|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2013 Мәдәният
«Филармониада-2013» VI халыкара сәнгать фестивале5-14 декабрьдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» халыкара сәнгать фестивале утәчәк. Беренче тапкыр бу чара 2008 елда дөньякүләм танылган остазалар ярдәмендә югары дәрәҗәдәге сәнгатьне күрсәтү, яңа исемнәрне ачу максаты белән үткәрелде. Бу фестиваль үзенең киңлеге белән аерылып тора, чөнки «Филармониада» - сәхнә сәнгатенең барлык жанрларын үз эченә алган чара. 10 көн дәвамында казанлылар классика, джаз, нәфис сүз, бию, фольклор, эстрада коцертларын тамаша кылачак. Ел саен фестивальнең географиясе киңәя бара, анда катнашкан сәхнә осталарының да саны арта.
«Филармониада-2013» VI Халыкара сәнгать фестивале программасы
|
Иң күп укылган
|