поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.11.2013 Авыл

Хәл катлаулы, әмма өмет бар

Дүрт елга сузылган корылыктан быел гына да дүрт миллиард сумнан артык зыян күргән авыл хуҗа­лыгына кышлату чоры нинди кыенлыклар алып килә? Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсә­гыйр Нуртдинов әйтүенчә, кырда әле меңнәрчә гектар суктырылмаган көнбагыш һәм кукуруз бар. 2 миллион 100 мең тонна шикәр чөген­де­ре­нең дә нибары 918 мең тоннасы гына эшкәртелгән. 700 мең тоннадан артык татлы тамыр кырда эшкәртү предприятие­ләренә чират көтеп ята. Башка төрле кыенлыклар да санап бетергесез икән.

Уңышларга килгәндә, быел әллә ни мактанырлык түгел шул. Яздан һава шартлары шактый өметле торса да, дәр­рәү күтәрелеп килгән иген­нәргә май аенда ук башланып киткән корылык бик күп проб­лемалар алып килде. Со­ңа­рып башланган яңгырлар бөртеклеләргә әллә ни зур файда китерә алмады. Нәти­җәдә, Татарстан игенчеләре быел нибары 2 миллион 800 мең тонна уңыш белән канә­гатьләнергә мәҗбүр.

Хәер, тоташ яңгырларның яшелчә, җиләк-җимеш, аеруча чөгендер һәм бәрәңгегә уңай тәэсире бөтенләй булмады дип тә әйтерлек түгел. Башкача, гектарыннан 170 центнер уңыш алып, бәрәңге­нең тулаем җыемы 1 миллион 300 мең тонна була алыр идемени? Минсәгыйр Гайсә улы әйтүенчә, бу кадәр бәрәңге һәм яшелчә үзебезнең ихты­яҗларны тулысынча канә­гатьләндереп кенә калмый, тирә-күрше төбәкләргә дә өлеш чыгарырга мөмкинлек бирә. Чөгендергә килгәндә, быелгы уңыш озак еллар буе әлеге культура белән шөгыль­ләнүчеләрне дә гаҗәпкә калдырды – урыны белән гектарыннан 800 центнерга җитте.

Һава торышы көзен дә игенчеләребезне шактый сынарга өлгерде. Өзлексез яуган яңгыр кырдагы барлык эшләр­не, шул исәптән җир эшкәртү һәм чәчүне югары сыйфат белән вакытында башкарып чыгуга да комачауламый калмагандыр. Әмма, әллә инде ел­дан-ел кабатланган мондый хәлләр игенчеләре­безне чыныктыра ук башлады, әллә башка сә­бәпләре дә булды – быелгы чәчү хәтта узган еллар белән чагыштырганда да оешканрак төстә барды. Нәтиҗәдә, киләсе ел уңышы өчен ныклы нигез салынды – 588500 гектар мәйданда көзге культуралар җир куенына вакытында керде. Кояш нурларында азрак чыныксалар да, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикше­ренү институты галим­нәре әйтүенчә, көздән чәчел­гән бодай, арыш һәм трити­каленең сакланышы әлегә борчу тудырырлык түгел.

Булачак уңыш турында сүз барганда, язгы чәчүгә әзерлек турында искә алмыйча ярамас. 2014 елда язгы чәчү өчен республика хуҗа­лыкларына кирәк булачак 374 мең тонна ор­лыкның 368 мең тоннасы, ягъни 98 проценты югары сыйфатлы итеп саклауга куелган. Бүген ху­җалыклар ашлама, ягулык-майлау материаллары һәм башка кирәк-яраклар тупларга тырыша.

Авыл хуҗалыгында иң проблемалы тармакларның берсе – терлекчелек. Җитеш­терелгән продукциягә тиешле бәя булмау хәлне тагын да катлауландыра. Сөткә түләү кимүне сылтау итеп, кайбер хуҗалыклар сыерларны да иткә озатырга өлгерде. Кызганыч, мондый чир эре инвес­торларны да читләтеп узмады. Нәтиҗәсе күз алдында. Сыерларның баш саны гына түгел, савым да, узган ел бе­лән чагыштырганда, берничә йөз мең тоннага кимеде. Ел дә­ва­мында гына да хуҗалык­ларда мөгезле эре терлекнең баш саны, 4 процентка кимеп, 1 миллион 30 меңгә калды. Хуҗалыкларның төп кереме терлекчелектән булуын һәм сөткә бәяләрнең үсә төшүен исәпкә алып, мондый хәлнең уңай якка үзгәрүенә өмет итеп була.

Республиканың байтак ху­җалыкларында файдаланыла торган техниканың искергән булуы һаман саен үзен күбрәк сиздерә. Көч-хәл белән очын-очка ялгап барган хуҗалык­ларның тулы бәясенә яңа техника сатып алырга мөмкин­леге юк. Шуны исәпкә алып, республикада киләсе елдан башлап техникаларны яңарту буенча өч елга исәпләнгән махсус программа эшли башлый. Аның нигезендә хуҗа­лык сатып алган техниканың 40 процентын түләүне дәүләт үз өстенә ала. Мондый максатларда бюджетка ел саен 2 миллиард сум акча бирү каралган.

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү турында да барды. Авыл ху­җалыгы министры урынбасары әйтү­енчә, ашлык кабул итү пред­приятиеләре һәм элеваторларда халыкны икмәк һәм икмәк продуктлары белән тәэмин итү өчен 900 мең тонна ашлык әзерләнгән. Шуның 455 мең тоннасы югары сыйфатлы ипи пешерү өчен аеруча кулай бөртек икән. Моңа тагын Татарстан Республикасы региональ азык-төлек фондына 2013 ел уңышыннан 186200 тонна ашлыкны да өстәгәч, республика халкын югары сыйфатлы ипи һәм ипи продуктлары белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячагына инанасың. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 201 | 27.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»