поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.11.2013 Тарих

Татарларның Шәрекътәге күчемсез милкенең язмышы нихәлдә?

Татарларның күчемсез милке хакындагы мәсьәләне бүген Россия Федерациясенең чит илләрдә ятлар кулына күчкән милке белән бергә карарга кирәк.

Соңгы вакытта дәүләт әлеге мәсьәлә белән чынлап торып шөгыльләнә башлады, хәтта махсус оешма – «Госзагрансобственность» исемле федераль унитар предприятие булдырды. Күптән түгел «Российская газета»да басылган мәгълүматларга караганда, Россиянең, шул исәптән, күрәсең, «татарларның да», чит илләрдәге күчемсез милке биш миллиард долларлык дип исәпләнә. Белгечләр Россиянең күчемсез милке Якын Көнчыгышта гына да 1917 елда ике миллион квадрат метр тәшкил итүен исәпләп чыгарган [1].

Тарихка күз төшерик. 1918 елда большевиклар Россия империясе әҗәтен түләүдән баш тарта һәм бер үк вакытта Россиянең чит илләрдә калган күчемсез милкеннән, алтыннан һәм кыйммәтле кәгазьләрдән ваз кичә. Фәкать 1923 елда гына, акылларына килеп, алар патша әҗәтенең бер өлешен түләргә ризалаша һәм югалган милекне кире кайтару турында сөйләшүләр башлап җибәрә. Шул чордагы тышкы сәүдә халык комиссары Леонид Красин Британиянең «Пинкертон» дигән фирмасына рус православие чиркәвенең элеккеге милкен бәяләгәне өчен акча түли. Бу вакыйганың ничек төгәлләнүе хәзергәчә билгесез. Әмма 1993 елда шул ук фирманың экспертлары Көнбатыш, Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләрендә Россиянең алтыны һәм башка төрле милкенең 188 миллиард доллар күләмендә «сеңеп» калуын хәбәр итте. Күрүебезчә, төрле саннар китерелә, әмма һәр очракта да алар бәләкәй түгел [2].

Биниһая зур шушы мөлкәттә татар капиталы күпме өлеш били? Моңа КГБ архивыннан китерелгән мәгълүматлар күпмедер дәрәҗәдә ачыклык кертә. Әлеге мәгълүматларны 1998 һәм 2001 елларда КДУ профессоры Индус Таһиров белән TP буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе Иҗтимагый элемтәләр үзәгенең элеккеге җитәкчесе Ровел Кашапов бастырып чыгарды [3].

Р.Кашапов фикеренчә, татар күчемсез милкенең язмышы болай: совет хөкүмәте аны башта үзләштергән, ә соңыннан саткан.

Шуннан акча яшь дәүләт казнасын тулыландырган, ул акчаның бер өлеше Коминтернны финанс белән тәэмин итүгә тотылган. Р.Кашапов тарафыннан китерелгән мәгълүматка караганда, 1925 елда тышкы эшләр халык комиссары Григорий Чичерин Казан мөселманнарының изге урыннарда булган милке белән кызыксынган. Ул вакытта Согуд Гарәбстанында (бу чорда әлеге ил Һиҗаз, Нәҗд корольлеге дип йөртелгән) СССР илчесе булып татар милләтеннән Кәрим Габдерәүф улы Хәкимов (1892-1938) эшли. Нәкъ менә шул кеше Тышкы эшләр халык комиссариатына биредәге татар милке хакында сорау юллый. Икенче төрле әйткәндә, бу хактагы мәгълүматлар ике чыганактан – Согуд Гарәбстаны һәм Мәскәү эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан тупланган [4].

Шул рәвешле, Чичерин соравына җавап итеп, Мәккәдә «Низаметдин әфәнде», «Шакирҗан әфәнде» исемнәре белән йөртелә торган тәккәләр (суфилар һәм хаҗга баручылар өчен мосафирханәләр) һәм Шөбәйха урамында Галимҗан Галиевнең вакыф йорты (татар дин галиме Галимҗан Баруди йорты) булуы турында хәбәр ителә. Мәккәдә тагын бер йорт «Морат әфәнде» исемен йөртә һәм ул татар фаб­рикантлары Дибердиевләр хисабына төзелә.

Югарыда телгә алынган милек документлары Шәкүр әфәнде дигән кешедә саклана. Моңардан тыш, Мәдинә каласында «Казан мәчете»ннән, «Казан мәдрәсә»сеннән, бертуган Дибердиевләрнең берничә кибетеннән, Вахит әфәнденең вакыф йортыннан, шулай ук «Кадыйр әфәнде» тәккәсеннән торган милек турында хәбәр ителә. Соңрак Чичерин югары оешмаларга җибәргән хатында болай дип яза: «Хәкимов, һичьюгы якынча материаллар булмыйча торып, биредәге шушы мөлкәт хакында нинди дә булса тулы мәгълүмат алырга мөмкин түгеллеге турында хәбәр итә. Шуңа күрә иптәш Хәкимов үзенә бу мөлкәт хакында мөмкин кадәр тулырак материаллар җибәрүне сорый, андый мәгълүматларны безнең мөселман оешмаларыннан алуны таләп итә» [5].

Бюрократия машинасы хәрәкәткә килә. Мәскәү белән Казан арасында рәсми хатлар йөри башлый, алар хәлвазгыятьне акрынлап ачыкларга мөмкинлек бирәләр. 1925 елның декабрендә Тышкы эшләр халык комиссариаты Казанга, Шәрекътәге күчемсез милек һәм аның ихтимал булган хуҗалары турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат җибәрүне үтенеп сорау җибәрә. Мәскәү Согуд Гарәбстанындагы бу йортларның кемнеке икәнлеген ачыклауны таләп итә. «Әгәр әлеге мөлкәт шәхси физик һәм юридик затларныкы булмаса, без аларны СССРга кайтарырга таләп итүнең законлы нигезенә ия булачакбыз». Әмма бөтен хикмәт шунда ки, татар күчемсез милкенең иң зур өлеше нәкъ менә шәхси затларныкы булганлыктан, большевикларга аларны кайтарып алырга бернинди дә мөмкинлек калмый. Фаразан, бу момент та исәпкә алынган була. Әгәр законлы йорт хуҗалары табылса, Мәскәү «аларның йортка ия булу хокукларын яңадан торгызу һәм киләчәктә аларның мәнфәгатен яклау турындагы мәсьәләне ачыкларга» әзер була.

Күрүебезчә, совет дәүләте законлы йорт хуҗаларының «хокукларын яңадан торгызу» планын кора, әмма моңа ышануы кыен. Мөгаен, милекнең элеккеге хуҗаларын файдаланып, соңыннан аларны, тере шаһитлар калмасын өчен, ераккарак озатырга уйлаганнардыр. Документларда җирле татарларның шушы тәкъдимне хуплаган очрагы теркәлгән мәгълүматлар юк.

Хәлбуки, 1926 елның маенда Казанга күчемсез милек белән эшләрнең ничек торуын җентекләп тасвирлаган яңа хат килеп төшә. ОГПУның Татарстан бүлеге Гарәбстанда һәм Төркиядә кимендә тагын биш татар йортының ничек барлыкка килү тарихын ачыклауга ирешә. Моңардан тыш, Җиддәдән «Вакыфлар турындагы мәсьәлә тарихы» дигән бай эчтәлекле «белешмә» килә. Анда болай диелә: «Консуллык хезмәткәрләренә сугыш аркасында Мәккәдә бүленеп калган Россия гражданнарына күп тапкырлар хәл кадәре ярдәм күрсәтү – теге яки бу рәвештә вакыф милегеннән вакытлыча файдалану юлы белән булышлык итү һәм Җиддә каласында бу йортларны гаскәриләр тарафыннан пыран-заран китерүдән саклап калу турында үтенүләренә бәйле мәсьәләләр белән очрашырга туры килә». 1925 елның башында Россия консуллыгы Мәккәдә Россия колониясенең вакыф эшләре комитетын төзергә тырышып карый. Бу комитет вакыф милеге мәсьәләсен хәл кылуда ярдәм итәргә, бер үк вакытта аны контрольдә тотарга һәм исәп-хисап алып барырга тиеш була. Ләкин башта эш бик акрын бара. Нәкъ менә шул чорда биредә коточкыч сугыш башлана. Ул сугышны Гарәбстанны берләштерү максаты белән Нәжд әмире Ибне Согуд оештыра. Табигый ки, мондый шартларда эшне җайга салу һәм контрольдә тоту турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Барысы да тынычлангач, илчелек хезмәткәрләре янә милек мәсьәләсенә әйләнеп кайталар. Өстәвенә, әлеге чорда Бохара совет халык республикасыннан вакыфлар язмышы турында сорау килә. Анда шушы «вакыф милкен Бохара Республикасына тапшыру һәм юридик яктан аңа беркетү турында» мәсьәлә күтәрелә. Әмма большевиклар бу кыйммәтле милекне мөселман ватандашлары белән һич тә бүлешергә җыенмыйлар. Шул уңай белән мондый билгеләмә кабул итәләр: «Һиҗазда Россиядән чыккан, шулай ук Бохара һәм Хивадан килгән кешеләр тарафыннан булдырылган вакыф милке – асылда дини-хәйрия юнәлешендәге иҗтимагый мөлкәт ул, аңа фәкать без генә контрольлек итә алабыз». Бер Мәккә каласында гына да элеккеге Россия империясе кешеләре карамагында Советлар «балансына» һич тә күчереп булмый торган 7 хосусый һәм мирас итеп калдырылган вакыф саналган. Аның каравы шул ук Мәккәдә генә дә җәмәгатьчелек йортлары 100дән артып киткән, ә Җиддәдә дүртәү булган. Шул мәгълүм «белешмә»дә «вакыфларга гаять зур күләмдә капитал салынган булуына карамастан, Һиҗазда Россия вакыфларының үзәкләштерелгән идарәсе булмый, аларга контрольлек ителми». Моңардан тыш, иганәчеләр (һәм аларның варислары) вакыф милке белән үзләре исән вакытта гына идарә итә алганнар, әмма аны хосусый мөлкәткә әйләндерә алмаганнар. Шулай ук күпчелек биналарның хосусый милек итеп үзләре сатып алган җирдә түгел, ә арендага алынган урыннарда салынуы да моңа комачаулык иткән. Төркия законнары нигезендә (Гарәбстан исә XX гасыр башына кадәр Госманлылар империясенә керә), чит ил кешеләре җир сатып ала алмаган. Шуңа күрә алыш-биреш кәгазьләре ялган төрек һәм гарәпләр исеменә языла. Ә инде төрекләр Гарәбстаннан киткәч, яңа гарәп хакимнәре әлеге алыш-биреш кәгазьләрен законлы документ итеп санамыйлар. Шунлыктан төрекләрнең (шул исәптән Россия мөселманнарының да) бик күп күчемсез милек объектлары конфискацияләнә. Моңа аңлатма биргәндә, СССР илчелеге белгечләре, бу барлык кешелек законнарын һәм шәригать кануннарын бозу булып тора, дип бәяли.

Вакыф турындагы әлеге текст төзелгәндә, Россия мөселманнары милке турында мәсьәлә хәл ителмәгән була. Бер караганда, яңа король Ибне Согуд милекне турыдан-туры көч белән тартып алырга җыенмый, элеккеге идарәчеләрдән документлар гына таләп итә. Ләкин бу да изге ният булып кына кала. Хикмәт шунда ки, документларның күпчелеге соңгы сугышлар һәм бәрелешләр вакытында юкка чыккан яки аларны элеккеге хуҗалары үзләре белән алып киткән. Хәер, ул документларның күчермәләре Госманлылар империясенең дәүләт архивларында сакланып калырга тиеш, ләкин анда аларны кем барып эзләр икән?

Текст авторлары, Россия мөсел­ман­нарының гомуми милке, акчага күчереп исәпләгәндә, берничә йөз мең фунт стерлингны тәшкил итә, дип санап чыгарганнар. Шул чор өчен искитмәле зур сумма бу! Совет хөкүмәте бу майлы калҗаны кулыннан ычкындырырга теләми һәм милеккә үз контролен булдыру өчен һәртөрле (иң әүвәле законлы) юллар эзли.

Без милеккә бәйле әлеге эпопеяның ничек төгәлләнүе турында берни дә белмибез. Гәрчә шушы мәсьәләгә кагылышлы документлар хәзергәчә ФСБ, Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы архивларында сакланган булырга тиеш, ә алыш-биреш кәгазьләре, мөгаен, Истанбул архивларындадыр.

XIX гасыр ахыры – XX йөз башында шактый хәлле татарларның Якын Көнчыгышта үз йортлары булган. Бу йортлар акчаны ышанычлы рәвештә урнаштыру яки хәйрия максаты белән сатып алынган. Кагыйдә буларак, 5-6 бүлмәле, 2-3 катлы йортлар Россиядән хаҗга килгән мөселманнарга (кайчакта «казанлыларга», «мишәрләргә», «бохаралыларга» һ.б. дип атап куела) яки гарәп уку йортларында белем алучы шәкерт-студентларга вакытлыча файдалануга бирелгән. Торган өчен түләмәгәннәр, гәрчә кем дә булса түләргә теләсә һәм хәленнән килсә, ул акчадан баш тартмаганнар. Теге яки бу суфичылык тарикате-оешмасына кергән хәлле татарларның бер өлеше тәккә-йортларны Шәрекъкә үз белемнәрен күтәрергә, күренекле дин әһелләре, остаз-шәехләр белән аралашырга килгән мөэмин-мөселманнар өчен салдырта. Мәсәлән, татар сәүдәгәре Ибраһим Апаков (1821-1885) Мәккәдә үз акчасына пансион төзетә, монда торучыларны көнгә өч мәртәбә бушлай ашаталар. Югарыда сәүдәгәр Мөхәммәт-Йосыф Дибердиев хисабына салынган йорт телгә алынган иде. Бу шәхес бик зур фабрикант була, шулай ук талантлы шагыйрь һәм пуб­лицист буларак та таныла. Күрәсең, Дибердиев кайсыдыр суфичылык тарикатендә торган һәм хәйрия максаты белән күчемсез милек булдырган. Ул чама белән 1899 елда хаҗга бара. Мәккәдә Дибердиев күптән түгел генә өйләнгән туганы, татар тарихчысы Морат Рәмзи (1855-1934) йортында туктала. Өйдәге тыгызлык һәм бөркүлек, сабый баланың бертуктаусыз тавыш куптарып йөрүе затлы кунак күңеленә хуш килеп бетмәгән, күрәсең. Шунда Дибердиев туганына яңа йорт сатып алып бирә. Соңыннан аны «Морат әфәнде» йорты дип йөртәләр. Сүз уңаеннан М.Рәмзинең хатыны Әсма ханымның татар сәүдәгәре Габдрахман Җәдитнең бертуган сеңлесе булуын да әйтергә кирәк. Бу кеше Шәрекъ һәм Европа илләре арасында сәүдә белән шөгыльләнә, еш кына Мәккәдә була. Монда ул үз йортын булдыра.

Татар дин әһеле Габдерәшит Иб­раһимов (1857-1944) үзенең тәрҗемәи хәлендә XX гасыр башында Мәдинәдә Казан мөселманнары тоткан кимендә дүрт йорт булуы турында яза. Ул үзе, мәсәлән, шәех Габдесаттар идарә иткән йортта туктала [6]. Ләкин ул йортларның тәгаен кемнәрнеке булганлыгы билгесез. Хәер, кайчак архив материалларында «таянырлык» нәрсәләр дә очрый. Казан архивларының берсендә без 1883 елда туган Мөхәммәтшакир Закир улы Бигаев исеменә юлыктык. Бу кеше сәгать остаханәсе тоткан. 1933 елда аны «Бөтенсоюз социал-фашистлар партиясе» эше буенча кулга алалар. Тикшерүчеләр аның зур йорт хуҗасы икәнлеген ачыклый, ул Казанда, Истанбулда һәм Мәдинәдә йортлар тоткан, соңгысында революциягә кадәр берничә ел яшәп алган [7].

Аерым чыганаклар безгә Истанбулда элеккеге Казан мөселманнары карамагында өчкатлы йорт булганлыгын күрсәтә.

Югарыда исеме аталган Габдерәшит Ибраһимов фикеренчә, бу йорт Исхак хаҗи Апанаев хисабына алынган. Әлеге йорт, төгәлрәге – тәккә, «Нур Госмания» мәдрәсәсе янында урнашкан, Мәккәгә барышлый татарның бик күп зыялы затлары шунда тукталган. Шиһабетдин Мәрҗани, Габдерәшит Ибраһимов, суфичылар шәехе Зәйнулла Рәсүлев исемнәре әнә шундыйлардан.

Күчемсез милек турында сөйләгәндә, Якын Көнчыгышта Россия исеменнән эш йөрткән дипломат татарлар турында бәян кылу зарур. 1892 елда Согуд Җиддәсендә Россия илчелеге ачыла. Согудлылар дәүләтендә беренче илче итеп татар кешесе – Шаһимәрдән Мирәс угылы Ибраһимов (1841-1892) куела. Ул, хаҗ кылганда, билгесез сәбәпләр аркасында һәлак була. «Кяферләргә» хезмәт иткәне өчен, дини фанатиклар үтергән, дигән фараз да юк түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда, Россия Тышкы эшләр министрлыгы Ибраһимовка «шәехләр белән турыдан-туры дустанә мөнәсәбәткә керергә» һәм Россиянең Гарәбстанда «үз кодрәтенә тиң югары дәрәҗәдә булуына» ирешергә куша. Гәрчә үзе «җирле халыкның хөрмәтен вә мәхәббәтен яуларга» тиеш була. Кем әйтмешли, утсыз төтен чыкмый – илчелек тә разведка эшләре белән шөгыльләнә. Аерым алганда, илчелек бу елларда Мәдинәдә яшәгән Шамил имам улы Мөхәммәтгалинең (Мөхәммәткамил исеме белән дә билгеле) һәр адымын күзәтеп тора. Мөгаен, шулар бөтенесе дә илче язмышында чагылыш таба [8].

1895 елда Җиддәдәге Россия илчелегендә янә татар кешесе – Шакирҗан Ишәев эшли. Ул 1896 елда «Среднеазиатский вестник» журналында бастырган «Мәккә – изге кала» дип аталган зур күләмле мәкаләсендә бу шәһәрдән һәм Согуд Гарәбстаныннан алган тәэсирләрен бәян итә. Илче мөселманнар тәккәсенә баруын болай тасвирлый: «Барча милләттән хаҗга килгән ярлы кешеләр өчен «тәкия» дип аталган түләүсез йортлар бар. Алар төрле чорларда төзелгән һәм бай мөселманнар, ислам динендәге халыклар тарафыннан хаҗга баручылар файдасына иганә итеп бирелгән. Ошбу «тәкия»ләрне махсус кешеләр тота. Шәһәрдәге барча йортлар ничек булса, боларның да тышкы вә эчке кыяфәтләре шыксыз...» [9].

1945 елда Мәдинә шәһәренең губернаторы татар кешесе Исмәгыйль әфәнде була. Аның әтисе хәзрәти Мос­тафа хәзерге Әлки районының Чаллы авылында мулла хезмәтен башкара һәм Октябрь инкыйлабына кадәр үк Төркиягә күчеп китә, соңрак Мәдинәгә килеп урнаша. Мәгълүм булганча, аның туганнарыннан тагын берсе Казандагы Кызыл мәчеттә муллалык кыла. Бу губернатор тарихта нинди эз калдырган? Әлеге сорау һаман әле үз җавабын көтә [10].

1924 елда Советлар Союзы белән Һиҗаз арасында рәсми дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Ә Җиддәдә Совет иле дипломатия агентлыгына һәм генераль илчелегенә 32 яшьлек Кәрим Хәкимов җитәкче итеп куела. Бөтен дөньяның СССРны танымаган һәм аның белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырмаган дәвердә тышкы сәясәт өлкәсендә бу үзенә күрә бер юл яруга тиң адым була, илчелек Шәрекътәге гарәп гавамында СССРның бердәнбер дипломатик вәкиллеге була. Башка илләрнең дипломатлары арасында иң беренче булып Хәкимов үз дәүләте исеменнән әлеге яңа дәүләтне таный. Согудлылар белән Советлар арасында сәяси шартнамә төзү аның төп максатыннан санала.

«Мәккәдәге безнең вәкил, – дип яза Григорий Чичерин Хәкимов хакында, – күзәтүче һәм хәбәр итеп торучы булачак, шул ук вакытта мөселманнар дөньясының бөтен ягыннан бирегә агылган вәкилләренә йогынты ясап торачак». Әлеге максат хакына Мәскәүнең идарәче даирәләре Кәрим Хәкимовка мөселманнар тормышы белән яшәргә – мәчеткә йөрергә, хаҗга барырга рөхсәт итәләр. Шуның нәтиҗәсендә, илче согудлылар хакимияте даирәсенә якынаюга ирешә. Бу вакытта әле ул илдә нефть чыгарылмый, бензин белән керосин Англиядән кертелә. Хәкимов исә нефть продуктларын СССРдан арзанрак бәягә китертүгә, шул рәвешчә гарәп илләре базарында Бөекбританиянең монополиясен җимерүгә һәм бер үк вакытта сәяси йогынтысын какшатуга ирешә.

Безгә Төркия, Сүрия, Согуд Гарәбстанында һәм башка илләрдә рес­титуция, ягъни кире кайтарып бирү законнары бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Ә андый законнар булса, алар татар сәүдәгәрләренең бүгенге варисларына үз мирасларының бер өлешенә дәгъва кылырга ярдәм итәр һәм бу гамәлгә иҗтимагый оешмалар, юристлар, дипломатлар кушыла алыр иде. Ләкин күчемсез милек хакындагы мәсьәләне ничек тә әле ачыкларга мөмкин булса, мөселман банкларына татарларның акча кертемнәре мәсьәләсен, гомумән, беркайчан да берәүнең дә күтәреп чыкканы булмады.

Шушы барлык сорауларга җавап табу өчен, Россиядәге һәм чит илләрдәге архивларда җентекле эзләнү эше алып барырга кирәк. Әйе, ул ныклап тикшерүне сорый. Әгәр берни дә килеп чыкмый икән, бу да куркыныч түгел. Чөнки без татар тарихына кагылышлы күп нәрсәне ачыклаячакбыз, күп яңалык беләчәкбез.

Әдәбият


1. Русские козыри в чужом кармане. Сколько у России собственности за рубежом? // Российская газета, 2001. – 13 апреля.
2. Сироткин В.Г. Золото и недвижимость России за рубежом. – М., 2000. – С.209.
3. Тагиров И. Восток – дело тонкое // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1998. – №1/2. – С.149-164; Кашапов Р. Вернут ли имущество казанских мусульман? // Конец недели (субботнее приложение к газете «Вечерняя Казань»). – 2001. – 17 февраля.
4. «... Выражаем Вашему высокопревосходительству пожелания непрерывного благополучия» // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1995. – май. – С.154-159; «Счастливая Аравия» глазами советского полпреда. – Шунда ук. – 1996. – №1/2. – С.131-139.
5. Кашапов Р. Вернут ли имущество казанских мусульман? // Конец недели (субботнее приложение к газете «Вечерняя Казань»). – 2001. – 17 февраля.
6. Ибраһимов Г. Тәрҗемәи хәлем. – Казан, 2001. – Б.84.
7. ТР ҮД ТС ДА. Фонд 8233. 2 нче тасвирлама. Архив эше №2-14611. 6, 169, 192 нче битләр.
8. Такой далекий Ближний Восток // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1996. – №1/2. – С.116-130; Гусейнов Р. Миражи в пустыне // Труд. – 2002. – 23 мая.
9. Мекка – священный город мусульман. (Рассказ паломника) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1996. – №1/2. – С.123.
10. Кашапов Р. Вернут ли имущество казанских мусульман? // Конец недели (субботнее приложение к газете «Вечерняя Казань»). – 2001. – 17 февраля.

Азат Ахунов, филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты доценты 


Азат АХУНОВ
Безнең мирас
№ 11 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»