поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
18.11.2013 Җәмгыять

Сез дә елыйсыздыр бит? (Cораштыру)

10 нчы ноябрьдә Кремль сараенда полиция хезмәткәр­ләренең бәйрәме уңаеннан узган концертта Владимир Путин да булган. Шансон баш­каручы “Рождество” төркеме ”Ты знаешь, так хочется жить” җырын тамашачылар аягүрә басып тыңла­ганнар. Беренче булып, Путин торып баскач, башкалар да утырып кала алмаган. Интернетта моның видеосы да таралды, җыр вакытында Путинның күз яшьләре белән елаганы күренә.

Җыр беткәч, хезмәт барышында һәлак булучы полиция хезмәткәр­ләрен бер минутлык тынлык белән искә алганнар. Ни дияргә, Президентның да күңеле йомшара, күрәсең. Беренче тапкыр халык аның елаганын 2012 елның мартында Манеж мәйданында Пре­зидент сайлау нә­тиҗәләрен игълан иткәндә күрде. Аннары аның матбугат сәркатибе: “Владимир Путин еламады, урамда җил, салкын булды”, – дип акланды. Путин да елый, ә сез соңгы тапкыр кайчан еладыгыз?

Кафил Әмиров, Татарстан­ның элеккеге прокуроры:


– Мәрхүм әниемнең әйт­кән сүзләре һәрвакыт истә, ул: “Улым, хәлеңне сорасалар, Аллага шөкер, барысы да яхшы дип җавап кайтар. Хәлең авыр булса, дусларың ярдәм итә алмас, ә дошманнарың сөенер”, – дип әйтә иде. Мин нәрсә өчен елаганымны хә­зер әйтсәм, дошманнарыма шат­ланырга сәбәп булачак, ә мин моны теләмим. Ирләргә елау килешми, күрсәтми алар аны. Ә Путинга килгәндә, ул да бит – кеше, аның да нервлары бар. Аның да күңеле нечкәреп киткән чаклары буладыр.

Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:


– Соңгы ярты елда минем еламыйча узган көнем булмады. Күз яшьләре атылырга гына тора. Иремнең вафат булуына ярты ел, тынычланырга да кирәк кебек, ләкин миңа ансыз яшәү бик авыр. Ип­тә­шемне югалту аяктан екты. Иртән дә аны уйлыйм, көндез дә, кич тә, гел күз алдында. Путин түгел, монда үз хәлем сыкрарлык...

Марат БИКМУЛЛИН, эшмәкәр:


– Әле күптән түгел генә Осип Мандельштам хатыны­ның иренә язган хатларын укыдым. Аны, кулга алгач, сөргенгә җибәрәләр, ә хатыны аның кайда икәнен белми кала. Аны укыганда, күз яшь­ләрен ирләр дә тыя алмый. Психикасы нормаль булган кешеләр шатлыктан да, кайгылы хәбәр алып та, нәр­сәдер өчен үкенеп тә еларга мөм­кин. Ирләр елавы – сирәк күренеш, ләкин бәгыре катмаганнар күз яшьләреннән оялмый. Мин үзем яшерәм. Китап укыганда да, кино караганда да еларга мөм­кинмен.

Җәвит ШАКИРОВ, җырчы, “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы:


– Минем турында гел елмаеп, шатланып йөрүче кеше дип уйлыйлар, ә үземне бик нечкә күңелле дип саныйм. Зөлфия белән “Ищу тебя” карыйбыз, тыелып буламы инде андагы ачы язмышлы кеше­ләрне карап?! “Пусть говорят” тапшыруында да йөрәк өзгеч мизгелләр була, анда да күңел тулып елыйм. Зөлфияне каты бәгырьле, усал, диләр. Беренче бала тугач, ул да йомшарды. Сөенеп елаган иде.

Искәндәр СИРАҖИ, журналист:


– Малай-шалай вакытта сугышып елаган чаклар артта инде хәзер. Мин әнине җир­ләгәндә дә еламадым, “Ник еламыйсың?” – дип тә сорадылар. “Барыбызга да үләсе бит...” – дип җавап кайтарганым истә. Эчтән сыкранам, әлбәттә, ләкин күз яшьләрен берсенә дә күрсәткәнем юк. Күз яшьләре – көчсезлек билгесе. 



Ватаным Татарстан
№ 187 | 16.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»