поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.11.2013 Мәдәният

Яна алсаң, ян дөрләп Яшьлек утында, йөрәк! (ФОТО)

Самараның “Чайка” Мәдәният Сараенда “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 800нче концерт программасы булып узды.

Соңгы елларда төбәгебезнең танылган “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният сараенда төпләнүен күп милләттәшләребез беләләрдер инде. Самараның Металлурглар Мәдәният сарае бай эшкуарларга сатылып, коллектив урамда калганнан соң, аны биредә директор булып эшләүче, “Ялкынлы яшьлек”нең элеккеге биючесе һәм балетмейстеры Гүзәл ханым Сафина сыендырды. Хәзер коллективның бөтен чаралары, концертлары да шушы яхшы итеп төзекләндерелгән, якты һәм җылы Мәдәният сараенда үтә.

Беренче мәлләрдә “Чайка” шәһәр үзәгеннән берникадәр читтә урнашканга күрә, бирегә тамашачыны җыю кыенрак булды. Бистәдә яшәүче аз санлы милләттәшләребезнең дә татар сәнгатенә, мәдәниятенә карата мөнәсәбәтләре бик уңай түгел иде кебек.

Менә, ниһаять, боз кузгалды дияргә дә ярыйдыр. Чөнки “Ялкынлы яшьлек”нең “Алтын көзләр рухландыра” дип исемләнгән 800нче концерт программасын карарга шактый күп тамашачы җыелган иде. Ни дисәң дә, “Ялкынлы яшьлек” чыгышларын Самара татарлары яраталар, үз итәләр шул.

Бәйрәмгә, аны шулай дип атарга да мөмкиндер, милли мәркәзебез Казаннан да мәртәбәле кунаклар килгән иде. Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, танылган галимнәр, академиклар, агалы-энеле Индус һәм Энгель Таһировлар сәхнәгә күтәрелеп, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле коллективын, тамашачыларны шушы зур моң бәйрәме белән котладылар.

Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын җитәкләгән, Татарстан президентының киңәшчесе булып торган, бүгенге көндә Казан Федераль университеты мөгәллиме Индус Ризак улы Таһиров үзенең тәбрикләү сүзендә: “Әгәр дә халык җыр-моң белән яши икән, ул мәңгелек, аның күңелендәге моңы меңьеллык тарихыбыз белән сугарылган.

Татарстан кечкенә генә мәйданны били, ә биредә сүз читтә яшәүче татарларны да берләштерү турында бара. Без аның бүленмәс, җиңелмәс халкын тәшкил итәбез.

Без бүген сезнең белән җыр-моң бәйрәменә җыелдык. Моң ул ерак гасырлардан килеп безнең каннарыбызга сеңгән. “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 800нче юбилей концерты - ул милләт бәйрәме, Самара татарларыныкы гына түгел, бөтен халкыбыз бәйрәме дә. Бергә булыйк, бердәм булыйк!" - дип сөйләде.

Аңардан соң сүз алган Илдар әфәнде Гыйльметдинов та күп матур фикерләрен әйтте.

- Биредә өлкәннәр белән бергә яшьләребезнең, балаларыбызның күп булуы куандыра. Без аларның якты киләчәгенә нык ышанабыз. Ә “Ялкынлы яшьлек” - берләштерүче зур көч булып тора. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк, - диде ул.

Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан быел ансамбль коллективына яңа концерт киемнәре сатып алу өчен 200 мең сумлык грант бүлеп бирелүе турында хәбәр итеп, мондый ярдәмнең киләктә дә булачагын әйтте һәм “Ялкынлы яшьлек”нең алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе Илгиз Колючевка һәм сәнгать ветераны, җырчы Искәндәр Әхмәтовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ә менә Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, “Европа - Азия халыкара гуманитар академиясе” президенты Энгель Ризак улы Таһировның бүләкләре тагын да саллырак иделәр. Ул ЮНЕСКО оешмасы исеменнән ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка “Роза мира” дип аталган алтын медаль, ә “Ялкынлы яшьлек” коллективына, “Чайка” Мәдәният Сарае директоры Гүзәл ханым Сафинага ЮНЕСКОның дипломнарын тапшырды.

Илгиз Колючевка “Роза мира” медален тапшырганда Энгель Ризак улы бу бүләктә табигатьнең матур мизгелләре – ай батып, кояш чыгу вакыты чагылыш табуын билгеләп үтте. Бу мизгелләрдә тамаша залы бик озак көчле алкышларга күмелеп торды.

Ә коллективның 800нче яңа концерт программасына килгәндә, ул өч сәгатьтән артык дәвам итеп, бер тындай үтте дә китте. Вакытның узганы сизелмәде дә кебек.

Концерт сигез яшьлек Камиләнең бик тә моңлы һәм дәртле “Килә яз” җыры белән башланды. Урамда көз булып, программа “Алтын көзләр рухландыра” дип аталса да, җыр бик тә урынлы яңгырады, чөнки күпләрнең күңелендә бу мизгелләрдә яз рухы, яз хисе хөкем сөрә иде.

Алып баручылар Римма Гыйбадуллина, Розалия Әбҗәлимова, Ленар Нуретдинов һәр номер алдыннан төрледән-төрле - көзләр, кышлар, язлар, җәйләр, мәхәббәт, милләт, әти-әни турындагы һәм башка темаларга шигырьләр укыдылар.

Күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе Гөлшат Зәйнашева шигыренә иҗат ителгән бу җыр күптәннән инде “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең гимнына әверелгән:

Иделдән без татлы су
эчәбез,
Иделдән без рух, дәрт
алабыз...
Идел – йортта кояш балкый
Мәңге сүнмәслек.
Яшьләр җырлый, җырларында
“Ялкынлы яшьлек”,
“Ялкынлы яшьлек”!

Шушы җырдан алынган шигъри юллар яңгырауга сәхнәгә кызларның вокал төркеме чыкты. Фирүзә Минәхмәтова, Алсу Латыйпова, Гүзәл Рамазанова, Кадрия Бикбаева, Асия Ульбәкова әле туксанынчы еллар башында үзләре җырлаган берничә җырны башкардылар. “Җырларым бар”, “Нинди матур озын юлга чыктым”, “Янар чәчәк” кебек инде онытылып баручы бу җырлар күңелләрне күтәреп җибәрделәр.

Ә сәхнәдә җырчылар һәм биючеләр алышынып кына тора. Әле танылып кына килүче Фәнил Зыятдиновны (ул бик тә үзенчәлекле итеп “Сөю бакчасы” җырын җырлады) биюче кызлар төркеме башкаруында “Олы юлның тузаны” җырына әниләребезгә багышланган салмак бию алыштырды. Аны һәм әле тагын берничә биюне (мәсәлән, “Аккош биюе”) сәхнәгә “Ялкынлы яшьлек”нең талантлы бию остасы Рәшит Гыйззәтуллин куйган. Аңардан башка, яшь биючеләр белән Мәдәният сараеның хуҗабикәсе, ансамбльнең элеккеге оста биючеләренең берсе Гүзәл ханым Сафина үзе дә шөгыльләнә икән. Ул сәхнәгә куйган “Самара кызлары” “Әниләргә мәдхия” кебек биюләр инде күп еллар дәвамында концерт репертуарларыннан төшми. “Чегән бию”е дә (аны элеккеге елларда коллективның талантлы балетмейстеры мәрхүм Альберт Гаязов бик тә матур итеп куйган иде) бу юлы яңа төсмерләр белән баетылган.

Биючеләрдән Гөлнәзирә Нуруллина, Ләйсән Маннанова, Кадрия Бикбаева, Алмаз Мингафин, Екатерина Нугаеваның һәм башкаларның бию осталыкларын аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Элеккеге еллардагы кебек коллективта зур хореографик күренешләрне тасвирлауга алынмасалар да (хәзер вакыты андый түгел), дәртле татар милли биюләребез аның репертуарында төп урынны били.

Бүгенге көндә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле музыкантларга, аеруча баянчыларга, кытлык кичерә. Коллективның атаклы гармун остасы Наил Нурмөхәммәтов авыру сәбәпле элеккечә концертларда тулы көчкә катнаша алмый инде. Шулай да ул 800нче концертта уйнау өчен килә алган. Аның “Яктылык” татар мәктәбенең музыка укытучысы, оста баянчы һәм гармунчы Ленар Абсаттаров һәм яшь музыкант Дамир Шакиров белән бергәләп концертның музыка өлешен алып баруы мактауга лаек, әлбәттә.

Өчәүләп моңлы көйләребезне сыздырып уйнаганда күңелләргә сары май ягылгандай булды. Тик шулай да, Наил Нурмөхәммәтов кебек гармун осталарына алмаш үстерергә кирәк бит. Күп еллар “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең музыка бүлеген җитәкләгән Әлфия ханым Гыйниятуллинага да (ул бу концертта бик тә оста итеп фортопьяно партияләрен алып барды) әле алмаш күренми.

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкә филармониясенең рус халык кораллары ансамбле җитәкчесе, милләттәшебез Рамил Батыршинның (ул заманында “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең беренче баянчыларының берсе булган) үзенең коллективы белән килеп татар һәм рус халык көйләрен башкаруы да күңелләрне күтәреп җибәрде. Бар әле безнең якларда талантлы милләттәшләребез!

Ә җырчылар арасында ниндиләре генә юк? ЮНЕСКО оешмасы бүләгенә лаек булган Искәндәр Әхмәтовны гына алыйк. Ул татар халык көйләрен, танылган композиторларыбызның җырларын җырлаганда атказанган артистлар читтә торсын - һәрберсен күңел түреңә менәрлек, йөрәгеңә үтеп керерлек итеп башкара Искәндәр. Ринат Азизов, Илдар Иваев, Әлфия Йосыпова да аңардан һич тә калышырлык түгел, һәркайсының үз моңы, үзәнчелекле башкару ысулы бар. “Ялкынлы яшьлек”тә җырлаучыларның берсе дә андый-мондый җырлар җырлаганы юк, аларның репертуарында халык күңеленә үтеп кергән классик һәм хитка әверелгән ретро җырлар гына.

Җырчылар турында язганда Ульян өлкәсе сандугачы, “Ялкынлы яшьлек”нең иҗатташ дусларының берсе Разия Вилданованың җырлавы турында берничә мактау сүзе әйтмәсәк, хилафлык булыр иде. Шәп җырлый Разия ханым, самаралылардан һич кенә дә калышмый.

Самара тамашачысының тагын бер талантлы җырчыны, милләттәшебез Алсу Галимованы ачуы - үзе бер куаныч. Аның башкаруында “Сайра, сайдугач” җыры (аны танылган җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, ә хәзер Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин җырлый) бик тә үзенчәлекле яңгырады, ә Алсу Галимованың үз башкару ысулы, үз моңы бар диясе килә.

Һәвәскәрләр турында язганда тәнкыйть сүзләре әйтү дөрес булмас иде. Ә җитешсезлекләр юк та кебек. Шулай да бер-ике фикеремне әйтмичә булдыра алмыйм. Бу турыда без “Бердәмлек”тә элегрәк тә язгалаган идек инде. Нигәдер концерт барышында алып баручылар җырларның авторларын – шигырь язучыларның һәм композиторларның исемнәрен әйтергә оныталар (бу бәла профессиональ башкаручыларда да еш очрый). Шулай ук җырчылар үзләре, җирле шагыйрьләребез һәм композиторларыбыз иҗат иткән җырларга күбрәк игътибар бирсәләр, аларны репертуарларына кертсәләр, начар булыр идемени? Ә бездә Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров, Фәния Кәримова кебек якташларыбыз сүзләренә профессиональ һәм һәвәскәр композиторлар тарафыннан язылган җырлар байтак ич. Бу “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрер иде.

Бәйрәм концерты җырлы-биюле күренеш белән тәмамланды. “Ялкынлы яшьлек” тамгасы төшерелгән майкалар кигән кызлар һәм егетләр биегәндә Азалия Зыятдинова һәм Ринат Азизов яшьлек турында җыр башкардылар. Аларга сәхнәне тутырып чыккан кырыктан артык артист та кушылды:

Яна алсаң, ян дөрләп
Яшьлек утында, йөрәк.
Җир йөзендә бер нәрсә юк
Яшьлектән кадерлерәк.

Мондый яшьләребез булганда, академик Индус ага Таһиров әйткәнчә, туган телебез дә, моңнарыбыз да, татар халкыбыз да мәңге яшәячәк. Самаралыларның яраткан “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең бу юбилей тамашасы күңелләрдә шундый югары рухи хисләр тудырды.

Югарыдагы рәсемдә Әлфия ЙОСЫПОВА.

Индус һәм Энгель ТАҺИРОВЛАР Илгиз КОЛЮЧЕВКА ЮНЕСКОның "Роза мира" алтын медален тапшыралар.

Сәхнәдә Искәндәр ӘХМӘТОВ һәм гармунчылар Наил НУРМӨХӘММӘТОВ һәм Ленар АБСАТТАРОВ.



Рамил БАТЫРШИНның халык кораллары ансамбле чыгышы.

Алсу ГАЛИМОВА.



Кадрия БИКБАЕВА. (аккош биюе) 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»