поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
26.11.2013 Җәмгыять

Мокытлар өчен бизнес

Иртән торып, электрон поч­тамны ачуга, Дмитрий Печеркин дигән әфәнденең миллион доллар акча эшләргә өйрәткән сайтның сылтамасын җибәргән хатына юлыктым.

Бу әфәнде хәзер миңа йок­лап ятканда да өстеңә акча явып тора торган бизнеска өйрәтүче хатларын күп сала. Дөресен генә әйткәндә, шушы язманы әзерләргә ниятләгәч, мин үзем шундый берничә сайтка язылган идем. Шуннан бирле армый-талмый баю юлларын өй­рәтәләр. Он-лайн акча машинасы, Он-лайн акча каләме, Он-лайн магик курсларга язылырга өндиләр. Кармакка эләктерү өчен, башта бушлай китаплар, видеороликлар җибәрәләр, аннан соң инде иң мөһим китапны, видеокурсны, тренингны яисә видеотренингны сатып аласы. Бәяләр дә кыйммәт түгел: берничә йөз сумнан алып берничә меңгә кадәр генә. Менә бүген мин сатып алырга тиешле комплект аз да түгел, күп тә түгел – бары тик 3700 сум гына. “Альфа магик бомб“ дип аталган шул видеокурсны сатып алу белән, сиңа көн саен автомат рәвештә 100 мең сум акча килеп торачак, үзең исә курсның авторы шикелле, берәр тропик утрауда вилла сатып алачаксың һәм, банк хисабына явып торган акчаны алырга иренмәсәң, бернинди матди кыенлык та кичермичә яшәп ятачаксың.

Комплектны сатучы автор аны йөз меңгә дә тәкъдим итә алыр иде (чөнки көн саен үзе аның ярдәмендә йөз меңне эшли), тик ул сине кызганганга күрә, илле мең дә түгел, хәтта биш мең дә түгел, бары тик 3700не генә сорый. Сатып ал гына, Авто-релиз системасын бер тапкыр көйләп җибәрәсең дә, үзең топ- шәһәрләрдә яшәү өчен күчеп китәсең. Һәрвакыттагыча продуктны сатып алырга ашыгырга кирәк, чөнки комплектлар 38 генә калган һәм сайттагы хисаплагыч сәгать­ләрне, минутларны һәм секундларны саный. Вакыт чыгуга, комплекттан колак кагасың, йә кискен үсеп киткән бәядән алырга туры киләчәк аны. Тылсымга, си­хергә ышану безнең җәм­гыятьтә тирән тамыр җи­бәргән. Кайчан гына әле бөтен СССРны Кашпировский белән Чумак “дәвалыйлар“ иде, алар бизнесын дәвам итүчеләр хәзер дә буа буарлык. Хәзер экстрасенсларга каршы суд эшләре кузгатып, югалткан миллионнарын кайтарып алырга теләүчеләр дә очрый башлады, билгеле. Дәүләт Думасы инде, ниһаять, матбугат чараларында сихерче, маг, экстрасенсларның барлык чирләрдән, бозымнардан дәваларга, ташлап киткән ярларны кире кайтарырга вәгъдә иткән рекламаларын тыю турында законны беренче укуда кабул итте.

Безнең халыкта җиңел юл белән (халява) баерга теләү­челәр тагын да күбрәк. Шуңа күрә Иван Зимбицкий дигән икенче бер адәм кисәге кешенең акчасызлыгы аның “финанс термостат“ына бәйле дигән теория уйлап чыгарган. Күпме генә теләсәң дә, “финанс термостат“ыңны югарырак күләмдәге акчага көйләтмәсәң, кесәңә артык акча кермәячәк, янәсе. “Тер­мо­стат“ны исә Зимбицкийның түләүле вебинарларына барып көйләтәсе. Термостат дигән терминның финансларга аз гына да кагылышы булмауга карамастан (даими температура тотып торучы прибор ул), түләүле вебинарлар тулы заллар җыя.

Интернетта мондый “мог­җизалы технологияләр“дән тыш та чынбарлыкка якын кебек тоелган акча эшләү юлларын тәкъдим итүчеләр бар. Боларның да алгоритмы бер үк: башта кармак салалар, аннан акча сорыйлар. Менә компьютеры һәм Интернеты булганнарга өйдән торып кына эшли торган “эш“ тәкъдим итүче сайт. “Эш“ләр менә мондый: блогларга һәм форумнарга “пост“лар язып утыру – сәгате 250 сум; сайтка эләр алдыннан фотоларны һәм видеоларны тикшерү – сәгате 270 сум; заказчы­ларның сайтларындагы хаталарны тикшерү – 240 сум; сайтларда һәм социаль чел­тәрләрдә модератор булып утыру – 300 сум һәм башкалар. “Эшли“ башлау өчен 12 сораудан торган тест үтәсе. Тестны бер ай-пи адрестан бер генә тапкыр үтеп була. Мин үзем ике тапкыр үттем. Моның өчен икенче компьютерны кабызып, Интернетка башка юл белән чыгарга туры килде. Беренче тапкыр үткәндә дөрес җа­ваплар яздым. Югары белемле филолог өчен андый тестны үтү коймак белән чәй эчү кебек бер җиңел эш инде. Икенче компьютердан исә җавапка теләсә нәрсә язып утырдым. Ике очракта да тест “уңышлы“ үтелде. Аны уңыш­лы үтү исә бик әһәмиятле, чөнки... шуннан соң сиңа “эшли башлау өчен“ 145 сумга тренинг сатып алырга кушалар.

Югарыдагы мисалларны анализлау гына да Интернет ярдәмендә баюның схемасы бер үк икәнен аңларга ярдәм итә. Нинди дә булса “продукт“ уйлап табасың да, реклама һәм пиар ярдәмендә мокытларга кармак саласың. Бер дә тырышмый гына булмый инде: бик яхшы дизайнлы сайтлар ясарга, сыйфатлы видеороликлар төшерергә, аларны рекламаларга кирәк. Тәмле тел белән гипнозлый белергә, мокытлар психологиясен өй­рәнергә кирәк булачак тагын. Шуңа ирешсәң, шикләнмә, мокытлар сине акча белән күмәчәк, чөнки җиңел акчага кызыккан беркатлылар буа буарлык. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 192 | 26.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»