поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.12.2013 Җәмгыять

“Мәрхәмәтлелек” акциясе җиңүчеләре билгеле булды

Шушы атна башында губернаның “Мәрхәмәтлелек” акциясендә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. А.С. Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда үткәрелүче бүләкләү тантанасына өлкәнең иң мәрхәмәтле кешеләре үзләренең гаиләләре, дус-ишләре, хезмәттәшләре белән килгәннәр иде.

Өлкә Журналистлар берлеге бу акцияне оештырып җибәргәндә, үз алдына арабыздан кеше бәласына битараф булмаган киң күңелле, кайгыртучан һәм олы йөрәкле кешеләрне эзләп табу бурычын куйган иде. Быел “Мәрхәмәтлелек” акциясе “Губернаны яратам!” девизы астында үткәрелде.

- Уналты елда мәрхәмәтле якташларыбызның саны дүрт йөздән дә артып китте инде. Алар, бернинди кыенлыкларга да карамастан, намус һәм вөҗдан кушуы буенча кеше өчен утка да керәләр, суга да ташланалар, мәрхәмәтле эшләрен эшләгәндә беркайчан да үзләре турында уйламыйлар, - диде Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы рәисе, Акциянең оештыручысы Ирина Цветкова.

Быелгы акция игълан ителгәч, комиссиягә 200 дән артык гариза килде. Өлкә министрлыклары һәм ведомстволары, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм матбугат чаралары, гомумән, бөтен губерна халкы геройларыбызны эзләп табуда күп ярдәм күрсәттеләр. Ә араларыннан лауретларны сайлап алу өчен Җәмәгать советына биш җыелыш уздырырга туры килде. Нәтиҗәдә сигез номинациядә 43 иң мәрхәмәтле кешенең исемнәре аталды. Шуларның икесе татар иде.

Августта Хабаровскины һәм аның тирәсендәге шәһәр һәм авылларны су баскач, Самара егете Рәфыйк Ибраһим улы Хәкимов (түбәндәге рәсемдә) студентлардан тупланган коткаручы төркем җитәкчесе булып шунда үз теләге белән китә. Алар ике атнадан артык дамбалар торгызалар, ком тутырган капчыклар ташыйлар, су баскан өйләрдән кешеләрне чыгаралар... Милләттәшебез шушы батырлыгы өчен “Коткару” номинациясендә җиңүче итеп танылды.

“Кайгырту” номинациясендә лауреат исеменә Камышлы авылында яшәүче Наилә Мәхмүт кызы Гусамова (югарыдагы рәсемдә) лаек булды. Ул күршеләренең өе янганын күреп, янгын сүндерүчеләр бригадасын чакыра, ә үзе улы белән яна торган өйгә кереп китә һәм бер кешене алып чыгарга өлгерәләр. Кызганычка, калганнары янып үлә.

Наилә апа, исән калган күршесе хастаханәдә яткан арада, аның якыннарын күмә, мәҗлес җыеп өчен, җидесен укыта. Ә күршесенә терелеп чыккач яшәргә урын булсын өчен, авыл халкыннан акча җыя һәм гаиләсе белән мунчасыннан өй ясап куялар. Бу аның яхшы эшләренең берсе генә әле, диләр авылдашлары.

“Кешеләрне яратып” номинациясендә губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинның фамилиясе дә бар. Аны тәкъдим итүчеләр губернаторның яхшы эшләре, кеше кайгысына битараф калмавы, һәрчак ярдәмле булуы турында язалар. Губерна халкы аны белдекле һәм белемле җитәкче итеп таный һәм киләчәктә аңа зур өметләр баглый.
 


Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА
Бердәмлек
№ | 07.12.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»