поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
29.11.2013 Җәмгыять

Ә сез депутатларга ышанасызмы? (Сораштыру)

Россиядә күпчелек, депутатларның эше күренми, аларның кирәге юк, ил белән идарә итүдә Президент тарафыннан чыккан фәрманнар да җитә дигән фикердә. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең бары тик 2 проценты гына Россия Дәүләт Думасының эшчәнлегеннән канәгать.

“Нигә кирәк безгә депутатлар?“ – дип уйлаучылар – 43 процент. Шулай да Думаны институт буларак калырга тиеш дип уйлаучылар да аз түгел – 39 процент. Кешеләрнең 5 проценты гына депутатларның соңгы ике елда нинди эшләр белән мәшгуль булганнарын әйтә алган. 51 процент кеше ниләр майтарганнарын чамалый, ә 40 процент кеше, гомумән, аларның эшчәнлегеннән хәбәрдар түгел. Халыкның күпчелеге, депутатларга ышаныч юк, дип җаваплаган. Ә сез депутатларга ышанасызмы? Ярдәм иткәннәре бармы?

Шамил НИЗАМИЕВ, Балтач районы Олы Кенә авылы:


– Думаның бер дә ки­рәге юк, дип кистереп әй­теп булмый. Җәмгыятьтә төрлелек булырга тиеш, “власть” белән арадашчылар бит инде алар, халык­ның мәнфәгатен кайгыртучылар. Алар арасында гадел кешеләр дә очрый. Минем үземнең ышанган депутатлар бар, ышанмаганнары да шактый. Кайчак файдалы законнар да чыгарып куялар бит, ләкин башка сыймаслыклары да шактый. Кыйммәтле машиналар ияләрен салымнан азат итү турында баш ваттылар. Кеше мәнфәгатен түгел, үз­ләрен кайгыртып эшлә­де­ләр. Бездә, гади колхозчыда, кайдан булсын ди кыйм­мәтле автомобиль?! Яр­дәмнәре дә тими калмый. Мәсәлән, безнең авылда клуб юк иде, депутатларга мөрәҗәгать иттек. Менә кечкенә булса да тамашалар карарга мөмкинлек булган, ФАП та урнашырлык бина төзелде. Күрше Таузар авылында мәктәпне бары тик депутатлар гына саклап калды.

Илфак ШИҺАПОВ, продюсер:


– Дәүләт Думасы ки­рәктер инде ул, кайвакыт анда кызыклы персонажлар пәйда була, аларның чыгышларын карау – үзе бер күңелле тамаша. Го­мумән, бу ил дәүләт булып яшәсен өчен, Дәүләт Ду­масының кирәклегенә шикләнәм. Ханнар, патшалар һәм башка авторитар җитәкчелек булганда гына дәүләт тотрыклы була. Татарстан Дәү­ләт Советы депутатлары арасында да шәхси танышларым юк бугай. Кайвакыт телевизордан шунда утыручы элеккеге район башлыкларын күрәм дә исем китә – шунда утырырга оялмыйлар да бит! Ичмасам, бер-ике артист сайланса, кү­ңел­лерәк булыр иде. Мәсәлән, Рәшит Шамкай. Ә нигә?! Акыллы, тормышны белә, гадел, курыкмый, менә дигән депутат булыр иде.

Нурулла ГАРИФ, физика укытучысы:


– Ышанмыйм. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да депутатлар корпусының кирәге юк дигән фикердә торам. Алар – артык кашык кына. Болай да түрәләр армиясен ашатып бетерәсе бар! Депутатларга түләнгән акчаны авыл хуҗалыгына, пенсионерларга таратсаң да, тормыш матурланыр иде кебек. Алардан ярдәм сораган юк. Ә нәрсә сорарга? Алар бит берни хәл итми.

Тәбриз ЯРУЛЛИН, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:


– Парламент – демокра­тиянең көчле институты. Рос­сиядә “суперпрезидент­лык” системасы хакимлек итә һәм парламент еш кына күләгәдә кала. ТР Дәүләт Советында ширкәт, завод җи­тәк­ләгән, бизнестан кил­гән­нәр күп, иҗтимагый оеш­ма вә­килләре, чын лидерлар аз. Канәгатьсезлек тә шуннан. Шәхсән үзем депутатларга милек мәсь­әләләрен чиш­кәндә мөрә­җәгать ит­кәнем бар. Татарстанда депутатлар белән аралашу җиңел­рәк, халыктан ерак түгел, ләкин глобаль алганда, мәсә­лән, кануннар кабул иткәндә чын көндәшлек күренми, шуңа эшнең нәти­җәсе юк диярлек. 



Ватаным Татарстан
№ 202 | 29.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»