поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
06.12.2013 Җәмгыять

Кара һәм ак мунча

Иске өйнең карама ниргәләреннән сипләнгән кара мунча әле дә урынында тора. Астан – дүрт, өстән ике ниргәсен алыштыргач, менә дигән кетәклек чакты аннан. И-и, ул кара мунчаның тәмнәре!

Тау башындагы ферма чишмәсеннән су ташыганда ук кара мунчаның пары бишмәт эчендә тулыша башлый. Чананы тауга тартып менгәндә дә йөгерергә кирәк. «Үсәм дисәң йөгер!» – дип, алдан абый үсендереп бара. Тау төшкәндә, чана бавы абый кулына күчә. Флягага атланып, мунча ишек төбенә килеп туктаганчы, «яхшы ат»ны куалап кайтам.

Кара мичнең «төпсез» казаны, идәндә тезелешеп утырган ләгәннәр, ниһаять, су белән тула. Тәрәзәдән кереп, корымга буялмаган урын эзли-эзли йөдәгән тонык яктылык су өсләренә кунаклый, ә мин ләүкәгә үрмәлим.

Кисәүгач, соскы, колагы купкан калай тас үзара нидер сөйләшеп ала, борынны көл исе кытыклый. Казан эргәсендә ятып сөяккә әйләнгән сөянне әтәйнең иске сугым пычагы чатыр-чатыр телә башлый. Чырагачка ут эленә. Ут теле үрләгән саен, абыйның йөзе яктыра, елмаю булып иреннәренә, күзләренә елтыр балкыш куна. Бераздан дөрләгән чырагач та, абый да юкка чыга – мунча эче тагын караңгыланып кала. Абыйның зур мич авызына билгә тиң тыгылып, утыннарга ут үрләткәнен белгәнгә генә курыкмый утырам. Менә хәзер ул күзләрен кысып, йөткерә-йөткерә, кабат мич каршында калкыр да, корымнан бәрхетләнгән стенада кызгылт учак яктысы аның рәсемен ясап куяр.

Мунча ташлары арасыннан, җиде башлы аждаһа булып, төтен күтәрелә – мин, буылып, идәнгә тәгәрәп төшәм, мүкәләп барып, сыкылаган мунча ишеген төртәм. Көттереп, төтенгә уралып, абый да чыга. Күзләреннән яшь акса да, канәгать үзе:

– Кабынды, чәй эчкәнче әзер була мунчаң!

Мин төннек янына киләм. Төннектән сузылып чыккан төтен иңемә ак сөлгесен сала.

Беренче пар безнеке. Мунча чардагыннан, кыштыр-кыштыр, җитәкләшеп каен себеркеләре төшә. Гөмбәзләп өелгән мунча ташлары сулый – беренче чүмеч су кунып та өлгерми, зәңгәр рәшәле исне алып, төннектән тышка ургыла. Эзләренә басып, мескен бүрек төннеккә кереп оялый. Хәзер нәрсә буласын мин генә түгел, ләүкә астында тынып калган чурылдык бака да чамалый: колакларымны, лепкәмне капларга тырышып, сулы ләгәнгә кереп утырам...

Хәл алырга мунча алдына бергә чыгып кергәлибез. Утыргыч бозланып миңа береккәнче, абый яңа гына уйлап тапкан әкиятен сөйли.

Ис-мазар тимәдеме, дип, инәй мунча тирәсен берничә кат урагач, әтәй килеп җитә.

– Кайтасызмы-юкмы, корчаңгы тайлар?!

Канәгатьсез генә җыена башлыйбыз. Нигә инде ашыктырырга – бездән соң кем дә мунча кереп тормый ласа: мунча миче агып киткән була...

Ак мунчаны алма бакчасы уртасына салдылар. Кыш көне иркенләп карда аунарлык булсын, диде абый. Мичне тимердән ясаттылар. Тамчы су да тәгәрәп китәрлек итеп, идән астына таш түшәделәр.

Бу малайларга ышаныч юк, монысын да черетерләр, дипме, әтәй аскы ниргә буйлап электр җылыткычы сузды. Мәңгегә дип эшләнде ак мунча.

Ә без үстек. Таралдык.

Яллар бергә туры килгәндә, кара мунчаны искә алып, тимер мич урыныннан купканчы чабынган да, алмагач төпләрендә карның сыңар карышын да калдырмый аунаган да, мунча алдында бал мичкәсе бушаганчы сөйләшеп утырган да булды – ләкин бик аз, бик аз иде ул мәңгелек мунча өчен.

Юл фаҗигасе алдыннан, кич абый ак мунчага улымны күтәреп китте. Мөгаен, балачакта миңа сөйләгән әкиятләрен исенә төшергәндер...

Абыйны җирләп кайткач, мунча яктым. Пар салып та җылы үтмәгәч, ләүкә буйлап мичкә таба, гадәттә, абый чабына торган урынга күченәсе иттем – тетрәндергеч салкынлык баштанаяк куырып алды...

1997 


Ләис ЗӨЛКАРНӘЙ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»