поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.12.2013 Милләт

Еракта - SUOMIда кунакта (ФОТО)

“Москва-Хельсинки” поезды фин җиренә үтеп кергәч үк, ике яклап та чисталык, тәртип күзгә бәрелде. Станцияләре чиста, берле-икеле кеше генә анда күренгәли. Эш вакыты булгангадыр, бездәгечә мәш килү юк.

Поезд белән параллель барган аз-маз җиңел автомобильләр дә, каядыр ашыгып, бер-берсен һич узмас, ә салмак кына бер тизлектә баралар. Юк, юллар начардан түгел, алар анда искиткеч, менә бүген яңа асфальт җәеп чыкканнар төсле. “Ямаулар” түгел, ялгау урыннарын да күрмисең. Чамадан тыш кыйммәтле автомобильләр дә күзгә чалынмады.

Поезд тәрәзәләренә төбәлеп, тагын кечкенә-кечкенә кырларына сокланып бардык, каты һәм такыр юл кергән урманнарының санитар чисталыгын, бермә-бер җирдән калкып чыккан гранит тау-чыкларны, утарлап яшәүчеләрнең өйләрен, хуҗалык каралтыларын күзәттек. Андагы фермерлар, коры азыкны булса кирәк, ап-ак пленкага төреп, рулоннарны басу буйларына тезеп куйганнар. Гади генә койма белән уратылып алынган аланлыкта йөргән атларның өсләренә япмалар ябылган. Ә менә сыерлар һәм бозаулар күреп булмады – аларны кышлыкка япканнар иде инде, күрәсең.

Шулай тәрәзәдән караштыра-караштыра, вагон бүлмәләрендә фикер алыша-алыша, бер-беребез белән таныша-таныша юлда 14 сәгать үтеп киткәнне һәм Хельсинкига килеп җиткәнне сизми дә калдык. Танышу дигәннән, безнең 15 кешелек делегация Мәскәүнең Ленинград вокзалында, поезд китәр алдыннан гына тулаем җыелды. Ә Финляндия башкаласына килеп төшкәннән соң, иң баштан сәгать укларыбызны ике сәгатькә артка күчердек, каршы алучы фин кардәшләребез белән якын туганнарча күрешеп танышкач, чемоданнарыбызны тәгәрәтеп бөтен уңайлыклары булган автобуска кереп урнаштык. Хельсинки мәхәлләсе имамы, якташыбыз (Сафаҗай) Рамил хәзрәт Беляев кунакханәгә барышлый шәһәр һәм көн тәртибе белән таныштырды. Аның сүзләре буенча, Финляндиядә бары тик 5 млн. 500 мең кеше исәпләнә һәм шуның 700дән аз гына артыгы – татарлар. Алар күбрәк Хельсинки, Тампере, Ярвенпяа һәм Турку шәһәрләрендә яшәп көн күрәләр. Күбесенчә әлеге фин татарларының тарихи ватаннары Кызыл Октябрь районына карый, аеруча Актукка, Куйсуына, Суыксуга һәм Рбишча, Өчкүл, Кадомавылга.

- Нижгар татарларының Суоми җирләренә килеп төпләнүләре әле Россиядә патша хөкемлек иткән чордан ук башлана. Җәй айларында якын якташларыбыз ерак җирләрдә авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнгәннәр, ә кыш айларында мишәр татарларының каннарына сеңгән җан шөгыльләре булган сату-алу белән йөргәннәр. Шулай итеп, иң уңышлылары акча туплап үз сату нокталарын, кибетләрен туган якларында, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә ачканнар, Финляндиядә дә кибет тотучы татарлар шул патша чорларында ук күренә башлый.

1915 елда Финляндиядә өч меңгә якын якташ-милләттәшебез төпләнгән була. Әмма Октябрь революциясе аларның тормышларына кискен үзгәрешләр кертә. 1917 елның 6 декабрендә дөнья картасында яңа бәйсез дәүләт – Финляндия барлыкка килә. (Ленин бабай тикмәгә генә Финляндиядә качып тормаган, күрәсең. Ул аларга бүләк итеп бәйсезлек бирә. Чөнки 1809 елдагы шведлар белән руслар сугышында Швециянең колониясе булган Финляндия Рус Империясенә беркетелә һәм 1870 елда Хельсинки-Петербург тимер юлы төзелә, Россия белән элемтәләр ныгый. Авт. О.Ә.)

Финнар бәйсезлек алгач, фин паспорты яки фин җирендә яшәргә рөхсәте булмаган кешеләр 1918 елның апрелендә чыккан Указ нигезендә бу илдән китәргә мәҗбүр булалар. Россиягә генә аз дигәндә 18 мең кеше кайта һәм шулар арасында безнең татарлар да шактый була.

Россиядән Финляндиягә тагын бер талпыныш узган гасырның 20-30 елларында күзәтелә. Чөнки бездә колхозлашу башлана, репрессияләр тотына. Ә хәлле татарлар бик теләп кенә колхозларга керергә, мал-мөлкәтен югалтырга ашыкмый. Кулак булып сөргеннәргә киткәнче, хәйләкәрлерәк милләттәшләребез янәдән Финляндиягә качу юлын кулай күрә һәм таба.1930 еллар урталарында Финляндиядәге татар-ислам җәмгыяте якынча 1000 кешене берләштерә, - дип сөйләде автобус белән кунакханәгә барышлый Рамил хәзрәт Беляев.

Икешәрләп бүлмәләр буенча таралышкач, шунда ук “тефаль”ны кайнатып чәй эчтек, кечкенә дулкынлы мичтә калган камыр ашларыбызны җылытып тамак ялгадык, артыгын кул астында ук булган суыткычка куйдык. Душ алып бераз ял иттек тә, төрек ашханәсенә төшке ашка киттек. Андагы ризыкның төрлелеге – хәйран калырлык. “Швед өстәле”ндә нинди генә нигъмәт юк һәм теләсә кайсын, теләсә күпме салып алырга мөмкин. Тагын шунысы яхшы иде, төрекләр безнең телне, без аларныкын аңлаштык. Алар безгә аеруча сый-хөрмәт тә күрсәттеләр кебек тоелды. Ни дисәң дә, дин кардәшләр бит.

Ашханәдән җылы гына саубуллашып чыкканнан соң, җәяүләп Хельсинки буенча экскурсиягә киттек. Аның матур архитектуралы биналарына сокланып йөрдек, гранит таш җәелгән урамнарын шактый таптадык. Килбәтле генә озын трамвай тавышсыз-нисез яныбыздан узып киткәч, бер-беребезгә карашып алдык та, резин тәгәрмәчләрдә түгелдер бит, дип трамвайны күз белән озатып калдык. Татар тотып карамыйча ышанмый дигәне бигрәк тә дөрес бит ул. Трамвай юлын озак карап бардык, әмма бер генә ялгыш та күрмәдек. Шулай да өлкәнрәк тапкырларыбыз ике рельсның тоташкан урынын таптылар. Тимер юллар бер-берсенә эретеп ябыштырылган, ә ике яклап рельслар буенча резин тасмалар тартылган – болары тимер тавышын томалый икән.

Кибетләрдә, кечкенә генә базарчыкта бәяләрне карап кепка астын кашып алганнан соң, Балтика диңгезенең фин култыгына чыктык, зур кораблар карадык. Ә, шуны әйтергә онытканмын, велосипед, йөрү чарасы буларак, Хельсинкида киң кулланышта. Бу транспорт өчен махсус вакытлыча куеп тору урыннары, безнеңчә яки мишәрчә әйткәндә, стоянкалар – шактый. Урам-тыкрыкларда халык та, автотранспорт та чамалы гына күренгәли. Бер аксакалыбыз абайлап алганча, халык биредә бар да эштә, шуңа Хельсинки урамнары үзебезгә генә, чөнки бу көн бездә кайчандыр бәйрәм иде, диде шаяртып. Чынлап та, делегация әгъзаларының үз вакытында 7 ноябрь көнне зур бәйрәм итеп билгеләгәннәре бүгенгедәй хәтерләрендә. Ичмасам, фин халкына бу көнне бәйрәм итәргә бүгенгәчә сәбәп бар. Әлеге дә баягы дигәндәй, нәкъ Бөек Октябрь революциясе аркасында алар бәйсез суверен дәүләт булдылар бит.

Менә без Фредрикинкату урамында горур гына баскан ярым айлы зур, биш катлы 33 “а” номерлы йорт каршында. Инде вакыт кичкә авышкан чак. Йортның ишегалдында безне Рамил хәзрәт белән Харис дус яңадан каршы алдылар һәм без бинаның бишенче катына күтәрелдек. Биредә Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Али каршылады, хуш килдегез дип, кул биреп чыкты һәм экскурсиябезне гыйбадәт кылу бүлмәсеннән башладык. Шунда Рамил хәзрәт динебезнең андагы торышы турында сөйләде, башка милләттән булган дин кардәшләребез белән урнаштырылган җылы мөнәсәбәтләргә тукталды, төрле вакытта төрле олы кунаклар биредә булганын әйтте, бүләкләрен күрсәтте. Җомга намазларына биредә 50дән алып 80 кешегә кадәр йөриләр икән.

Мәчет белән танышкач, шул ук 5 нче катта 250-300 кеше сыярлык бәйрәм чаралары уздырыла торган зур залда булып чыккач, без 4 нче катка төштек. Биредә Финляндия татар җәмгыятенең һәм Хельсинки ислам мәхәлләсенең эш бүлмәләре урнашкан, китапханә, якшәмбе мәктәбе классы, уку залы, кухня һәм аш өстәлләре бик компакт җайлаштырылган. Шуннан соң фин татарлары җәмгыяте рәисе Атик Али безне утырышлар залына чакырды.

- Менә биредә без Совет әгъзалары белән еш кына җыелышып шушы зур өстәл артында зур мәсьәләләр чишәбез, проблемалар хәл итәбез, - дип сөйләп китте Атик әфәнде. – Советыбызга 10 лаеклы милләттәшебез сайланган, ә аның рәисе, белгәнегезчә, мин булам инде. Бу иҗтимагый җаваплы вазифа миңа мәрхүм әтиемнән калды дип әйтсәм, ялгыш булмастыр. Әлеге бина дәүләт ярдәменнән башка, бары тик татарлар көче белән генә 1960 елда төзелә һәм гамәлгә тапшырыла. Ул тулысынча мәхәллә милке. Без аның өске ике катын билибез, ә беренче өч катын арендага бирәбез һәм шул акчага рухи һәм иҗтимагый эшчәнлегебезне алып барабыз, контракт буенча эшләгән имамыбызга хезмәт хакы түлибез, җир салымы да, уңайлыклар өчен түләүләр дә шул исәптән. Дөрес, мәхәллә әгъзалары максатчан взнослар да түлиләр, - дип сөйләде Финляндиядәге татар җәмгыяте рәисе.

“Координацион штаб”тан соң якшәмбе мәктәбе классын карадык, аның укытучысы белән таныштык. Кызганычка каршы, 1969 елда биредә татар мәктәбе юкка чыга. Бүген атнага бер тапкыр татар гаиләләреннән булган уннан артык бала бирегә килеп латин графикасы нигезендә татар телен өйрәнә, ислам нигезләре белән таныша. Ял минутларында татарча җырлап та, биеп тә алалар икән. Бу турыда безгә укытучылары Хамидә ханыбыз бәян итте. Әле 1935 елда биредәге мәхәллә латин графикасында Әлифба бастыра һәм шуның нигезендә әлегәчә татарча укырга һәм язарга өйрәнәләр Финляндиядәге нәни милләттәшләребез.

 Хельсинкидагы беренче көнебез татар җәмгыяте бинасында кичке чәй табыны артында тәмамланды. Ә мәдәни сәяхәтебезнең бүтән көннәре турында киләсе саннарыбызда укырсыз.

Югарыдагы рәсемдә: Рамил хәзрәт



Гранит ярып узган юллар



Мәчеттә



Чәй өстәле


Автор фотолары.

 


О.ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ 47 | 27.11.2013
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»