поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.02.2009 Шоу-бизнес

АМЕРИКА КИЛЕНЕ... IDELIA

Телевидение эшен ташлап җырчыга әйләнгән Idelia бөтенләйгә Америка Кушма Штатларына китәргә җыена. Сәбәпләрен үзеннән сорадык.

– Иделия, ни дип ташлыйсың безне?

 

– Укырга китәм. Америка вокалын өйрәнәсем килә. Бу күптәнге хыялым иде. Джаз стилен өйрәнә башладым. Шуны океан артында дәвам итәргә уйлыйм.

 

– Кайсы шәһәргә? Нинди уку йортына?

 

– Флорида штатының Орландо шәһәренә, Алла боерса. Ә уку йортлары буенча берничә вариантым бар.

 

– Ә укырга керә алмасаң?

 

– Анда түләп керәсе һәм укыйсы бит.

 

– Акча кайдан алдың? Уку кыйммәттер бит?

 

– Җыйдым. Банкта эшләдем, җырладым.

 

– Америкадагы кризистан курыкмыйсыңмы?

 

– Юк. Курыксам, җыенмаган булыр идем.

 

– Укырга керү бер хәл. Ә урнашу? Тору урынын ничек хәл итмәкче буласың? Анда сине кем көтеп торган?

 

– Әйтәсем килмәгән иде дә, әйтим инде. Мине анда туганнан туган апам һәм... булачак ирем көтә.

 

– Ничек инде? Кем ул?

 

– Композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың улы Надир. Алар Америкага күптән күченде. Без Надир белән Казанда бергә укыдык. Ул миңа икенче сыйныфтан ук гашыйк икән!

 

– Ә син моны кайдан белдең?

 

– Ул 2006 елда кайткан иде Казанга. Ул чакта аның мәхәббәт сүзләрен чынлап кабул итмәдем. Инде быел да кайтты, шунда аңлаштык.

 

– Димәк, ул аклы-чуклы шарлар белән бизәлгән самолетлар кортежы белән синең кулыңны сорарга килергә тиеш?..

 

– Алай булса, күңелле булыр иде дә, әмма минем виза буенча без Америкада 90 көн эчендә рәсми рәвештә өйләнешергә тиеш.

 

– Америкага киткәч, инде башка татарча җырламаячаксыңмы?

 

– Җырларга уйлыйм. Казандагы саунд-продюсерым Альберт Зыятдинов белән хезмәттәшлегемне дәвам итмәкче булам.

 

– Синең сәхнә костюмнарың артык ачык. Мондый киемнәр белән американнарны бозып бетермәссеңме?

 

– Киемнәрне артык ачык дип саныйсыңмы?

 

– Белмим тагын...

 

– Мин күбрәк клубларда чыгыш ясыйм. Анда киенү рәвеше шундый. Ә эстрада сәхнәсендә чыгыш ясасам, башкача киенәм. Кайберәүләр бит әбиләр алдында чыгыш ясарга да ярым шәрә килеш чыга. Монысы инде зәвыксызлык билгесе. Минем һәр киемем җырлаган җырыма, аудиториямә туры килә дип уйлыйм.

 

– Әти-әниең синең иҗатыңны бик үк яратып бетерми иде. Америкага җыенуыңны ничек кабул иттеләр?

 

– Алар моңа шатландылар гына.

 

– Ник?

 

– Чөнки минем бәхетле булуымны телиләр.

 

– Инде күпме көтәселәре калды?

 

– Апрель-майга планлаштырам. Документларым шул вакытка әзер булырга тиеш.

 

– Саубуллашмый китмә алай да...

 

– Юк, әлбәттә. Киткәнче "Шәрык" яшьләр клубы белән берлектә саубуллашу кичәсе үткәрергә җыенабыз. Аның кайчан узасын минем җанатарларым ясаган www.idelia.ru сайтыннан белә алачаксыз.

 


Данил СӘФӘРОВ
Ватаным Татарстан
№ 20-21 | 06.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»