поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.12.2013 Җәмгыять

Шундый татар тюркологы бар... (Марсель Бакировка 80 яшь) (ФОТО)

Кәгазьгә язылмаган шундый бер канун бар: әгәр сәнгатьнең төрле өлкәләрендә талантлар үзләрен яшьтән үк күрсәтә алсалар, фәндә, бигрәк тә филология гыйлеме өлкәсендә, кеше гадәттә зур уңышларга бары тик күп еллар буе тынгысыз хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

Сүзем дистә еллар буе тырыш хезмәте белән зур уңышларга ирешкән күренекле, олпат тюрколог-галим Марсель Хәернас улы Бакиров турында.

Булачак галим 1933 елның 10 декабрендә Мөслим авылында (хәзерге район үзәге) укытучы гаиләсендә туган. Аның әтисе Хәернас ага бик укымышлы, тирә-якта танылган математика укытучысы була. 1935-1936 елларда ул хәзерге Зәй районының Югары Баграж авылында мәктәп директоры булып эшләгән, мәктәп һәм колхозның берләштерелгән парткомында секретарь вазифасын башкарган. Күп эшләрдә ул үзе башлап йөргән, бик актив булган. Ә әнисе Фатыйма апа башлангыч сыйныфларда укыткан.

«Бала чагым – бал чагым», диләр безнең халыкта. Бу балачакның рәхәтлектә үтүенә, мәңге хәтердә калуына ишарәли шикелле. Ә менә Марсельнең балачагы бик күп кыенлыкларда, авыр шартларда үтә. Иң элек шул: Марсельгә 3-4 яшь вакытта аның әтисе Хәернас абыйны кулга алалар. Ул болай була.

Бервакыт, көз көне урып-җыю вакытында, партком секретаре Хәернас абый, кырдагы колхозчыларның ничек эшләүләрен тикшерергә баргач, аларга әйткән:

– Без дәүләт биргән планны үтәргә тиешбез. Уңыш яхшы күренә, планны үтәвебездә шик юк. Әмма ашлык уңган дип әрәм-шәрәм итмәгез, басуда бер башак та калдырмагыз. Чынлыкта, сез үзегезнең өлешне калдырасыз бит. Үз өлешегез күп булсын дисәгез, башак калдырмагыз.

Менә шул сүз аны гаепләргә җитә калган. Ул елларда НКВД органнарына бер кечкенә генә сигнал килә икән, кешене гаепләү өчен файдаланылган. Хәернас абыйдан көнләшеп йөри торган берәү аны шулчакта «чаккан»: «Ул халыкны хөкүмәткә каршы котырта. Хөкүмәт өлеше – эскертләрдә, сезнең өлешегез – җирдә калган башакларда, дип сөйли. Хөкүмәт интересы белән колхозчылар мәнфәгатен капма-каршы куя, контрагитация алып бара», – дип, югарыга ялган шикаять язып җибәргән. Шул җитә калган. Хәернас абыйны «халык дошманы» дип гаепләп алып киткәннәр һәм бернинди адвокатсыз-яклаучысыз, тикшерү дә ясап тормыйча, бары «тройка» карары белән генә хәл итеп, ике ай ярым эчендә атканнар.

Ирен алып киткәч, Марсельнең әнисе Фатыйма апаны да тынычлыкта калдырмыйлар, аны өч баласы белән һәм сигез айлык йөкле хәлендә, кыш көне өйләреннән куып чыгаралар. Соңрак Фатыйма апаны, башлангыч класс укытучысы буларак, Мөслим районының тикшерүчеләр күзенә чалынмаган иң ерактагы кечкенә авылларына укытырга җибәрә торган булганнар. Ә Марсель белән абыйсы Марс Мөслимдә икесе генә, бер караучысыз калган, үз көннәрен үзләре күрергә тиеш булган.

Менә шул вакытта татыйлар да инде алар «Нужа бабай шулпасын». Өйдә ике җан – әле буыннары да ныгып җитмәгән ике малай. Өй эче, табагач болгасаң да, бернинди чүпрәк-чапрак кисәге эләкмәслек шыр ялангач. Ярдәм итүче, хәлгә керүче беркем юк. Һәркемнең үз кайгысы. Беркем дә «халык дошманы» балалары белән аралашмый, үзләрен дә алып китәрләр дип куркалар. Бөтен өмет-ярдәм чыганагы – елның елында кысыр кала торган чирләшкә генә кара сыер. Аны карарга, ашатырга-эчертергә азык кирәк. Каян табарга? Җитмәсә, өй артындагы бәрәңге бакчасын да кисеп алып, районның бер түрәсенә биргәннәр. Янәсе, әниләре башка авылда эшләгәч, монда бәрәңге утыртырга хаклары юк. Нишләмәк кирәк, яз көне «халык дошманы»ның ике малае, ишегалдындагы бәләкәй генә чирәм җирне казып, шунда бәрәңге утырта. Аннан күпме генә бәрәңге чыксын инде?! Шул елгы кыш ятимнәргә үзен шактый сиздерә. Малайлар алдына зур гына проблема килеп баса – булган хәтле бәрәңгене кыш буена ничек җиткерергә? Бары бер юл кала: укырга иртән ашамыйча гына йөри башлыйлар. Мәктәптә, балалар арасында көн ничек тә үтә, эчнең «боргалавы» вакыт-вакыт басылып та ала. Ә мәктәптән кайткач, малайлар учак ягып, казанга күп итеп су салалар да, бер-ике бәрәңге әрчеп салып, озак кына кайнаталар. Бәрәңге, изелеп, юка гына элпә булып, төпкә ята. Шул «баба шулпасы»на сыер биргән бер кружка сөтне өстиләр дә чак кына тоныклана төшкән суны тәлинкә-тәлинкә чөмерә башлыйлар. Корсак тулсын дип, бер утыруда бишәр-алтышар тәлинкә су чөмерәләр болар. Ә соңыннан иң тәмлесен – вакланып-изелеп төпкә яткан бәрәңгене ашыйлар. Әнә шулай көн артыннан көн үтә. «Нужа бабай» малайларны ничек яшәргә өйрәтә. Яз җиткәч, болар икәүләп көрәк белән бер кешенең 25 сутый бакчасын казый. Шуның өчен аларга бер пот он бирәләр. Шул онны, һәр пешергән саен, суга 5-6 кашык кына салып болгаталар да шуны ашыйлар. Ә бакчаны казыганда чыккан черек бәрәңгедән, төеп, кәлҗемә пешерәләр.

Танылган галим Марсель Бакиров үзенең балачагында якты истәлек булып калган бер хатирәне болай сөйли. Аның балачактан ук рәссам буласы килгән. Малайның сәләте бар. Ул үзе моны сизеп яши. Сәләтне үстерергә кирәк тә бит, мөмкинлек кенә юк. Авыр сугыш заманы. Аларның янәшәсендә генә «Культмаг» дигән кибет бар. Марсель анда еш кергәли. Менә бервакыт кибеткә буяу карандашлары кайта. Тышлары да лакланмаган 6-7 төрле төстәге карандашлар. Марсель йөгереп кибеткә килеп керә дә шул карандашларга карап катып кала. Берәм-сәрәм кереп, балаларына яки оныкларына карандаш сатып алучыларга кызыгып, кичкә кадәр басып тора ул. Алыр иде – акчасы юк. Кибет ябылганда гына чыгып китә малай. Өйгә кайткач, әбисенең әйткән сүзен исенә төшерә. (Ә аның әбисе бик укымышлы остазбикә, тирә-якта танылган Тымытык мәдрәсәсе хәзрәтенең кызы була.) Әбисе аңа әйткән була: «Әгәр «Йа, Аллаһ! Йа, Аллаһ!» дип мең тапкыр кабатлап сорасаң, теләсә нинди теләгең кабул була. Аллаһы Тәгалә сиңа теләгәнеңне бирә». Шуны искә төшереп, Марсель йокларга яткач, төне буе «Йа, Аллаһ!», «Йа, Аллаһ!» дип, Аллаһтан үзенә төсле карандашлар бирүен ялварып сорап чыга. Йокыга китә башласа, үзен чеметеп алып, яңадан «Йа, Аллаһ!» дип кабатлый. Шулай итеп, таң алдыннан гына, иртәнгә төсле карандашларым булыр дип өметләнеп йокыга китә. Иртән, уяну белән (әй, нәүмиз чак, диген!) кулын мендәр астына тыгып, аннары аны әйләндерә-әйләндерә карандашлар эзли... Менә шул вакыйганы галим әле дә сагынып һәм ачынып искә ала.

Бала чагында Марсель үзенең абыйсы Марстан үрнәк алып, аңа сокланып үсә. Ә Марс абыйсы исә – ул чактагы бөтен Мөслим балаларының иң яраткан кумиры. Барлык эштә ул башлап йөри. Бик яхшы спортчы, чаңгычы була. Бөтен балаларны сокландырып, Мөслимнең иң зур Иске авыл тавыннан, аннан да текәрәк Тегермән тавы башларыннан чаңгыда шуып төшә. Ә җәй көннәрендә Ыкта йөзүдә Марска тиңнәр табылмый. Ул, башын суга тыгып, Ыкны башта бер якка, аннан икенче якка таба йөзеп чыга. Су астына чумып, ике-өч минут тора. Шуңа күрә аңардан суга баткан балаларны коткаруын үтенә башлыйлар. Һәм ул, водолаз кебек суга чумып, баткан баланы табып алып чыга. Марс абыйсы балачактан очучы булырга хыяллана. Урта мәктәпне гел бишлегә генә тәмамлап, ике классташы белән Балашов шәһәрендәге «лётное училище»га укырга керергә китә. Кабул итү имтиханнарының өчесен дә бишлегә тапшыра. Аның ике иптәшен укырга алалар, ә Марсның «халык дошманы» баласы икәнен белгәч, исемлектән сызып ташлыйлар. Шуннан соң Марс, Казанга барып, Казан дәүләт инженер-төзүчеләр институтына укырга керә, фәннәрне яхшы үзләштереп, институтны кызыл дипломга тәмамлый.

Әтиләренең, репрессияләнеп, «халык дошманы» исеме алуы Бакировлар гаиләсенең иң өлкән баласы – Шәркыя апаларының язмышына да кара мөһер булып ягыла. Урта мәктәпне гел бишлегә генә тәмамлап, Шәркыя Казан авиация институтына укырга керә. Бер ел укыгач, аны да, әтисенең кем булуын ачыклап, институттан чыгаралар. Аннан соң ул медицина институтына керә һәм аны тәмамлап, гомерен медицинага багышлый.

Әдәбиятка мәхәббәт Марсель Бакировта балачакта ук туа. Шул мәхәббәте аны 1951 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә.

Казанда аңа бөтенләй яңа бер дөнья ачылып китә. Лекцияләрне татар халкының атаклы галим-профессорлары Хатип Госман, Латыйф Җәләй, Якуб Агишев, Мансур Габдрахманов, Ибраһим Нуруллин, Гаяз Ишмөхәммәтовлар укый, соңрак аларга Мирфатих Зәкиев һәм Диләрә Тумашева килеп кушыла. Рус галимнәре Аркадий Шофман, Григорий Вульфсон, Леонид Тузов, Любовь Савель­ева һ.б. студентларны фәннәрнең тирән чоңгылларына алып керә. Әдәби кичәләр, диспутлар үткәрелә. Каләм тибрәтергә юл ача торган «Әдәби сүз» стена газетасы чыгарыла.

Казан университетын тәмамлагач, Марсель Бакировны журналист итеп Уфага, Башкортстанның өлкә газетасы «Кызыл таң»га эшкә җибәрәләр. Анда аңа редакциянең мәдәният бүлеге каршындагы әдәбият-сәнгать бүлекчәсен җитәкләү эшен тапшыралар. «Кызыл таң»да ул 1956-1966 елларда, барлыгы ун ел эшли. Соңрак, мөхәррир булып Таһир Ахунҗанов билгеләнгәч, Марсель газетаның сәркатибе вазифаларын да башкара: басманың макеты, бизәлеше һәм материалларның дөрес урнаштырылуы өчен җаваплы була. Бер үк вакытта газетада тормышның актуаль темаларына багышланган күпсанлы мәкаләләре, әдәби әсәрләргә, китапларга рецензияләре, очерклары һәм фельетоннары белән катнашып бара. Шушы елларда ул үзенең шәхси тормышын да җайга сала: фатир ала, Туймазы кызы Кифаягә өйләнә. Аларның бер-бер артлы ике кызлары туа, киләчәктә педиатр һәм гинеколог булып китәчәк балаларына Гөлназ һәм Гүзәл дип исем кушалар.

Бервакытны Уфага, университетта лекцияләр укырга Хатип Госман килә һәм, үзенең элекке талантлы шәкертен очратып, аны Казанга, үзенең җитәкчелегендә аспирантурада укырга чакыра. Редакциядәгеләр Марсельнең иҗади эшчәнлегенә күнегеп, өйрәнеп беткәнлектән, аны бер дә җибәрәселәре килми. Әмма Таһир Ахунҗанов ераккарак карап фикер йөртә, ул Марсельнең киләчәге хакында кайгырта һәм аңа: «Син тагын да үсәргә тиеш. Мин синең үсешеңә каршы килә алмыйм», – дип, үзенең ризалыгын бирә. Менә шуннан соң Марсель, гаиләсен вакытлыча Уфада калдырып, аспирантурада укырга китә.

Марсель Бакиров тормышының шуннан соңгы дәвере инде минем үз күз алдымда узды. Чөнки без аның белән аспирантурада бер үк чорда укыдык. Икебезнең дә (һәм өченчебезнең дә – КФУ профессоры, танылган галим Хатыйп Миңнегуловның да) фәнни җитәкчебез профессор Хатип ага Госман булды. Без өчебез дә бер үк вакытта бер үк тулай торакта яшәдек.

Аспирантурада уку елларында М.Бакиров фән дөньясына чумып яшәде, ә менә тормышының матди ягын тиз генә көйләп җибәрә алмады. Һәм ул мөмкин дә түгел иде, чөнки Казан кебек зур шәһәрдә беркем дә аспирантка аерым фатир бирергә атлыгып тормый. Шуңа күрә Марсельгә дә өч елга сузылган аспирантура елларында, стипендиясенең ярты өлешен гаиләсенә җибәреп, ачлы-туклы диссертация язу белән шөгыльләнергә туры килде. Ул бары тик укуын тәмамлап, университетта укыта башлагач кына, Уфада калган үз гаиләсен Казанга алып килде.

Үзенең кандидатлык диссертациясен М.Бакиров төрки һәм татар шигыренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын эксперименталь юл белән тикшерүгә багышлады. Төрки шигыренең үзенчәлекләрен башка халыкларның шигырь төзелешләре белән чагыштырып өйрәнде. Ә шигырь теориясе турындагы фәнни хезмәтләрнең күпчелеге Европаның классик телләрендә – инглиз, немец һәм француз телләрендә язылган. Фәнгә ныклап аяк басыйм дисәң, шул телләрне яхшылап өйрәнергә, белергә кирәк. Һәм Марсель, мин хәтерлим әле, аспирантураның тоташ бер елын инглиз телен өйрәнүгә багышлады. Төнге сәгать икеләргә кадәр әлеге телне өйрәнеп, шул телдә язылган фәнни текстларны тәрҗемә итеп утыра иде ул.

Шәкерт кеше, әгәр ул талантлы булса, үзенең остазын уздырып та җибәрергә тиеш, дигән караш яши. Һәм бу дөрес тә. М.Бакиров белән дә шулай булды. Аның, фән кешесе буларак, тирәннән инанган бер сыйфаты бар: ул, гыйльми дәрәҗәләр алдында сукырларча баш имичә, теләсә кем һәм теләсә нинди аудитория алдында үз фикерен якларга, расларга ярата. Аның кандидатлык диссертациясе белән дә шундыйрак хәл килеп чыкты. Ул төрки галимнәрнең, шул исәптән фәнни җитәкчесенең итәгенә генә тотынып бармады, ә төрки шигыренең эчке хасиятләре турындагы, дипломында язган фикерләрен тагын да тирәнәйтеп, бу өлкәдә шәхси карашын, үз концепциясен булдырды. Оригиналь хезмәтендә төрки шигыренең үзәк проблемаларыннан булган төрки гаруз турында эксперименталь-фонетика аппаратлары белән тикшеренүләренең ышанычлы нәтиҗәләрен бирде: әгәр моңа кадәр аерым тикшеренүчеләр, мәсәлән, И.В.Стеблёва, М.К.Хамраев кебек галимнәр, төрки-татар шигъриятенә гаруз системасы ясалма рәвештә иңдерелгән һәм төрки телнең табигатенә туры килми, дигән караш үткәргән булса, М.Бакиров исә төрки гаруз ул төрки шигъриятенең үз казанышлары һәм уңай алшартлары белән гарәп-фарсы гарузы йогынтысы үзара кушылган җирлектә барлыкка килә, дигән яңа караш белдерде һәм шуны эксперименталь тикшеренүләре белән исбатлауга иреште; уртак казанышлар җирлегендә барлыкка килгән төрки гарузның да табигый яңгырашлы булуын, тел үзенчәлекләре белән үрелеп гәүдәләнүен исбатлады. Бу тюркология күләмендә яңгыраш алган үзенчәлекле һәм кызыклы ачыш иде.

Марсель Бакировның 1972 елда кандидатлык диссертациясе яклавын мин әле дә яхшы хәтерлим. Бу яклау университетның химия факультеты бинасында, 93 нче аудиториядә узды. Фәнни җәмәгатьчелек күп җыелган иде: Нәкый ага Исәнбәт, Бакый ага Урманче, Мөхәммәд ага Гайнуллин, Гази Кашшаф, Хәсән Туфан кебек татарның олуг әдип һәм галимнәре дә килгән иде. Яклау да югары дәрәҗәдә үтте. Яклау барышында Татарстаннан гына түгел, төрле төрки республикаларның фән үзәкләреннән диссертацияне һәм анда ясалган нәтиҗәләрне хуплаган бик җылы бәяләмәләр, хатлар, телеграммалар укылды. Мәсәлән, шул исәптән – тюрколог Александр Щербак, Ленинград университеты профессоры Габдрахман Таһирҗанов, казах шигыре белгече профессор Зәки ага Әхмәтов, уйгур галиме Морат Хамраев, азәрбайҗан галиме Җәгъфәр Әкрәм, үзбәк галиме У.Туйчиев һ.б. Ленинград университеты профессоры, күренекле галим Габдрахман ага Таһирҗанов, мәсәлән: «Хезмәтнең авторефератыннан чыгып фикер йөрткәндә, әлеге диссертация авторы филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек», – дип язып җибәргән иде. Шундый ук фикер диссертациягә тышкы бәяләмә бирүче фән үзәге – Башкортстан Фәннәр академиясенең Тел, тарих һәм әдәбият институты бәяләмәсендә дә бар иде; анда: «М.Бакировның бу хезмәте кандидатлык диссертациясе рамкаларыннан шактый читкә чыга, узып китә», – дигән нәтиҗә ясалган иде. Диссертациянең беренче оппоненты, филология фәннәре докторы Гали Халит исә: «Кандидатлык диссертациясе өчен әлеге хезмәтнең беренче бүлеге дә тулысынча җиткән булыр иде, ләкин әлеге фикер хезмәтнең калган бүлекләре артык, кирәк түгел дигәнне аңлатмый», – дип бәяләгән иде.

Шундый зур бәяләмәләр булу аркасында, табигый рәвештә, бу хезмәтне фәннәр кандидаты дәрәҗәсе урынына докторлык диссертациясе итеп якларга кирәк түгелме икән, дигән мәсьәлә дә кузгатылды. Шул чагында М.Бакировның фәнни җитәкчесе Хатип ага Госман да үзенең әлеге хезмәтне докторлык диссертациясе итеп яклау тәкъдиме белән килешкәнлеген, әмма ул очракта Мәскәүдәге югары оешмадан – ВАКтан аерым рөхсәт алырга туры киләчәген һәм яклау эшенең шактый озакка сузылачагын белдерде. М.Бакиров шул чагында: «Киләчәктә, насыйп булса, мин докторлык диссертациясен дә эшләрмен», – диде. Нәтиҗәдә, 1972 елда татар әдәбият белеме фәне киләчәктә зур перс­пективасы булган яшь бер галим белән баеды.

Шул көннән алып М.Бакиров Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында укыта башлады һәм акрынлап кафедраның һәм факультетның әйдәп баручы укытучы-галимнәренең берсенә әверелде. Аның укыткан предметлары да үзенең фәнни-тикшеренү өлкәсе белән тыгыз бәйле. Ул «Төрки-татар шигыре теориясе һәм тарихы» дигән махсус курс укытудан башлый, аннары акрынлап «Әдәбият белеменә кереш», «Әдәбият теориясе» һәм «Татар фольклоры» предметларын тирәнтен үзләштерә, татар филологы өчен аеруча кирәк булган бу фәннәр дә аның иң яраткан предметларына әверелә.

Укыту барышында М.Бакиров, татар фольклоры өлкәсендә дә җитди тикшеренүләр алып барып, 1981 елда Казан университеты нәшриятында ун табаклык «Фольклор жанрларын системалы итеп тикшерү тәҗрибәсе» исемле автордаш хезмәт бастырып чыгарды. Анда бәет жанрының генетик тамырларын, аның эволюцион үсеш-үзгәреш баскычларын ачыклады, аларны тематик төркемнәргә аерды һәм сәнгатьчә эшләнешен, поэтикасын күзәтеп чыкты. Бу хезмәт фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан яратып, хуплап каршы алынды.

М.Бакиров, фольклорга бәйләнешле тикшеренүләр белән бергә, шул ук елларда төрки-татар шигыре һәм борынгы төрки поэзиясенә бәйле фәнни-тикшеренү эшләрен дә башкарды. Үзенең остазы профессор Хатип Госманның тикшеренүләрен дәвам итеп һәм үзенчә үстереп, ул гомумтөрки шигыренең һәм поэзиясенең чишмә башын ачыклау һәм иң борынгы поэтик жанрлар системасын реконструкцияләү буенча җитди эзләнүләр алып барды. Шул максаттан чыгып, ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Алма-Ата, Баку, Ереван, Бишкек, Ташкент, Уфа кебек шәһәрләрнең үзәк китапханәләрендә нәтиҗәле тикшеренүләр, үз темасына бәйләнешле материаллар туплау белән шөгыльләнде.

Соңыннан инде, әлеге тикшеренү-эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, гаҗәеп саллы хезмәт – «Шигърият бишеге. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары» дигән монография барлыкка килде. 24 басма табактан торган бу хезмәт «Мәгариф» нәшриятында аерым китап булып дөнья күрде. М.Бакировның докторлык диссертациясе дә 1999 елда, шушы монографиягә нигезләнеп, югары дәрәҗәдә якланды.

М.Бакировның бу хезмәтенә галимнәр һәм фәнни җәмәгатьчелек лаеклы рәвештә гаять зур бәя бирде. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясенең президенты, академик Мансур Хәсәнов аның тикшеренүенә «Мирас» журналының 2002 елдагы 6 нчы санында «Шигърият чоңгылларына юл яручы хезмәт» дигән рецензия белән чыкты һәм, югары бәя биреп, болай дип язды: «Күпьеллык иҗат җимеше булган әлеге эшнең фәнни яңалыгы һәм галимнең кыюлыгы, тикшерү объектының тирән катламнарына үтеп керә белү сәләте бәхәссез. Тюркологиядә һәм татар әдәбият белемендә төрки әдәбиятның үзенчәлекле борынгы нигезләрен тикшергән аерым хезмәтләр элек тә бар иде. Әмма моңарчы букадәр ерак заманнарга һәм тирәнгә, ягъни бабаларыбыз тудырган шигъри-поэтик иҗатның пратөрки дәверенә, яралгы-эмбрион хәлдәге чорына берәүнең дә игътибар иткәне һәм бу кадәр тирән үтеп керә алганы юк иде әле».

Үзенең монографиясендә М.Бакиров төрки поэзиядә әлеге берлек-синкретизм җирлегендә барлыкка килгән иң борынгы жанр төрләрен барлап реконструкцияләде, система итеп күз алдына бастырды. Мәҗүси аллаларга һәм илаһи көчләргә багышланган гимннар, ода-алкышлар, корбан-келәү бәйрәмнәре һәм календарь-хуҗалык йолалары вакытында башкарылган келәүләр, йола әйтешләре, йола-уен җырлары, ырымнар, арбаулар, сыгыт-сыктаулар, шаман чакырулары, каргышлар, антлар – әнә шундыйлардан. Бу жанрлар төрле төрки халыкларның борынгыдан сакланган иҗатыннан алынган, моңарчы аз билгеле яки бөтенләй билгеле булмаган, беренче башлап автор тарафыннан фәнни кулланышка кертелгән уникаль фактик материалга нигезләнеп тикшерелгән.

Шул ук вакытта М.Бакиров, тюркологиядә беренчеләрдән, һун бабаларыбызда һәм борынгы төрки сүз сәнгатендә матур сөйләү-ораторлык сәнгатенең булганлыгын ачты, Орхон язмаларының да шул ук традициягә нигезләнгәнлеген исбатлап чыкты.

М.Бакировның фәнни эшчәнлеген Казан федераль университетында алып барган укыту-педагогик эшчәнлегеннән аерып карап булмыйдыр. Ул дистә еллар буе шушы уку йортында, алда әйтеп кителгәнчә, «Әдәбият белеменә кереш», «Әдәбият теориясе», «Татар халык тел-авыз иҗаты» буенча лекцияләр укыды. Хәзерге көндә дә ул, белүебезчә, фольклор буенча лекцияләр укуын һәм «Төрки-татар шигыре теориясе һәм шигъри әсәрләрне анализлау методикасы» дигән махсус курс алып баруын дәвам итә. Моннан тыш Традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре вазифасын да үти. Университетта да әйдәп баручы иң тәҗрибәле педагогларның берсе булып санала, аспирантларга җитәкчелек итә. Аның лекцияләре тирән эчтәлекле, кызыклы булулары белән студентларны үзенә тартып тора. Үзенә 80 яшь тулуга карамастан, ул хәзер дә лекцияләрен яшьләрчә дәртләнеп, кызыклы һәм мәгънәле мисаллар китереп сөйли. Аның сигез дистәне тутыруына күпләрнең ышанасы килми.

М.Бакиров, яше олыгаюга карамастан, гел хәрәкәттә – җәмәгать эшләре алып барудан да читләшми. Ул – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советы әгъзасы, КФУда чыга торган «Филология и культура» дигән ВАК журналының редколлегия әгъзасы һ.б. Күпьеллык нәтиҗәле фәнни хезмәтләре өчен дәрәҗәле, мактаулы исемнәре дә бар. Ул – Россия Федерациясе Гуманитар фәннәр академиясенең академигы, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты һ.б. Инглиз телендә чыга торган «Who is Who в России» дигән энциклопедик басмада, «Татар энциклопедиясе»ндә, «Татарстан» дигән махсус энциклопедик бертомлыкта М.Бакиров һәм аның хезмәтләре хакында тиешле мәгълүматлар китерелә.

Соңгы елларда М.Бакиров күп еллар буена тупланган материаллары нигезендә яңа хезмәтләр язу һәм бастырып чыгару белән мәшгуль. Әле узган елда гына галим җәмәгатьчелеккә үзенең тагын бер монографиясен бүләк итте, ул – халкыбызның тел-авыз иҗаты хакында рус телендәге «Татарский фольклор» дигән хезмәт («Ихлас» нәшрияты, 2012. – 400 бит). Моңа кадәр татар халкының үткәндәге һәм хәзерге тел-авыз иҗаты әсәрләрен иңләп алып, аның барлык лирик, эпик һәм драматик жанрларын да тәфсилләп тикшергән, аларның типологик һәм милли этник үзенчәлекләрен анализлаган русча монографик хезмәт юк иде. Бу – рус фәнни җәмәгатьчелеген һәм рус телендә тәрбияләнгән милләттәшләребезне татар фольклорының байлыгы белән таныштыра торган беренче капиталь хезмәт.

М.Бакировның төрки-татар шигыре теориясенә һәм тарихына, пратөрки һәм борынгы төрки-татар поэзиясенә, халык иҗатына һәм фольклор культурасына караган фәнни монографияләре җидәү, төрле темаларга язылган фәнни-теоретик мәкаләләре исә 450дән артып китә. Соңгылар арасында этник һәм этнокультура тарихына багышланган концептуаль характердагылары да бар.

Әйтергә кирәк, шундый саллы фәнни хезмәтләр язу белән бергә, М.Бакиров хәзерге җанлы әдәби процесста да катнашып килә. Мәсәлән, шигырь белгече буларак, аның Р.Харис, Зөлфәт, Х.Әюпов, М.Мирза кебек шагыйрьләр иҗатына һәм, гомумән, әдәби тәнкыйтьче буларак, Ф.Садриев, Т.Галиуллин роман-трилогияләренә карата язган һ.б. мәкаләләренең һәркайсы үз вакытында хуплап каршыланды.

 М.Бакиров бүген, күп еллар буена төрле китапханәләрдә бөртекләп туплаган гаҗәеп бай һәм күпкырлы материалларга таянып, төрки кавемнәрнең яралуы, этник һәм этнокультура тарихы турында махсус монография язу белән шөгыльләнә. Аның кайбер өлешләре, мәсәлән, борынгы төркиләрнең төрле Евразия халыклары белән бик борынгы культура бәйләнешләре һәм генетик кардәшлеге турында сөйли торган, мифологик һәм мәҗүси аллалар исеменә караган гаҗәеп кызыклы уртаклык-тәңгәллекләр турындагы тикшеренүләре КФУда нәшер ителүче ВАК журналында аерым мәкалә булып басылып та чыкты. Авторның әйтүенә караганда, яңа хезмәттә төрки халыкларның дөнья тарихында тирән эз калдырган цивилизаторлык ролен һәм казанышларын ачуга, киң җәмәгатьчелеккә җиткерүгә аеруча зур әһәмият биреләчәк. Олуг һәм олпат галимебезгә бу тикшеренүләрен киләчәктә уңышлы тәмамлавын, шулай ук аңа ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер теләп калабыз!

Әнвәр ШӘРИПОВ, филология фәннәре докторы, профессор

 

Сулдан уңга. Беренче рәт: И.Нуруллин, Ф.Ганиева, Х.Госман, кафед­ра лаборанты, Р.Ганиева; икенче рәт: Н.Юзиев, М.Мәһдиев, Н.Лаисов, М.Бакиров, З.Мәҗитов.



Бакировның 9 нчы сыйныфта укыган чагы



Марсель Бакиров (сулдан беренчесе) Пенза өлкәсенең Тархан авылындагы (хәзерге исеме Лермонтов) М.Лермонтов музее алдында студентлар белән
 


Әнвәр ШӘРИПОВ
Безнең мирас
№ 12 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»