поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.12.2013 Тарих

«Ханым вә туташлар дикъкатенә...» («Сөембикә» журналына 100 ел) (ФОТО)

XIX-XX йөзләр чигендә иҗтимагый күтәрелеш, декмократия мөмкинлекләреннән файдалану, цензура таләпләренең йомшаруы – болар барысы Россия җәмгыятендә хатын-кызларның хокуклары, югары белем алу өчен алшартлар җыелмасын тәшкил итә [1].

Татар вакытлы матбугаты ныгый барган саен, газета-журнал редакцияләренә хатын-кызлардан килгән хатлар саны да арта бара. Бу күренеш газета-журналларның күпчелегендә «Хатын-кыз галәме», «Хатын-кыз сәхифәсе», «Хатын-кыз дөньясы», «Хатын-кыз почмагы» кебек махсус бүлек-сәхифәләр ачуга китерә [2, 31 б.].

Татар җәмәгатьчелегенең хатын-кыз мәсьәләләренә игътибары арту нәтиҗәсе һәм хатын-кызларның иҗтимагый тормышта активлашуы [3, 42 б.] алар өчен махсус матбугат кирәклеген көн тәртибенә куя. Булачак яңа басманың концепциясен, программасын Якуб Хәлили эшли.

1913 елның 16 сентябрендә Казан губернаторы тарафыннан Я.Хәлилигә ике атнага бер тапкыр хатын-кызлар өчен рәсемле татарча журнал чыгарырга рөхсәт бирелә [4]. Губернатор раслаган программадан күренгәнчә, журналда «хатын-кызларның хокукый, сәяси, әхлакый һәм гаилә тормышларын» чагылдырган мәкаләләргә, шулай ук бала тәрбияләү, аш-су, кул эшләре, мода, матурлык һәм бизәнү серләрен яктырткан аерым бүлекләргә дә урын бирелергә тиеш була.

Ниһаять, 1913 елның 27 октябрендә төрки халыклар тарихында икенче, ә татар халкы өчен беренче булган, хатын-кызларга багышланган журналның тәүге саны дөнья күрә. Әсма һәм Якуб Хәлилиләр журналны үз хисапларына нәшер итә. А.Х.Мәхмүтова ассызыклавынча, «Гаспринскийлар кебек үк, ир белән хатын, кулга-кул тотынышып, эшкә керешкән. Монда да Заһидулла бай кызы Әсманың бирнәсе милләт өчен хезмәт иткән» [5, 43 б.].

Журналның бизәлеше үзенчәлекле. Тышлыкта символик ай фонында татар ханбикәсе Сөембикәнең сурәте төшерелгән. Әлеге сурәт һәм басманың исеме аның эчке тематикасына туры килеп тора. Сөембикә образы татар халкының азатлык символы буларак аңлашыла. Журнал да үз укучыларын (ә аның төп аудиториясе, нигездә, хатын-кызлар) азатлыкка, тәрәккыяткә, эмансипациягә өнди. Шулай ук тышлыкта шул санның иң үзенчәлекле, кызыклы һәм әһәмиятле мәкаләгә төшерелгән фото да бастырыла. Шуны да искәртергә кирәк: һәр журналда диярлек заманы өчен алдынгы булган гүзәл затларыбыз, яңа ачылган мәктәпләрдә укучы кызларның фотосурәтләре урын ала. Мәсәлән, Фатыймаи-Фәридә, Шәмсиҗиһан Кәримова, Зәйнәп Әким­бе­това, Фәхрелбанат Сөләймания, Маһруй Мозаффария, Мөхлисә Буби һ.б. фотосурәтләрен күрергә мөмкин. Хатын-кызлар йөзләрен ачып, татар милли киемнәрендә, Европа костюмнарында фотосурәткә төшү шул заман өчен зур яңалык булып санала. Журналда милли киемнәр кигән төрле милләт хатын-кызларының фотосурәтләре аңлатмалар белән дә тәкъдим ителә. Ме­дицина, кеше анатомиясе, бакчачылык серләре схема һәм рәсемнәр белән тәфсилләп аңлатыла. Журналда төсле рәсемнәр юк. Әмма анда бастырылган күпсанлы сурәтләр бүгенге көн өчен тарихи әһәмияткә ия.

Матбугат буенча Казан вакытлы комитеты материалларыннан күренгәнчә, «Сөембикә» ныклап аягына баскан 1916 елда журналның тиражы 1200-1300 данә булган [6, 32 б.]. Басманың үз укучыларын тиз таба алуы «Сөембикә» идарәсенең җавапларыннан да күренә. Шуларның берсендә, журнал таралып бетү сәбәпле, өстәмә сораучыларга тупланмаларны җибәрә алмаулары турында хәбәр ителә.

«Сөембикә»нең тематик диапазоны киң. Ул хатын-кыз галәменең барлык өлкәләрен дә яктыртуны максат итеп куя. Үзенең шигарен дә шул максатны күздә тотып билгели: «Сөембикә» – «хатын-кызларга махсус ике атнага бер чыга торган әдәби, хокукый, икътисади (экономик), әхлакый, гыйльми рәсемле журнал». 1913-1918 елгы төпләнмәләрдән күренгәнчә, журналның һәр саны әлеге шигарьгә тугры булып кала. Шулай ук музыка, аш-су, кул эшләре, мода буенча һәр хатын-кызга тормышта кирәкле мәсьәләләргә дә туктала. Әмма бу темаларга караган мәкаләләр санаулы гына. Татар хатын-кызларының эмансипациясен тәэмин иткән нигезләрнең берсе – мәгърифәтле, белемле булуны яхшы аңлаган журнал идарәсе – милли мәгариф темасын яктыртуга зур көч сала. Журналның идарәсе: «Мөселман хатын-кызларының уку эшләрен тәртипле бер юлга кую мәсьәләсе шундый тизлектә хәл кылынырга тиешле мәсьәләдер», – дип язып чыга (1913, №7).

Җәдиди мәктәпләр ачылу турында мәгълүматлар, уку-укыту программалары, мөгаллимәләр хәле сан саен диярлек журналның беренче полосасын биләп тора. 1914 елның 12 нче санында дөнья күргән «Каръя [авыл] кызларында уку» исемле мәкалә авторы Буа өязе Суыксу авылында кызлар өчен мәктәпнең булмавына йөрәге сызлануын күрсәтә. Шул ук елның 20 нче санында М.Уралбаева шәһәрләрдә дә мондый төр мәктәпләрнең азлыгын күрсәтеп уза: «Җәмәгать тарафыннан салынган вә халык акчасына тәрбия кыйлынган бер кызлар мәктәбе юк. Безгә бердәнбер кереп укыр урын булса – Аллаһ гомерләрен озын кыйлсын! – әлеге Маһруй Мозаффария ханым белән әлеге Ләбибә ханымнарның квартиралары, әлеге карт абыстайларыбызның пич аралары иде» (1914, №20). Ләкин шунысы куанычлы: 1915 елда журнал «Авылларда кызлар мәктәбе» дигән мәкаләсендә җәдитчә укытуның авылларга да үтеп керүен күрсәтә. Моның сәбәбен журнал кызлар арасында белем-мәгърифәткә омтылышның көчәюе һәм кыз балаларга белем бирә алырлык кадрларның хәзерләнүе белән аңлата: «Казаннан ерак түгел Субаш Аты авылындагы кызлар мәктәбендә яшь кенә Мәрзия туташ укыта. Ул үзе Казандагы Фатиха Аитова мәктәбендә укыган» (1915, №5); «кыз балалар өчен мәктәпләремез елдан-ел тәрәккый иттереп килә, шәһәремездән ерак булган авылларымызга да нур төшә башлаган» (1916, №3-4). 1916 елның 15-16 нчы саннарында Багъбостан кызлар мәктәбенең эшләү дәрәҗәсе турында тәфсилләп язылган. Шәһәрләрдә генә түгел, ә авылларда да әлеге төр мәктәпләрнең кирәклеге, әһәмияте ассызыклана.

Журнал идарәсе мәктәпләр булмау яисә кызларның мәктәпкә билгеле бер сәбәпләр аркасында бара алмаган очракта, үзлекләреннән мөстәкыйль уку өчен методик эшләнмәләр, дәреслекләр бик ярдәм итәр иде, дигән тәкъдим белән дә чыга. 1914 елның 14 нче санында «Татар кызы» имзасы астында басылган «Дикъкать итешле» мәкаләдә автор: «...үзеңнән үзең генә укып аңларлык китаплар тәртип кыйлынсалар, безнең хәлемез бераз өмидле, булмаса – бөтенләй өмидне кисәргә генә кала», – дип яза. Шул ук вакытта мөгаллим һәм мөгаллимәләр өчен махсус басма кирәклеген дә «Сөембикә» яклап чыга. Бу басма мөгаллим һәм мөгаллимәләрне берләштергән, аларның максат-бурычларын, эшчәнлекләрен, проблемаларын күрсәткән, чишәргә булышкан, тәҗрибә уртаклашу урыны булыр иде дигән фикерне белдерә. «Сөембикә» журналы үзе дә мөгаллимәләрнең тәҗрибә уртаклашу, аралашу мохитен тудыра ала.

Җәдиди һәм кадими уку методларын тикшерүгә идарә зур урын бирә. Мәсәлән, Мәрьям Якупова үзенең мәкаләсендә кадими абыстайларның кызларга тиешле белем бирмәүләре, ә бары тик төрле мәҗлесләрдә җыелышып, гайбәт сөйләүләрен, кызларга газета-журналларны укытмауларын, дөньяда барган тормыш белән таныштырмауларын искәртә. Җәдитче укытучыларның исә, авылларда гына түгел, хәтта шәһәрләрдә дә кысрыклануын, эшләреннән чыгаруларын ачынып яза. «Сөембикә», үз чиратында, җәдиди кызлар мәктәпләрендә укытылырга тиешле фәннәрнең атналык сәгатьләре билгеләнгән программаны да бастыра (1914, №6).

Мәктәпләр ачылу белән бергә педагогик кадрлар хәзерләү мәсьәләсе дә туа. Журнал үзенең беренче саннарыннан ук татар хатын-кызларының дөньяви белем алуга хокукларын яклап, дарелмөгаллимат ачу фикерен куәтләп чыга (1914, №1). Шул ук вакытта төрле төбәкләрдә ачылган мәктәпләр, курслар турында да мәгълүматлар биреп килә. Мәсәлән, 1914 елгы 12 нче санда Бохарада Бурнашевлар ачкан мәктәп турында, 14 нче санда Уральскидагы кызлар мәктәбе, шул ук елның 18 нче санында Троицкида Яушевлар тарафыннан мәктәп ачылырга тиешлеге турында мәгълүмат китерелә. 1916 елның 15-16 нче саннарында Багъбостан кызлар мәктәбе, аның эшләү дәрәҗәсе турында мәгълүматлар китерелә. Шулай ук Багъбостан ханым туплаган (1916, №20-21), Казанда Маһруй Мозаффария (1917, №2) оештырган курслар турында мәгълүматлар тәкъдим ителә. Елдан-ел журнал битләрендә «Мөгаллимә кирәк кешеләргә!» дигән игъланнар ешрак күренә башлый. «Берничә ел тәҗрибә туплаган мөгаллимәләр «Сөембикә» редакциясенә килделәр. Әгәр мөгаллимә кирәк кешеләр булса, мәктәпкә яисә хосусый укыту өчен булсын, «Сөембикә» редакциясенә мөрәҗәгать итегез» (1914, №19). Журналның шушы ук санында бер мөгаллимәнең Бохара, Кавказ якларында мөгаллимәлек итү теләге җиткерелә: «Үткән сәнада [елда] авылда мөгаллимәлек иттем. 1913 елда Уфада җәйге ханымнар курсының 2 нче шөгъбәсендә укып, мөгаллимәлеккә алган шәһадәтнамәм [таныклыгым] бар» (1914, №19); «Учительницаларымыздан Фатыйма туташ Дәүләтгилдиева өч сыйныф русский класс тәмам иткән фәкыйрь кызларны дүртенче сыйныфта буш укытадыр. Әгәр дә 3 сыйныф тәмам иткән кызлар укуларны дәвам иттерүне, белемнәрне арттырасылары килсә, Фатыйма туташка мөрәҗәгать итсеннәр» (1914, №3).

«Сөембикә» журналы ХХ гасыр башы татар җәмәгатьчелегендә еш әйтелә торган «милләт аналары» тезмәсен еш файдалана. «Милләт аналары» нинди булырга тиеш? Аларның гаиләдә, җәмгыятьтәге урыннары нидән гыйбарәт? Журнал авторлары менә шулар турында фикер йөртә. Мәкалә авторлары хатын-кызны ана буларак кына күзалламыйлар, аңа барлык татар җәмгыятен тәрәккый итә алырлык куәт итеп карыйлар: «аның (хатын-кызның) барлыгыннан хәят нур алсын, киләчәк көнләр ялтырасын, милләт, ватан ул барлыктан файда күрә алсын» (1914, №3); «... без дә инсан һәм дә милләт анасы булуы игътибары илә һәркемнән артык инсан баласыбыз» (1914, №20).

«Милләт анасы» бала тәрбияләүнең бар нечкәлекләрен белергә тиеш. Шуңа да «Сөембикә» балага физик һәм рухи тәрбиянең асылын аңлатып килә. Димәк, журнал әниләр өчен кулланма вазифасын да үти.

Журнал идарәсе, хатын-кызларны эстетик яктан тәрбияләү, мәдәни зәвыгын үстерү бурычын күздә тотып, әдәби әсәрләргә дә зур урын бирә. Биредә хатын-кыз авторларның әдәби әсәрләре кыйммәтле хәзинә булып тора. Аларда хатын-кызларның уй-кичерешләре нигезендә чынбарлыкның чагылышы җәелеп ята. «Милләт аналары» үзләрен борчыган сорауларны, проблемаларны шигъри юлларга да салып бирә. Бибиҗамал Терешкавия, Фәһимә Гайнуллина, Җиһан Әмирия кебек мөхтәрәм гүзәл затларыбызның исемнәрен мисалга китерергә мөмкин. Җиһан Әмириянең 1916 елда «Сөем­бикә» журналында дөнья күргән «Сатылган кыз» исемле шигырендә кызларны мәҗбүриләп, акчага сатып кияүгә бирү проблемасы күтәрелә:

Ник сызланмыйм? Агам мине сатты картка!
Әз акчага хәмидсез, ямьсез картка...
Туган илдән аерылып китте башым;
Кошлар очып җитмәс җиргә – ерак якка...
Төрле җәбер-золым, михнәт, җәфа берлә...
Аямыйча кәһәрлиләр мин – баланы.
Чит илләрдә ялгыз башым күрә хурлык...
Әй Ходаем, үзең коткар мин – баланы?!

Журналның күп кенә саннарында дини тематика да яктыртылып килә. Бу өлкәдә Г.Гыйсмәти мәкаләләре аеруча кызыклы. Ул шәригать кануннарының хатын-кыз азатлыгына каршы килмәвен, аның хокукларын кысмавын дәлилләргә тырыша.

«Сөембикә» төрле шәһәрләрдә, тө­бәкләрдә, илләрдә барган хатын-кыз­лар хәрәкәте, аларның үз хокуклары өчен көрәшүен чагылдырган фактлар белән дә таныштырып бара. «Италиядә парламент кандидаткасы», «Франциядә хатыннарның сайлау хокукына малик булырга тырышулары» кебек язмалар моңа мисал булып тора. Ф.Сәйфи Көнбатыш Европада хатын-кыз мәсьәләсен хәл итү юллары турында яза. Аның «Гарби Европада хатыннар хәрәкәте һәм хатыннар мәсьәләсе» (1914, №8) язмасы татар хатын-кызларын да, алардан үрнәк алып, белем һәм тәрбия өчен, ирләр белән тигез сәяси хокукка ирешү өчен, көрәш юлына басарга чакыра.

Журналда игъланнар, рекламалар да бастырыла. Алар, нигездә, һәр санның тышлык битендә бирелә, һәр санның соңгы битендә исә «Идарәдән җаваплар» урнаштырылган. Биредә редакция исеменнән мәкалә авторларына рәхмәт сүзләре, теге яисә бу язма буенча фикерләр, язмаларның басылу-басылмавы турында мәгълүматлар китерелә.

Журналның популярлыгын, сыйфатын, һичшиксез, аның нашире, мөхәррире һәм мәкалә авторлары тәэмин итә. «Сөембикә» журналының беренче елларында барлык эшләрен Якуб Хәлили һәм аның хатыны Әсма Хәлили эшлиләр. Күп кенә мәкалә авторлары да үзләре була. 1914 елдан журналның сәркатибе булып күренекле публицист Фәхрелбанат Сөләймания эшли башлый. «Сөембикә»нең 1914 елның 1 октябрендә дөнья күргән 23 нче санында түбәндәге игълан урын алган: «Фәхрелбанат ханым Сөләймания «Сөембикә» идарәсенә даими мөхәррирләремездән булып килде. «Сөембикә»нең соңгы номерлары аның карамагында чыгачактыр. Фәхрелбанат ханым һәркөнне 10нан 12гә кадәр «Сөембикә» идарәсендә, 4тән 6га кадәр үзенең хосусый фатирында кабул итәчәктер». Аның мәкаләләре, нигездә, гаиләдә һәм җәмгыятьтә татар хатын-кызларының урыны, иҗтимагый вазифалары, кыз балаларга белем-тәрбия бирү мәсьәләләренә багышлана.

Журналда ир-ат авторлардан Сәгыйть Сүнчәләй, Ризаэддин Фәхреддин, Шәһит Әхмәдиев, Вакыйф Җәләл, Каюм Кулаткы, Лотфи Гадел кебек шәхесләрнең мәкаләләре басылган. Хатын-кыз авторлардан Багъбостан Мөэминова, Маһруй Мозаффария, Мәхбүбҗамал Акчурина, Өммегөлсем Терешкавия, Бибиҗамал Терешкавия, Зәйнәп-Сәгыйдә, Мәрьям Якупова, Камилә Мозаффария һ.б. исемнәре даими күренә. Шуны әйтергә кирәк: журналның беренче саннарыннан ук хатын-кыз авторларның мәкаләләре билгеле сәбәпләр аркасында азрак була. Әмма айлар үтү белән, авторлар арасында хатын-кыз исемнәре ешрак күренә башлый. Журнал үз чиратында хатын-кызлар өчен фикер уртаклашу мәйданына әйләнә. «Сөембикә» редакциясе, үз шигаренә тугры калып, куйган максатына да ирешә. Хатын-кызларыбыз курыкмыйча үз фикерләрен, зарларын, проблемаларны чишү юлларын журнал битләрендә күрсәтә башлый.

Гомумән алганда, йөз ел элек милли матбугатыбыз тарихында беренче тапкыр татар телендә чыга башлаган «Сөембикә» журналы чын мәгънәсендә хатын-кызлар өчен әдәби, мәдәни һәм сәяси мәйданга әверелү өчен җирлек хәзерли. Ул бик күп каләм осталарына, аеруча хатын-кызларга иҗади мөмкинлекләр ача. Төрле илләрдә, шәһәрләрдә барган хатын-кыз хәрәкәтләре белән таныштырып, татар хатын-кыз галәмендә дә көрәш чаткыларын уята. «Сөембикә»не шул чорның «милләт аналары»н тәрбияләүдә дәреслек-ярдәмлек булып торды, дип әйтү һич тә ялгыш булмас. Ул гүзәл затларыбызның ярдәмчесе, киңәшчесе, мөгаллиме, һәм, гомумән, якын дустына әверелде.

Татар халкының тарихы кебек, журналның тарихы бай да, каршылыклы да була. 1917 еллардагы иҗтимагый-сәяси вазгыять җилләре «Сөембикә» журналына да килеп җитә. 1918 елның 8 гыйнварында журналның соңгы саны дөнья күрә. 1926 елның августыннан журнал «Азат хатын» исеме белән янә чыга башлый. Сугыш вакытында туктап торганнан соң, 1958 елда журнал кабат тогызыла. Бүген 1913-1918 елларда чыгып килгән «Сөембикә» журналының тра­дицияләрен 1991 елның гыйнварыннан шул ук исемдә чыга торган журнал уңышлы гына дәвам итә.

Чыганаклар һәм әдәбият


1. Хасбулатова О.А., Гафизова Н.Б. Женское движение в России (вторая половина XIX – начало XX вв.). – Иваново, 2003. – С.58; Хабибуллина А. Татарская женщина и ее нас­ледственные права в конце XVIII – начале XIX вв. // Эхо веков / Гасырлар авазы. – 2007. – №1.
2. Мәхмүтова А.Х. Вакыт инде: без дә торыйк... (Җәдитчелек һәм хатын-кызлар хәрәкәте формалашу): очерклар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012.
3. Шунда ук.
4. ТР МА. 420 нче фонд, 4 нче тасфирлама, 7404 нче эш.
5. Мәхмүтова А.Х. Вакыт инде: без дә торыйк... (Җәдитчелек һәм хатын-кызлар хәрәкәте формалашу): очерклар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012.
6. Мәхмүтова А.Х. Милләт аналары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык / төз.-авт. А.Х.Мәхмүтова. – Казан: Җыен, 2012. – 560 б.

* * *

«Әй, кыйммәтле ана!»


(«Сөембикә» журналында мәгърифәтче Фатыймаи-Фәридә турында мәкаләләр)

Фатыймаи-Фәридә (1889-1914) – татар дөньясында, аеруча ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар зыялылары арасында мәшһүр шәхес. Ул хатын-кыз азатлыгы өчен актив көрәшче, юлбашчы була. 1912 елда Томск шәһәрендә чыга башлаган «Сибирия», соңрак, 1913 елда, Уфада бу газетаның дәвамчысы буларак игълан ителгән «Тормыш» газеталарында Фатыймаи-Фәридә хатын-кызлар өчен махсус сәхифә булдыра.

Ул әлеге газеталарның дөньяга чыгуына зур көчен куя. Мәгърифәтченең хатын-кызлар проблемаларын яктыртып, аларны чишү юлларын күрсәткән күп кенә мәкаләләре билгеле. Барыннан да бигрәк Фатыймаи-Фәридә татар хатын-кызлары арасында мөгаллимә буларак танылган. Ул үзе яшәгән җирләрдә кызлар өчен мәктәпләр ачып, аларны җәдитчә укытырга тырыша. Кызганыч, хатын-кызларны караңгылыктан яктылыкка алып чыгу теләге белән янган ханым 25 яшендә каты авырудан вафат була. Фатыймаи-Фәридәнең вафатыннан соң да татар вакытлы матбугатында аның теләк-хыялларын, максатын, эшчәнлеген яктырткан, мәгърифәтче белән бәйле булган хатирәләр даими рәвештә басылып килгән. Сезнең игътибарыгызга «Сөембикә» журналының 1916 елгы 9 нчы санында басылган берничә мәкаләне тәкъдим итәбез [1].

Мөхтәрәмә Фатыймаи-Фәридә ханым хакында сабыйлык хатирәтем

Кыйммәтле анабыз Фатыймаи-Фәридә ханымның вафатына февраль уналтысында ике ел тулу мөнәсәбәте илә аның илә кичерергә муаффәкъ булындыгым бер кыш ашнасында [танышлыгымда] – алдыгым тәэсиратны мәрхүмәне искә төшерү нияте илә язмакчы булам.

1903 нче сәнә иде. Мәскәүдә кызларга махсус тәртипле бер ысул җәдидә мәктәбе булырга түгел, мәктәп исемен алырлык бер ысул кадим мәктәбе дә юк иде. Бинаән галәйһи [шуңа күрә] (мәрхүм) атам үзе галим кеше булмаса да, аңлырак кешеләрнең үтенүе илә мине тәртипле бер мәктәптә укытырга тели иде. Шуның өчен Мәскәүдән шактый гына ерак булса да дахили [эчке] Русия мөселманлары арасында тәртипле вә низамлы укытуы илә таныла башлаган Буби мәдрәсәсенә [2] укырга илтмәкче булды һәм шул көз сентябрь ахырларында юлга чыктык. Казанга кадәр машина илә барып, аннан пароходка утырып, Бубига китәчәк идек. Ләкин Казанга барып җитүебез илә соңга калганлыгыбызны аңладык. Казаннан китәчәк соңгы пароход фәкать Чистайга кадәр генә барачак, имеш. Инде ни эшләргә? Әгәр кире кайтсак, табигый, икебез өчен дә бик күңелсез булачак. Бинаән галәйһи әтием мине соңгы пароход илә Чистайга илтеп, үзенең якын танышларыннан Мортаза әфәнде Ваһаповларда (Фатыймаи-Фәридә ханымның атасы) урынлаштырып, Чистайның ибтидаи [башлангыч] мәктәбендә укырга калдырып китте. 8-9 яшьлек бер баланың, беренче мәртәбә ана кочагыннан аерылып, чит бер шәһәрдә белмәгән халык­лар арасында калуы, табигый, бала өчен бик авыр бер хәлдер.

Ләкин шулай булса да, Фатыймаи-Фәридә ханымның җылы-йомшак сүзләре, шәфкатьле мөгамәләсе миңа ул авырлыкларны сиздермәде. Беренче көннән үк ул миңа татлы сүзләре илә мәктәп вә балаларны сөйләп, укырга кызыктыра башлады. Һәм шулай мин ул кышны Чистайның яңа гына ачылып тәртипкә куелып өлгермәгән ысул җәдидә мәктәбендә укырга башладым. Мәктәптә укылмаган бәгъзе дәресләрне мәрхүмә мөхтәрәмә Фатыймаи-Фәридә ханымнан укый идем. Бер генә кыш булса да сабыйлык хәятемнең иң мәсгуд [бәхетле] көннәрен Фатыймаи-Фәридә ханым янында кичерүгә муаффәкъ булдым. Мәрхүмә гыйлемгә мәфтүн [гашыйк] гайрәтле бер кыз булдыгыннан, кызларга махсус мөкәммәл [тулы] гыйлем йортлары булмадыгы заманда үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп нәрсә өйрәнергә муаффәкъ булган [ирешә алган] иде. Фатыймаи-Фәридә ханымның йөрәгендә яшьтән үк үз халкына булган самими мәхәббәте, тута вә сеңелләренә кулыннан килгән кадәр ярдәм итү фикере бик нык урынлашканга, миңа да аннан бик күп истифадә итәргә [файдаланырга] туры килде. Ул һәрвакыт минем фикеремне ачарга, миңа укуны сөйдерергә тырыша иде. Ул вакыт ысул җәдидә мәктәпләрендә дә тарих, җәгърәфия [география] фәне укытылмаганлыктан, мөхтәрәмә Фатыйма ханым мине үзенең теләве илә төрекчә бер әсәрдән җәгърәфия, тарих дәресе укытты.

Фатыймаи-Фәридә ханым­ның иң яра­­тып укыган әсәрләре төрекчә әсәр­ләр иде. Ул төрекчә әсәрләрне шул­кадәр яратып, чын күңеленнән бирелеп укый иде ки, аш һәм чәй янында аны сөекле китапларыннан аеру авыр була иде. Хосусән [аеруча], ул рамазан аенда бөтен кешене яткырып, үзе сөекле китаплары илә сәхәрне каршылый иде. Әлхасыйль [җыйнап әйткәндә], Фатыймаи-Фәридә ханымның иң мәхәббәт куйган ноктасы уку иде. Ул, бай булса да, башка кызлар кеби кием вә модага, алтын-көмешкә һич исе китми, мөхтәрәм атасы сәүдә эшләре илә чит шәһәргә йөрүче кеше булса да, Фатыймаи-Фәридә ханым үзе өчен һичбер вакыт зиннәт-фәлән китерүне теләми, бәлки: «Миңа шул китапларны ал,» – дип атасына төрле заказлар бирә иде.

Ул вакыт татар хатын-кызлары өйдә китапханә булындыруның биля ни идекен белмәдекләре хәлдә, Фатыймаи-Фәридә ханым бик мөкәммәл бер китапханәгә малик [ия] иде. Фатыймаи-Фәридә ханымның китапханәсендә төрекчә, русча, гарәпчә бик күп әсәрләр бар иде. Ул Истанбулдан журнал, газета ала иде. Фатыймаи-Фәридә ханым илә кышны бик күңелле генә уздырып торган бер заманда, күп кешеләрне мәгънәви аналарыннан аера торган май ае да килеп җитте. Миңа да Фатыймаи-Фәридә ханымнан аерылырга туры килде. Ул мине актык минутка кадәр үз сеңеле кеби мәгънәви тәрбиясендә булындырды. Мине пароходка озаткан чагында, шул сүзләрне сөйләде: «Һәмширәм [кыз туганым]! Сиңа бу уку илә генә калырга ярамыйдыр. Моннан соң тәхсилеңне [укуыңны] монтазам [тәртипле] сурәттә дәвам иттерергә тырыш. Сәгадәт – гыйлемдә генәдер. Хосусән [бигрәк тә] татар дөньясының якты көнгә чыгуы, бәхетле хәяткә ия булулары хатын-кызларын тәрбия итүгә баглыдыр. Бер милләтнең тәрәккыйсе тәрбияле гаиләләр аркылы гына буладыр. Гаилә эчендә иң зур эш коручы хатындыр. Менә без шул вазифаны үтәргә хәзерләнергә тиеш. Тәгътыйль [каникул] чагында да укырга тырыш, мин сиңа һәрвакыт хат язармын», – диеп мине озатты. Табигый, мин дә күз яшьләремне агыза-агыза, кыш буе бергә торып, күп ярдәмнәрен күргән кыйммәтле анамнан аерылдым.

Җәйне Мәскәүдә, икенче көзне исә иртәрәк юлга чыгып, Буби мәдрәсәсенә таба юнәлдем. Бубида вакытта да Фәридә ханымнан хатлар алып, укып кайтышлый һәр ел Чистайга кереп күрешеп чыга идем. 1906 нчы сәнәдә Фатыймаи-Фәридә ханымнан алдыгым бер мәктүптә: атасы Бөгелмә өязе Кәрәкәшле карьясендә [авылында] [3] җир алып, эш ачканлыгын, вә җәй көне булу мөнәсәбәте илә, Фатыймаи-Фәридә ханым да шунда барып истирахәт кыйлачагын [ял итәчәген] бәян кыйлган иде.

Фатыймаи-Фәридә ханым гомумә табигатьне бик ярата вә аның күренешләре илә рухлана иде. Кәрәкәшлегә барып тора башлагач та язган бер мәктүбендә: «Күккә җитәргә якын ямь-яшел таулары, башкорт сахрасы дип ләтафәте [гүзәллеге] илә мәшһүр кырлары, очсыз-кырыйсыз урманнары, тау-ташларыннан ап-ак күбекләрне сачеп аккан шәляләле [шарлавыклы] ермак­лары, хисапсыз җиләк-җимешләре, берсеннән-берсе ләтыйф [матур], берсеннән-берсе гүзәл чәчәкләре һич вә җәһәлә тәгъриф [аңлату] мөмкин булачак түгелдер. Шулкадәр гүзәл манзаралар арасында башына ак киез эшләпә киеп, зәңгәргә кызыл, сарыга яшел кушып теккән күлмәк кигән башкорт кызларының йөгерә-йөгерә җиләк җыюлары – тугрысы бик кыйммәтдар бер картина манзарасы тәшкил итәдер...» – дип язулары Фатыйма ханымның табигатьне ни дәрәҗә яратканлыгын белдерсә кирәк. Ул елларда татар кызларына махсус чын тәрбия бирердәй мәктәпләрнең юклыгы, татар хатын-кызларының һәркем тарафыннан изелеп, үз хокукларын үзләре химая кыла алмаулары, Фатыймаи-Фәридә ханымны чыннан ачындыра вә ничек кенә булса да, аларны шул әсарәтләреннән [әсирлекләреннән] куптарып, якты дөньяга чыгарырга тырыша иде. Шул ният илә Фатыймаи-Фәридә ханым Кәрәкәшлегә җәй көне истирахәт өчен генә диеп барган булса да, андагы башкорт кызларының гыйлем-мәгърифәттән тәмам хәбәрсез булулары вә шул көнгә кадәр тәртипле бер мәктәп күрмәүләре Фатыймаи-Фәридә ханымны шунда калырга мәҗбүр итә. Ул үзенең туып-үскән җирен (Чистай шәһәрен), русча укуын, вакытлы гына калдырып булса да, гыйлемгә сусаган туташ вә сеңелләренә үз мәсърафы [акчасы] илә беренче мәктәп ачып, аларны заманга муафикъ [туры килгән] рәвештә тәрбия итәргә башлый. Бөтен көчен сарыф кыйлып, аларның фикерләрен ачарга тырыша. Берничә истигъдадлыракларын [сәләтлерәкләрен] аерым хәзерләп, мөгаллимә булыр өчен Буби мәдрәсәсенә җибәртә.

Хәзерге көндә мөхтәрәмә Фатыймаи-Фәридә ханымның исемен мәңгегә калдыру өчен салына башлаган «Мәдрәсәи Фатыймия»да Фатыймаи-Фәридә ха­нымнан тәрбия алып, соңра Буби мәдрәсәсен тәмам иткән Зәйтүнә ханым [4] мөгалимәлек итә. Ике йөзгә якын кыз укыйдыр.

Мөхтәрәмә Фатыймаи-Фәридә ха­ным­ның матбугатка чыгып, моннан соңгы милләтенә булган җитди хез­мәтләре татар дөньясына вә бигрәк тә хатын-кыз галәменә бик ачык мәгълүм булганлыктан, бу турыда ар­тык язмыйча, үземнең сабыйлык хатирәтемне шуның илә тәмам итәм.

Әй, кыйммәтле анабыз Фатыймаи-Фәридә ханым! Бу көн синең гали рухыңның тынычлыгы өчен бөтен татар дөньясы нечкә күңелләреннән сиңа догалар кыйлалар, мәктәпләрдә синең тәрҗемәи хәлләреңне сөйләп, мәгъсум [гөнаһсыз] балалар да гөнаһсыз күңелләреннән чыккан пакь догаларын гарешләргә [күкләргә] җибәрәләр.

Шат бул, әй кыйммәтле ана! Аллаһ синең гали рухыңны гали җәннәттә кыйлсын!

Хәдичә Дунаева. Мәскәү.

Сөембикә. – 1916 – №9. – Б.166-169.

* * *

Фатыймаи-Фәридә ханымга ике ел


Милләтебезнең анасы, хатын-кызларыбызның юлбашчысы булган Фатыймаи-Фәридә ха­нымның вафат булуына шушы 1916 ел, 16 февральдә ике ел була, мәрхүмәнең милләтебезгә кыйлган хезмәтләрен, хатын-кызларга кыйлган яхшылыкларын уйлап, күзгә яшьләр тула. Әмма ни чара? 1908 елда сентябрь числосында салкын Сибириягә, Томски каласына иң әүвәл мәртәбә бардыкларында, Омскида туктап кунак булдылар. Безләр ул вакытта Омскида идек.

Ул вакытта Фатыймаи-Фәридә ханымның, яңа гына аткан чәчәк кеби, сөекле әнкәләренең куеныннан яңа гына чыгып килгән вакыты иде. Яшь, матур, күңелле, кәефе яхшы, рухы шат, һәрнәрсәгә бер төрле дикъкать илә карап, күңелле вә куанычлы сүзләр сөйләп, җанны рәхәтләндермәктә иде. Шул күрешүдә Фатыймаи-Фәридә ханым илә күп сүзләр сөйләштек. Бәхетсез милләтнең, һәммә хатын-кызларыбызның һәрбер тәрбиядән мәхрүм калулары тугрысында кайгырыштык. Һәрничек булса да аларга ярдәм итешергә сүз бирештек. Шул вакытта мәрхүмә Фатыймаи-Фәридә ханымнан бу кадәр ерак сәфәргә баруының сәбәбен сорадым. Чит җирдә, чит кешеләр арасында торуның авыр икәнлеген дә бераз сөйләдем.

Моңа каршы, әлбәттә: «Бу сүзләрегез дөрес. Мин үзем бүгенгә кадәр горбәтчелекне [туган илдән аерылуны] күрмәсәм дә, аның авыр икәнен беләм. Әмма шулай булса да, үземнең мәңгелек юлдашым булган Вагыйзь әфәнде [5] илә бергә үзебезнең зәгыйфь вә аянычлы милләтебезгә хезмәт итүне үзебезнең беренче бурычыбыз дип беләбез. Шул сәбәпле, бу хезмәтне җан-тән илә кабул итеп, милләткә хезмәт итәчәкбез», – диде.

Үз Ватаныгызда да хезмәт итәргә мөмкиндер бит дидекемдә, алай да мөмкин, ди, шулай булса да, анда бездән башка да хезмәт итүчеләр күп. Менә бу якта караңгы вә салкын Себергә төрле сәбәпләр илә килеп таралган вә адашкан һәмширәләребез бик күптер. Алар һәркайсылары гыйлемгә сусаганнар вә йөдәгәннәр. Аларның арасына килеп хезмәт итүчеләрнең саннары бик аз, турысын әйткәндә, юк хөкемендәдер, диде.

Без шуларны игътибарга алып, милләткә хезмәт итү нияте илә бу сәфәргә чыктык. Җәнабе хак сәламәтлек бирсә, мөмкин кадәре тырышып хезмәт итәчәкбез. Әгәр дә сәламәт булсак, берничә елдан соң кайтып, үз ватандашларыбызга да кулыбыздан килгән кадәр ярдәмләшербез. Минем өчен дөньяда иң татлы вә иң кыйммәтле нәрсә булса – ул да шушы һәмширәләремә мөмкин кадәре ярдәм итү, аларны тоткыннан коткарып, якты дөньяга чыгарудыр. Шушы тәмле вә ләззәтле сүзләрне сөйләшеп, киләчәктә янә күрешүне теләп аерылыштык. Һәм мәңгегә аерылыштык. Томскида вакытларында мәктүп язышып торсак та, тагын бер кәррә [тапкыр] күрешүгә насыйп булмады.

Мәрхүмә сәламәт вакытында безләр өчен күп кайгырды, язды, сөйләде, безләрне һәрдаим яктылыкка өндәде. «Сибирия» вә «Тормыш» газеталарында «Хатын-кыз дөньясы»н ачты, аның аркасында чит җирләрдә, ерак шәһәрләрдә адашып калган, әллә ниндәен ... [6] кешеләрнең кулында җәберләнгән тута вә сеңелләребезнең аһ вә зарларын ишетәдер идек, мөмкин булганда, ярдәм итүчеләр дә табыладыр иде. Болар һәммәсе дә мәрхүмә Фатыймаи-Фәридә ханымның иҗтиһады илә мәйданга килгән иде.

Ходайга мең кәррә шөкерләр булсын, мәрхүмә Фатыймаи-Фәридә ханымның яндырган шәме көннән көнгә яктырды, нурланды. Караңгы вә салкын Сибириягә гыйлем нуры сачелде, һичнәрсәдән хәбәрләре булмый йоклап яткан хатын-кызларның йөзенә гыйлем нуры төште, күзләре ачылды, уку-укыту эшләренә әһәмият бирә башладылар.

Болар, әлбәттә, безнең өчен беренче шатлык һәм куанычтыр. «Тормыш» газетасында хатын-кыз дөньясының югалуына җаныбыз әрнесә дә, ханымнарга махсус «Сөембикә» журналы барлыгы безләрне шатландыра, җаныбызны рәхәтләндерә.

Мөхтәрәм әфәнделәр! Һәм дә мөхтәрәмә ханымнар! Милләт юлында корбан булган мәрхүмә Фатыймаи-Фәридә ханымның исемен мәңгегә калдыру нияте илә Кәрәкәшле авылында мәктәп сала башлаганлыклары һәркайсыбызга мәгълүм. Төрле җирләрдән иганәләр дә килгәләп торадыр. Әмма моның илә генә бу зур бинаны тәмам итүгә имкян [мөмкинлек] юк.

Сез хөрмәтлеләрдән үтенәмен: шушы изге эшнең тиз көндә вөҗүдкә чыгуына [барлыкка килүенә] иҗтиһад итүегезне. Тамчы тамып, күл була, дигән кеби, һәркайсыларыгызның мөмкин кадәр ярдәм итүегезне теләп, сүземне кистем.

Кәримә Ишмөхәммәтова.
Петропавел. 1916 сәнә 6 нчы февраль.
Сөембикә. – 1916. – №9. – Б.169-170.

Искәрмәләр

1. Фатыймаи-Фәридә ханымның тормыш юлы, журналистлык һәм мөгаллимлек эшчәнлеге турында галимә Альта Мәхмүтова китапларыннан таныша аласыз: Махмутова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! (Джадидизм и женское движение). – Казань: Татар.кн.изд-во, 2006. – С.124-142; Мәхмүтова А.Х. Вакыт инде, без дә торыйк... (Җәдидчелек һәм хатын-кызлар хәрәкәте формалашу): очерклар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. – Б.293-322; Милләт аналары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык / төз.-авт. А.Х.Мәхмүтова. – Казан: Җыен, 2012. – Б.437-485.
2. «Буби» мәдрәсәсе – Вятка губернасы Иж-Буби авылындагы (хәзерге Татарстан Респуб­ликасы Әгерҗе районы) җәдиди мәдрәсә.
3. Кәрәкәшле авылы – Татарстан Республикасы Ютазы районындагы авыл.
4. Зәйтүнә Юльметова.
5. Мөхәммәтвагыйз Нәүрозов – Фатыймаи-Фәридәнең ире, «Сибирия» һәм «Тормыш» газеталарының баш мөхәррире.
6. Чыганакта да күпнокталар белән бирелгән. Биредә кабахәт кебек сүгү сүзе булып, аны «Сөембикә» мөхәррирләре махсус төшереп калдырганнардыр.

Текстларны басмага Чулпан Мөслихова «Казан» милли мәдәният үзәгенең «Казанның меңьеллыгы» музее хезмәткәре, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспиранты әзерләде.

1

2

3

4
 


Чулпан МӨСЛИХОВА
Безнең мирас
№ 11 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»