поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.11.2013 Мәдәният

Сихри тавыш иясе кабат Самарада

Динә Гарипова Беренче каналның “Голос” тапшыруында җиңгәннән соң, аның исеме бөтен дөньяга билгеле булды, һәм ул проектның төп призын алуга - Universal Music музыкаль лейблының Россия бүлеге белән контракт төзү бәхетенә иреште. Ә моңа кадәр Динә туган ягы Зеленодольскида һәм Татарстан авыл-шәһәрләрендә генә чыгыш ясый булган.

Бүгенге көндә ул үзенең командасын булдырган һәм Россия буйлап гастрольләргә чыгып киткән. Ул әле беренче альбомы өстендә дә күп эшли. Моңардан тыш, кыз чит илләрдә дә чыгыш ясарга өлгерә. Мәсәлән, Италиядә үткәрелгән Равелло фестивалендә катнашкан.

Әле бик яшь булуына (Динә 1991 елда туган) һәм махсус музыка белеме алмавына карамастан, күпчелек музыка белгечләре аның тавышын “Бай, киң диапазонлы” дип, бик югары бәялиләр. Бу аңа эстрада, рок, романслар һәм халык җырларын башкарырга мөмкинлек бирә. Динә рус, инглиз, француз, итальян телендәге дөнья классикасын да, татар җырларын да бертигез матур башкара. Нәкъ аның шушы сихерле һәм моңлы тавышы Россия һәм чит ил тамашачыларын әсир итте дә инде.

9 ноябрьдә Динә икенче тапкыр Самарага килеп, “Звезда” Мәдәният сараенда чыгыш ясады. Беренчесендә, хәтерләвегезчә, ул шәһәребезнең Боз Сараенда “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте оештырган “Боз озату” бәйрәмендә катнашкан иде.

Бу юлы да “Звезда” Мәдәният сарае тамашачы белән тулы булды. Бу хәтта Динәнең үзен дә гаҗәпләндерде бугай. Ул сәхнәгә чыгып, залның тулы булуын күргәч, ирексездән: “Ух ты!” - дип ычкындырды. Берничә секундтан соң гына: “Сез шул хәтле күп булып килгәнсез. Бу мине бик куандыра. Форсаттан файдаланып, “Голос” тапшыруында җиңәргә булышуыгыз өчен рәхмәтләремне җиткерәм”, - диде.

Халык бу сүзләрне кул чабулар белән каршы алды. Динә башкарган җырларга да реакция шундый ук булды. Беренче җырдан соң ук сәхнәгә букетлар ташый башладылар, ә бер кызчык эчтән янып торучы аю уенчыгы да бүләк итте. Җырчы аны күтәреп сәхнә артына кереп китте һәм өч минуттан инде чәчкәле матур күлмәк киеп чыкты. Ә беренче өлештә кыз кара күлмәктән иде. Хәер, гипюр җиңле кара күлмәк тә аңа романслар башкару өчен бик килешле күренде.

Чыгышының икенче өлешен “Кино” дип атаган ул. Биредә Адель һәм Анна Герман кебек йолдызларның җырлары башкарылды. Бу хитлар татар җырлары белән аралашып барды.

Концертның соңгы өлешендә Динә “Голос” программасында җырлаган җырларын тәкъдим итте, арада яңа җырлар да бар иде. Мәсәлән, Динәнең бер яхшы танышы язган “Бишек җыры” яңгырады. “Бу җырны шулай матур итеп үзе ана булган кеше генә яза ала. Мин аны бөтен әниләргә һәм әтиләргә багышлыйм”, - диде җырчы.

Шуны дә әйтеп үтәргә кирәк: залда нәкъ әти-әни булган урта яшьтәге халык җыелган иде дә инде. Ә башкаручының яшьтәшләре бу дәрәҗәгә кадәр үсеп җитмәгәннәрдер, мөгаен, алар залда бик сирәк күренделәр.

Динә Гарипованы сәхнәдән алкышлар белән озаттылар. Зур-зур бәйләм чәчәкләр тоткан Динә шатлыгын яшермәде. Бүген дә Самара аны яратып кабул итте.
 


Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ | 16.11.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»