поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
14.11.2013 Җәмгыять

Ирләр - ир, хатыннар хатын булса иде

Борынгылар бездән акыллырак булган, ахыры. Гаиләдәге бердәнбер ир бала яисә төпчек малай төп йортта калып, ата-анасын карарга, алар белән гомер итәргә тиеш булган. Хәзер бу гореф-гадәт онытылып бетте инде. Авылда калган карт-карчыкларны карарга калучылар бик сирәк күренә.

Әле кайчан гына бер татар авылында имамлык итүче хәзрәтне очраткан идем:

- Әссәламүгаләйкүм, хәзрәт! Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

- Хәзрәт түгел, хәсрәт!

- Нигә алай дип әйтәсез, бабай? - дип әйтүемне көтеп кенә торган кебек сөйләп китте:

- Картлык - шатлык түгел шул, иркә. Хәләл җефетең белән тигез, матур тормышта яшәп, өй тутырып балалар тәрбияләп үстергәндә тормыш көтүе күпкә мәшәкатьлерәк булса да, аның кызыгы, шатлыгы булган икән.

Ә хәзер... Карчыгым үлеп киткәнгә берничә ел үтеп китте инде. Берьялгызым яшәп ятам. Исәнлегем дә юк. Дөрес, кызларым еш кына кайтып, хәлемне белеп китәләр. Тәмле ашларын да пешереп сыйлыйлар, мунча да ягып кертәләр, керләремне дә юып куялар, өйләремне җыештырып торалар. Үзләренә дә чакыралар. Тик мин генә бармыйм, кияүләр күзенә карап утырасым килми.

Әйе, улларым да бар. Алары инде әллә нигә бер кайтып, “күренеп” китәләр. Белмим, әллә заман үзгәрде, әллә кешеләр? Элек барысы да башкача иде бит...

 Менә шул вакытта Сәлимә апа әйткән сүзләр дә исемә төш¬те: “Аллаһыга шөкер, үз аякларымда йөреп торам. Кызларым юк шул. Ә улларым үзләренә-үзләре дә хуҗа була белмиләр. Актыккы гомеремдә Аллаһыдан кыска сырхау, ансат үлем сорарга гына кала инде”.

Картлар: “Итәктә чакта - сөйдерә, итәктән төшкәч - көйдерә”, - дип бик дөрес әйткәннәр шул. Хәзерге заманда кыз бала әти-әнигә якынрак та, ягымлырак та. Ирләр белән хатыннар идарә итә торган чак килеп җитте. Киленең белән мөнәсәбәтләрең начар икән, бетте, дигән сүз, малаеңны сиңа якын китермәячәк.  

Соң, ир бала үстергән ата-анага ни хәл итәргә кирәк?!

Шулай беркөнне алдыбыздан бер машина бара. Машина йөртүченең исерек икәнлеге тәгәрмәч юлыннан ук күренеп тора. Озак та үтмәде, машина туктады һәм пассажир ягыннан хатын-кыз сикереп төште, шофер ишеген ачып җибәрде һәм елый-елый исерек ирен сөйрәп төшереп, арткы утыргычка яткырды да руль артына утырып китеп барды. Мондый хатынга ир нәрсәгә кирәк инде?

Тагын бер мисал: “Ходаем! Нәрсә инде бу? Иремне танышларым аша эшкә урнаштырып караган идем. Тәки эшли алмады бит”, - дип сөйләп утыра бер хатын чәчтараш бүлмәсендә. Шул сүзләрне әйтеп өлгермәде, ишек киң ачылып китте һәм "ир" дигән кеше кереп, хатыннан акча даулый башлады. Мин бу парны базарда да еш күрәм, хатыны артыннан ишәк кебек букча сөйрәп йөри ул.

Ә сыер артыннан чыбык тотып баручы ирләр турында ни әйтәсең инде! Аның алдан баручы җефете кебек терлек мөгезеннән ешрак хатыннар сөйри шул хәзер. Гел юлда булгач, мондыйны да күрергә туры килә. Руль артында баручы улымның бу хәлне күргәч, көлә-көлә эче каткан иде. Бу абзый яныннан узганда түзмәде, озак кына иттереп сигналына басты. Кызмача абзыйның бер дә исе китмәде бугай, авызын ерып, кул болгап калды безгә.

Ирләр яклаучысыз калган ярлы-ябагайга, олыгайган ата-аналарга терәк булырга тиеш, дип өйрәттеләр безне. Нәкъ шул көчле затлар җир сөргән, иген иккән, сугыш килгәндә Ватаны һәм гаиләсе өчен башларын куйган һәм ил батыры исемен күтәреп, Аллаһы хозурына күчкән. Ә бүген аларның күпчелеге аракы колына әверелеп, затсызланып йөри.

 Ә картлар йортында: “Улым килмәдеме икән?” - дип, тәрәзәдән күзен алмыйча әти-әниләре өзелеп көтә. Бу әрнүле күз карашларын күргән кешенең йөрәге чыдамый, кычкырып елыйсы килә башлый. Тик исерек уллары гына бу карашны аңларлык хәлдә түгел шул менә... 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»