поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.11.2013 Мәдәният

Рәссам Илгизәр Хәсәнов: «Искерми торган кино яратам»

Илгизәр Хәсәнов – шәһәрнең сәнгать тормышында күренекле шәхесләрнең берсе. Аның идәннән түшәмгә кадәр борынгы әйберләр белән тулы остаханәсен, асылда, югалган Казанның музее, дип атап була. Илгизәр – шәһәребезнең патриоты, сагынып искә алырлыгы гына калган шәһәр тормышының күпсанлы «шаһит»ләрен саклап калган кеше.

Илгизәр Хәсәнов «иҗат юлын» 1980нче еллар ахырында шәһәр чараларында (шул исәптән, беренче альтернатив «Арсенал» галереясе эшчәнлегендә) актив катнашудан башлый. 1990нчы елларда Илгизәр берничә күргәзмәнең кураторы сыйфатында Казанның йокыга талган сәнгать тормышын җанландырып җибәрә. Бу күргәзмәләрдә заманча сәнгать үрнәкләре тәүге тапкыр тулы масштабта тәкъдим ителә. 2000нче елларда ул бер-бер артлы биш шәхси күргәзмәсен үткәрә: «Муха» (2007), «Чёрное озеро» (2008), «Удар» (2008), «Моя Япония» (2009), «Территория абсурда» (2010).

Рәссам иҗатында мөһим урынны объект һәм инсталляция алып торса да, ул рәсем сәнгате белән шөгыльләнүне дә читкә куймый. Хәсәнов еш мөрәҗәгать итә торган төп тема – балачак. Рәсем серияләрендә оста альтер-эгосын иске шәһәр урамнары буенча йөрүче малай образы аша бирә. Икенче тема итальян «метафизик» рәсем сәнгате белән бәйле: манекен персонажлар образлары авторның шәрыкъ бэкграунды белән кушылып бирелә. Илгизәр рәсемнәренең күбесендә шартлы шәрыкъ шәһәрләрендә яшәүче серле кешеләр сурәтләнгән.

Параллель рәвештә Хәсәнов урау юллар аша кинога якынлаша: сюжетлы фотографияләр циклларын, анимация элементларын файдаланып видеоклиплар төшерә. Һәм 2007 елдан башлап Илгизәр Хәсәновка Татарстан киносында куючы рәссам буларак сорау арта. Бу уңайдан Илгизәрнең рәссам-бутафор буларак иҗат итә башлавын искәртеп үтәргә кирәк.

– Рәссам Илгизәр Хәсәновның театр белән дуслыгы нигә барып чыкмады?


– Училищеда бер ел укыганнан соң мине хәрби хезмәткә алдылар. Анда яхшы практика үттем. Клубта, пумала селкеп, «Алга! Коммунизм җиңүенә!» дип язу гына түгел иде бу. Хабаровскидагы округ штабында монументаль рельеф, уналты метрлы сыннар ясадым.

Хәрби хезмәттән кайттым, укып бетердем, өйләндем – юллама буенча Яшь тамашачы театрына эләктем. 1982 ел, ул вакытта анда директор булып Овчинников эшли иде. Миңа карады да: «Бездә хезмәт хакы 60 сум, ә эш күп. Әйдәгез, ирекле юлламага кул куям», – ди. Мин сөенеп ризалаштым – ирекле рәссам булдым: каравылчы булып эшләдем һәм иҗат белән шөгыльләндем. Укуымны башка җирдә дәвам итәргә теләмәдем, гәрчә ул вакытта югары белемгә омтылу кабул ителгән булса да. Вакытымны әрәм итәсем килмәде, чөнки иҗат итү теләген басарга туры килер иде.

1983 елда «Театр времён Нерона и Сенеки» спектаклен чыгаруда катнаштым. Аны Маяковский исемендәге мәдәният сараенда Качалов театры режиссёры Ярмолинец куйды. Анда галәмәт зур, «дөрес» сәхнә иде. Сәхнә бизәлешен антик материалга нигезләнеп ясадым: бөтен әйбер легионерлар, борынгы римлыларныкы иде. Уңышлы спектакль булды ул. 1985тә халык театры белән Калинин исемендәге мәдәният сараенда «Мораль пани Дульской» спектаклен бизәдем. Аннан соң инде театр белән мөнәсәбәтләрем өзелде. Сорасалар, аерым әйберләрне, ниндидер афишаларны гына ясадым.

Шулай да абсурд жанрында берәр спектакль бизәү теләге калды. Бу хакта Бикчәнтәевкә сүз катып карадым. Реализмны да булдыра алам, әлбәттә, әмма ул миңа кызык түгел.

– 2007 елда сине алиһәләрнең унынчысы үзенә дәшә. Барысы да культ дәрәҗәсендәге татар киносы җиңүе өчен! Салават Юзеевның «121» фильмы шулай, «яшәү, үлем һәм мәхәббәт турында...» дип анонсланган иде.


– «121»не төшергән чакта мин үз ВГИКымны, бөтен баскычларны уздым. Куючы рәссам да, рәссам-декоратор да, костюмнар буенча рәссам да булдым. Бөтенләй төрле шөгыльләр. Грим сала белмим, тик анысында да катнашырга туры килде. Әле оператор эшенә дә «кысылдым».

Фильмның бюджеты булмаган чакта фантазия бигрәк тә яхшы эшләргә тиеш. Ә мин нәкъ менә юктан да кәнфит ясый, булмаган әйбердән – нидер булдыра алам. Мәсәлән, мизансцена – Тукайның ниндидер хыяллары: идән ачыла, такта очып китә, идән такталары астында су шаулый – шагыйрь шунда кулын тыга да балык чыгара. Бөтен трюкларны да техник яктан уйлап башкарырга кирәк: идән үзеннән-үзе ачылсын, су шауласын (моның өчен миңа бер торба үткәрергә туры килде). Фильмда бар да гади һәм җиңел күренә. Ә чынлыкта шактый гына баш ватарга туры килде. Шул ук костюмнар мәсьәләсендә дә – бернидә дә ялгышырга ярамый.

Менә шулай сукырларча барасың: ничек ясарга икәнен белмисең, кирәк булгач – мөмкин кадәр дөрес итеп эшлисең, шул ук вакытта өйрәнәсең дә. «121»нең уңышлы чыгуы күңелле. Татарча коллажлы уен сюрреализмы ул, фильмда киномонтаж киңлеге зур.

– 2009 ел, «Фәридә». Җиңел һәм күңелле карала торган фильм. Бу драма да түгел, комедия дә. Режиссёр тарафыннан бирелгән ялгызлар өчен оптимизм чыганагы дияр идем.


– Монда да мин бөтен баскычларны уздым. «Фәридә»гә без Мәскәүдән ут куючы чакырдык. Шундый җайсыз холыклы кеше булды ул. Атасы СССР Язучылар союзында секретарь булган. Ул миңа: «Хәзер декоратор килә», – ди. Җавап итеп: «Мин – декоратор», – дим. «Костюмнар буенча рәссам кайда?», – дип соравына: «Костюмнар буенча да – мин», – дип җавап бирәм. «Тәк, бер генә минут», – ди дә миңа текәлеп карый бу: күрәсең, бөтен акчаны да үземә алырга телим, дип уйлый. Тулы метрда мондый комбайн кебек үзе ура, үзе җилгәрә торган белгечнең катнашуы чыннан да шикле. Анда бар да катлаулы: куючы рәссам эскиз ясый – аны башкаралар. Ә кыска метрда мин үземә-үзем ясаучы да, башкаручы да. Һәм бу миңа якынрак та.

– Фәридәнең фатирында нигә хай-тек стилендәге йорт җиһазы? Нигә әбидән калган җиһаз түгел?


– Салаватның героиняга карата анык кына мөнәсәбәте юк иде. Бүгенге заманны күрсәтәсебез килде. Урта яшьтәге хатынны матур фатирга урнаштырырга теләдек. Фильм тудырганда һәрвакыт иҗаттан тыш максат була. Акча бирүче, гадәттә: «Казанны матур итеп күрсәтегез», – дип сорый. Шуңа да Татарстанда төшерелгән күп фильмнар клиптан башланган сыман. Бу инде стереотип: Казанда бар да искиткеч!

Гомумән, фильм уңаеннан материаль сораулар туу – начар. Ялгыз ана малае белән кайдан чыгып шундый шартларда яши? Тормыш алып барыр мөмкинлекләре бармы-юкмы – билгесез, ә люкс шартларда яшиләр. Кайбер фильмнарда материаль вак-төякләргә игътибар бирмисең – кинодагы тарихка кереп чумасың да шуның белән яши башлыйсың. Иҗаттан тыш бурычлар киноны боза. Әлбәттә, җимерек биналар белән куркыту да кирәк түгел.

Фильмның мохите күбрәк актёрлардан тора. Ә кайвакыт ничек килеп чыга: Мәскәү «йолдыз»ына акча юк, үзебезнеке – русча уйнарга теләми. Шуннан соң диапазон кысаларындагылар җәлеп ителә дә. Нәтиҗәдә, берсе икенчесенә туры килми. Ә эшләргә кирәк. Төшердек, ябыштыра башладык – туры китереп булмый. Кино күп нәрсәдән тора. Режиссёр фильмны һәрвакыт тулысынча уенда тотарга тиеш.

Салаватның бу өлешчә килеп чыга: ул математик, аңа прагматизм хас, барысын да – хронометражны да – исәпләп чыгара ала; техник яктан аның бар да дөрес килеп чыга.

– Димәк, Гордон, «Кино сәнгать түгел», диеп алдашмый?


– Гордон күп нәрсә турында дөрес әйтә. Эшләве генә начаррак. Мин дә бик теләп нәрсә дә булса төшерер идем. Дөрес, башка өлкәдә. Шулкадәр искиткеч ясалган булсын – тамашачы сюжетка игътибар итеп тормасын. Мәшһүр чех сюрреалисты Ян Шванкмайер рухында ниндидер эксперименталь әйбер эшлисе килә. Бөтен предметларны шулкадәр яратып сайларга, алар төшерү вакытында үзләре үк уйный башлаячак. Барысы да килеп чыксын өчен киноны яратырга кирәк, шул гына. Мин бу очракта сәнгати фикерне җиткерүгә корылган автор фильмнарын күз алдында тотам.

– 2010 ел, Илдар Ягъфәровның «Брелок» фильмы. Аталар һәм уллар турында кыска метражлы фильм. Картинаның баш герое Марат атасының үлеме турында хәбәр ала, хатирәләр аны балачагына алып китә... Сүз уңаеннан, «Брелок» та Казан панорамасыннан башлана.


– Әйе, панорамадан, әмма икенче яктан. Еш кына шаярам: кинога акча бирсәләр, мин дә өченче ярдан төшерә башлыйм, дим.

«Брелок» – истәлекле кино. Илдар фильмны вафат булган атасы истәлегенә үз акчасына төшерде. Бу зур югалту иде, һәм ул шушы энергияне кинога күчерде – атасыз үскән малай тарихына.

«Брелок» кызыклы чор – 80нче еллар белән бәйле. Мин бу чорны инде җитлеккән килеш кичтем. Малайның йортын Кошачий переулокта, төрмә янында таптык – бу минем кече ватаным, балачагымда мин шунда йөгереп йөрдем. Фатирны укытучы ханым биреп торды. 2010 елга аның тормыш-көнкүрешендә, әлбәттә, күп нәрсә үзгәргән иде: ниндидер заманча «тәтиләр» барлыкка килгән, яңа модель газ плитәсе алынган. Нәрсәнедер алып куярга, алыштырып торырга туры килде. Әле ярый остаханәмдә совет тормыш-көнкүреше коллекциясе саклана.

– Ә олимпия аюы формасындагы брелок кайдан килеп чыкты?


– Илдар тапкан. Миндә дә бар иде андыйлар.

Мин мәктәп формасын, башка костюмнарны сайладым. Гомумән, рәссам актёрлар киемен күзәтеп торырга тиеш: бүген геройның бер төймәсе каптырылган, ә эпизод бер атнадан төшерелеп бетерелә – һәм герой киеме шулай ук төймәләнгән булырга тиеш. Алайса, монтаж вакытында туры килмәячәк: почмак артыннан чыкты, ә киеме башкача утыра, яисә шарфы икенче якка бәйләнгән. Мондый детальләр зур экраннан аеруча күзгә ташлана. Андый хаталар зур фильмнарда да бар: мәсәлән, урта гасырлар күрсәтелә, ә арткы планда джинс чалбардан кеше басып тора.

«Брелок»та басу да совет чорындагы сыман – пластик шешәләрсез булырга тиеш иде. Башта шешәләрне, тәмәке төпчекләрен җыеп чыга идек. Юк кына нәрсә сыман инде: камераны куйдың – мотор. Юк, үзеңә дә әлеге дулкынга көйләнергә кирәк. Оператор да вакытны үзгәртергә тиеш.

– 2010 ел, Салават Юзеевның «Он, его муза и одноклассники» фильмы. Баш герой – язучы тормышында ниндидер артык әйбердән ваз кичәр вакыт килеп җитә. Кире туган шәһәренә әйләнеп кайтырга һәм шунда үзенә яңа юл табарга.


– «Фәридә», Голливудта сыман, тасмага төшерелсә, «...одноклассники» яңа технологияләр кулланып фотокамерага төшерелде. Мәскәү операторы төшерде. Шулай да тоемлап булмый торган кино килеп чыкты, «әйтелде – эшләнелде» форматында. Өйләрне мин Киров районында, Бишбалта бистәсендә таптым. Провинциаль мохит тудырдым. Язучы роленә актёр сайлау авыррак булды. Хәтта Сергей Валентинович Кудрявцевка – кино тәнкыйтьчесенә тәкъдим итеп карадык. Аннан инде Рус яшь тамашачы театры актёры Володя Никитинга тукталдык. Әмма аның тышкы кыяфәте бик бруталь, шуңа мин аңа күзлек «кигерттем».

– Влад Петров фильмы турында сөйлә әле. Син анда актёр буларак катнашасың.


– Бу «ужас» жанрына пародия, шәһәрдәге вампирлар турында абсурд әйбер. Бер актёр уйнаудан баш тартты да, шуңа миңа уйнарга туры килде. Бүген менә Черек күлдә төшердек. Владка әйтәм: «Көтеп тор, хәзер җил исә», – дим. Исте – күземнән яшь чыкты. Нәтиҗәдә: карт абзый елый. Кино менә шулай төшерелә.

– Россия һәм дөнья киносының кайсысына өстенлек бирәсең?


– Соңгы елларда киноны башкача карый башладым: ничек оештырылган, нинди үсеш юллары бар. Кинода әдәбиятка өстенлек бирү күпчелек фильмнарда мине куркыта, мин видеосурәт яклы. Ә инде диалог бар икән – ул көчле булырга тиеш.

Искерми торган кино яратам – уен кинокомедияләре, вестерннар. Үсмер чакта Андрей Тарковский күңелемдә тирән эз калдырды. Шул ук вакытта Форманның «Пролетая над гнездом кукушки» драмасы көчле тәэсир итте, аеруча Николсон уены. Соңгылардан – Алексей Балабановны бүгенге көннең елъязмачысы дип саныйм, Алексей Германны. Никита Михалков та яхшы режиссёр иде. Үзе генә түгел, ә көчле команда җыеп эшләгән чакта. Хәзер бөтен әйберне үз өстенә калдырды – без, Николай II – һәм шуның белән бетте-китте.

Мәскәү туташының кинодебюты – кешенең комплекслары турындагы «Интимные места» фильмы сөендерде. Фильмда шәрә тәннәр күп, әмма кино күңелгә үтә торган. Анда Юлия Ауг уйный, ул Россия кинематографында Гундареваны алыштырган актриса дип уйлыйм.

Лобанның «Шапито-шоу» фильмы – Гайдай рухында комедия эпизодлары белән эшләнгән матур ностальгия. Пётр Мамонов үзе генә дә ни тора.

Шулай да киноны күп карамаска тырышам, бик күп шәп әйбер карап, соңыннан үзе бернигә дә алынырга батырчылык итә алмаган тамашачыга әйләнүдән шүрлим.

– Татар киносының киләчәге бармы?


– Остаханәмә кергәндә «Коммунизма не будет!» шигарен күрдеңме? Тикшереп карау бу. Кешеләр һаман да көтә бит: дәүләт безгә нидер тиеш дип көтә. Безнең фестивальдән фестивальгә, сабантуйдан сабантуйга яшәргә теләвебез яхшыга китермәячәк. Тормышыбызны һәр аерым көнгә көйләргә кирәк. Интеллектуаль тормышны да, попса, масса тормышын да – теләсә кайсын. Бу уңайдан башкортлар ошый миңа. Пафослары әзрәк. «Булыргамы, әллә кыяфәт ясаргамы?», – дилеммасында алар беренчесен сайлый.

Казанда мин еш кына ишетәм: бездә Европага караганда текәрәк. Алар бит Европаны эчтән күреп белмиләр. Анда бөтен институцияләр алга киткән. Инвалидлардан башлап рәссамнарга кадәр тормыш шартлары тудырылган. Беренче карашка, кеше беркемгә дә кирәк түгел, ә чынлыкты бөтен яктан да ярдәм тоеп яши. Моңа вакыт кирәк, безгә дә бу чылбырны төзү зарур.

Алайса, фестиваль ясадылар да – шуннан ни, иртәгә онытачаклар бит аның турында. Африкада да үткәрергә була андыйны – берние дә юк. Ләкин Африка Африка булып калачак, ә Амстердам – Амстердам булып: анда җырлап-биеп йөрмиләр – яшиләр. Аларның этләнеп йөрергә вакытлары юк. Һәркайсының үз орбитасы. Ә безнең бөтен кеше дә бер орбитада әйләнә һәм бер-берсен төртеп төшерергә тырыша. Менә өстеңә асфальт салып үтәбез дә – үсеп кара, дигәндәй.

– «Без үсәбез – безне атлар ашый», дип язган Олжас Сөләйманов. Шулай да күңелле рухта тәмамлыйк әле. Планнарың нинди?


– Хатын-кызлар күргәзмәсен әзерлим.

Илмир Хәбибуллин тәрҗемәсе

 


Галия ЗӘЙНУЛЛИНА
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»