поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.12.2013 Мәдәният

Мәликә. Татар чәчәге кайда?

Капкачын ачкач бии башлый торган бәләкәй курчаклы шкатулкалар була. Мәликә миңа әнә шул матур шкатулкадан чыккан миниатюр курчак кебек тоела, аның да һәр хәрәкәтенә юлдаш булып көй агыла төсле. Сурәтләвем cез хәтерләгән Мәликәгә туры килмиме? Ләкин бүген ул шундый – җырчы һәм актриса; Ходайга, үз язмышына һәм Яңа ел могҗизасына ышанучан кыз.

«Сәхнәдәге һәм тормыштагы Мәликә – икесе ике кеше. Сәхнәдәгесе – бары тик образ, һәм ул үзгәрүчән. Яшьрәк чакта үземне кыю, үзсүзле итеп күрсәтәсем килә иде, хәзер җитди әсәрләргә күбрәк игътибар бирәм. Тормышка, кеше гомеренә, дөньядагы бурычларыбызга җитдирәк карый башлавыма, эшләгән эшемнең, иҗатымның мәгънәсе турында ешрак уйлануыма бәйледер бу».

«Үткән юлыңны, кылган гамәлләреңне хөрмәт итәргә кирәк. Нинди генә булмасын, ул син үткән юл, синең тормышың».

«Шәхес булып җитлегүемә ГИТИСта укуым нык тәэсир итте. Анда безне сүтеп яңадан җыйдылар. Көн саен диярлек: «Сез сәләтсез, сез берни дә булдыра алмаячаксыз», – дигәннәрен тыңларга туры килде. Инде зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, ниндидер иҗади уңышларым була торып, мондый сүзләр ишетү бик кыен иде. Зур публика алдына чыгарга курыкмаганны, монда укытучылар каршына мәйданга чыгып басарга дер калтырый идем. Ләкин мин бер генә дә үкенмим.

Остазым Владимир Андреев миңа беренче көннән яхшы мөнәсәбәттә булды. Әгәр мин дәрескә килмәсәм «Безнең татар розасы кайда соң?» дип сорый торган булган. Минем барлык эшләремне карап барды ул, диплом спектакленә дә килде. Ж.Балясканың «Последнее предупреждение» әсәрен сәхнәләштердек. Мин рок-йолдызга гашыйк булган кызны уйнадым. Бу рольне башкарып чыгарга тормыш тәҗрибәм булышты дип әйтеп була, мин үз җанатарларым белән аралашуларны искә төшерергә, аларның күз карашларын, хисләрен кабатларга тырыштым».

«Мин максатчан кеше. Ләкин максатка ирешү өчен һәр төрле ысул да килешә дип әйтә алмыйм. Кешенең үз принциплары булырга тиеш, аларга хыянәт итәргә ярамый. Минем дә үзем теләмәгән җырлар башкарган чакларым булды, ләкин намусыма тап төшерерлек адымнарга барганым юк».

«Әгәр эшләгән эшеңнән үзең ләззәт аласың икән, димәк, ул эшне дәвам итүдә мәгънә бар».

«Кызганыч, ләкин соңгы унбиш ел Яңа ел минем өчен ял түгел – эш. Ләкин барыбер мин ул бәйрәмне көтәм, Яңа ел тылсымына ышанам. Могҗизалар булып кына тора, тик без аларны никтер күрмибез.

Бүген мин үземне ирекле итеп хис итәм. Тормышыма нәтиҗәләр ясыйм. Шуңа да бу ел миңа ниндидер яңалык алып килер дип тоям.

Бәләкәй чакта Яңа ел алдыннан чыршы бизәгәндә без гел музыка тыңлый идек. Шул көйләргә кушылып мин җыр чыгара идем. Бер карасаң, шундый мәгънәсез җыр, гел берүк сүзләрне кабатлау гына – ә бит ул нинди мөһим сүзләр: чыршы, уенчыклар, әни... »

«Бүләкне бик озак сайлыйм, интегеп бетәм. Кешесенә туры китереп сайлысы килә. Бүләгең ошасын өчен иң элек бүләк тапшырасы кешеңнән аның теләкләре турында әкрен-әкрен генә сораштырырга кирәк дип уйлым. Бервакыт миңа концертта бәләкәй кызчык бер чәчәк бүләк итте. Никадәр букетлардан шул чәчәк иң истә калганы булды. Менә мин дә үзем биргән бүләкнең шундый истәлекле булуын телим».

Яңа ел табынына – «Пинаколада»


Бу коктейльне ясар өчен сезгә 1 л йогурт, 3-4 аш кашыгы фруктоза, 1 банка консервланган шәфталу (персик) һәм 400 мл ананас согы кирәк булачак. Йогуртка башта шакмаклап турап шәфталуны салырга, аннан фруктоза кушарга, соңыннан банкадагы сиропны һәм сокны салырга кирәк. «Пинаколада» табынга суык килеш бирелә.

Блиц-киңәшләр


Укырга: М. Плисецкаяның «Читая жизнь свою...», А. Роднянскийның «Выходит продюсер», А. Васильевның «Русский голливуд» китапларын.
Карарга: «Варшавская мелодия», «Шага», «Пролетая над гнездом кукушки», «Рассказы Шукшина», «Одна абсолютно счастливая деревня», «Три товарища» спектакльләрен; Э.Кустурица, В.Аллен, М.Скорсезе, Р.Скотт, П.Джексон фильмнарын.
Тыңларга: халык җырларыннан алып классикага кадәр.
 


Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»