поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.12.2013 Мәдәният

“Могҗизалар кыры” – Воткинскида

“Яңарыш” газетасы республикабызда гомер кичерүче милләттәшләребез белән даими элемтәдә тора, төрле очрашулар, бәйрәмнәр оештырып, татарларны берләштерү өчен зур көч куя. Ел дәвамында Воткинскида да еш булып, газета битләрендә безнең милли тормышны яктыртуга игътибар бирелә.

22 ноябрь көнне редакция хезмәткәрләре “Дуслык” Мәдәният йортында “Могҗизалар кыры” уенын уздырдылар. Бу Воткинск халкы өчен зур бүләк булды. Ул, беренчедән, “Әниләр көне”нә ба­гышланган, икенчедән, биредә җаны теләгән һәркем - завод эшчеләре, китапханәче, “Тургай” ансамбле үзешчәннәре, гади пенсионер, шәһәребезнең милли-мәдәни автономия идарәсе әгъзалары катнаша алды. Матур-матур истәлекле бүләкләрне милли-мәдәни автономия исеменнән Фирдәүс Фарсый улы Багаув алып килде. Сәхнәгә чакырылган милләттәшләребез барсы да сәләтле, сүзгә оста булып чыктылар. Газета редакциясе хезмәткәрләре Гүзәл Шакирова, Ләйсән Әхмәтова уенны шулкадәр мавыктыргыч итеп алып бардылар, шаян сүзләр дә, Ләйсән башкарган җырлар да бары ямь өстенә ямь генә өстәделәр. Тамашачылар “Могҗизалар кыры”нда катнашучыларга көч биреп торды. Беренче турда җиңеп чыккан Феликс Калимовның оныгы Артур туган телдә матур җыр башкарса, Фаягөл Сәлахова биеде, Фәния Кожевникова залда утыручыларга үзен җырчы буларак танытты. Икенче турда катнашучылар – Клара Мифтахова, Рәфия Хәкимовалар арасында Кадрия Маннанова, ә өченче турда Рәүф Кашапов, Фәридә Сәлимовалар арасында - Фәридә Глиненко җиңүче булдылар. Билгеле, бер катнашучы да бүләксез калмады. Беренчелекне китапханә мөдире Фәридә Глиненко яулады һәм иң зур призга лаек булды. Мәдәният йортында “Яңарыш” газетасына язылу алып барылды, яңа елга газетага язылучыларга редакция исеменнән бүләкләр тапшырылды һәм милли газетабыз таратылды. “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова бердәмлегебезне ныгытуда “Яңарыш”ка язылуның мөһимлеге турында сөйләде. Әлеге уенны оештыруда ярдәм иткән Воткинск милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Фәтхуллинга, “Тургай” ансамбле җитәкчесе Гөлфия Исхаковага зур рәхмәт белдерде. Ул мондый очрашулар әле соңгысы булмас, дип, ышандырды. Дуслыгыбыз әле тагын да күп еллар дәвам итәр дигән теләктә калабыз һәм зур рәхмәтләребезне җиткерәбез «Яңарыш»ка.

Воткинск шәһәре. 


Гөлфия ИСХАКОВА
Яңарыш
№ 48 |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»