес файдалану, бар сихәтенә ия булу серләрен килгән кунакларыбызга җиткерүдә музеебыз зур роль уйный. Ул киләчәктә дә шулай булып калыр, иншаллаһ!

Лениногорск районы, «Бәкер» шифаханәсе,
6 сентябрь, 2013 ел

*Риваять-поэма белән «Чын мирас» журналының 2013 елгы 1 нче санында (82-85 битләр) таныша аласыз.



Музей бинасы

Бәкер шифаханәсенә нигез салучы Максим Игнатьевка куелган һәйкәл

Шифаханәнең Максим Игнатьев төзеткән бинасы



Бөек Ватан сугышы елларында яралыларны дәвалау
 


Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН
Безнең мирас
№ 11 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»